"Ярдәм" мәчетендә Буа районы Янтуган авылы кешеләре кунакта булып китте. Тик кызганыч, аларның борыңгы тарихын Интернеттан барлап булмады. Әмма алар үзләренең цылаштырып сөйләшүче мишәр татарлары булуын искәртте. Данлыклы кабилә вәкилләре икән.
Янтуган авылындагы беренче күмәк хуҗалык-совхоз 1918 елда алпавыт Батанов утарында оеша.1926 елда алпавыт утары колхоз яшьләре мәктәбенә тапшырыла.
1929 -1930 елларда беренче тапкыр "Красный Энтуган" колхозы оеша. Колхозның беренче рәисе - Җиһаншин Әхмәтша була,беренче колхозчылар- крестьян хуҗалыклары, колхозны оештыручылар- мәктәп директоры - Мөликов, мәктәп укытучылары һәм авыл активистлары Баһаветдинов Борхан,Сүлтиев Г., Җиһаншин Ә. Даутов Сабирҗан беренчеләрдән булып колхозга керде, Сабиров Миңнулла , Даутова Зәйнәп, Мөдәррисова Миннегаян актив хезмәт ияләре һәм алдынгы колхозчылар иде.
1931-1932 елда колхоз рәисе булып Сүлтиев Фәсхетдин эшли. Беренче трактор колхозга 1932 елда килә, беренче тракторчылар-Җиһаншин Әхмәтша,Фәизов Фатыйх була.
1936-1938 елларда колхоз рәисе Даутов Шәрәфетдин була Беренче машина
1937 елда килә, Беренче шофер итеп Хәертдинов Садретдин куела, Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, ул шул машинада сугышка китә.
1941 елда Янтуган авылыннан фронтка 500дән артык кеше китә, шуларның 260ы әйләнеп кайта. Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. В деревне остались дети и женщины. Колхоз хезмәтчәннәре фронтка төрле яклап ярдәм күрсәттеләр.Фронтовикларга җылы кием җыюда актив катнаштылар. Әбделманова А.А. сугыш елларында тракторчы булып эшли,Хәйсәрова Әминә 1942-1945 елларда комбайнда эшли.1941 елда колхоз рәисе булып Сәлахов Садретдин эшли.1942-1944 елларда-Илалтдинов Касыйм,1944 елда Рәимов Рәхмәтулла,1946-1948 елларда –Фаткуллов С.
1947 елда урман саклау станциясе оеша, техника кайта Мөкерле, Янтуган, Ямбулат, Ташкичү, Тимбай, Кырык Садак, Вольнитсан авылларыннан механизаторлар җыела. Директоы булып Нур Мөхәммәтшин тора.
1958 елда урман саклау станциясен тараталар, техниканы колхозларга бушлай бирәләр.
1948-1950 елларда рәис булып Хәбибуллин тора. 1951-1955 елларда колхоз рәисе булып Латыйпов Алимҗан,
1955-1957 елларда Сафин Габделхак була. Вәлиев Гафият колхоз белән идарә иткән чорда 1959 елда «Красный Энтуган» һәм «Ударник» колхозларын Карл Маркс исемендәге колхоз итеп, бер хуҗалыкка берләштерәләр.
1966-1969 елларда Фәизов Фәһим,1969-1976 елларда Сәлимҗанов Гаделҗан,1977-1984 елларда Козырев Тимерша,1984-2000 елларда Фәттахов Тәлгать колхоз рәисләре була. 1990 елда Вольнистан авылы аерыла һәм «Алга» крестьян хуҗалыгы дип атала башлый.
1999 елда ике авылны бер колхозга Фәттахов Тәлгать җитәкләгән «Йолдыз» исеме белән берләштерәләр. Аның вафатыннан соң колхозны аның хөрмәтенә 2003 елга кадәр исемлиләр.
2000-2003 елларда рәис булып Хәкимов Илгизәр эшли, 2003 елдан кадәр идарәче булып Даутов Наил Фәһим улы эшли.
2004 елның февраленнән «Дружба» агрофирмасы составына керә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Яулык салырга нәрсә этәрә?
Иман әлифбасы.