Гыйлемнең чишмә башы

(Укытучылар көне)

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

(Укытучылар көне)

Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гыйлем буенча булса да, һәркайсына да Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык-сәламәтлек биреп, дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең сәгадәтен Раббыбыз насыйп итсә иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, -ди. - Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, - ди, - тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың, -ди. Моннан аңлашылганча, Пәйгамбәребез һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтүне йөкли. Димәк, бу - авыр хезмәт. Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр. Белем алмый икән, димәк, Аллаһ Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме - икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһ Тәгалә куйган кануннарны өйрәтәләр. Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр - алар барысы да Аллаһның Җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтәләр. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһ Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яраткан икәнен аңлый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсеннән башка була алмый аның. Укытучы, дөньяви фәнне укытса да, ул Аллаһның

барлыгына инанырга тиеш. Аллаһны танырга да шушы гыйлемнәр ярдәм итә. Без менә бик күп укый торган «Әл-Мүлек» сүрәсендә (3 нче аять) Аллаһ Раббыбыз әйтә:

- «Фәрҗигил-бәсара һәл тәраа миң фүтуур». - Минем яралтканымда һичбер кимчелек табылмас, - ди. Укытучылар исә Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр. Коръәни Кәримдә Аллаһ Раббыбыз әйтә:

- «Үә мән әхсәнү каүләм-миммән дәгәәәә иләәллааһи үә гәмилә-саалихәү-үә каалә иннәнии минәл-мүслимииин» (41:33). - Минем сүземне әдәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк, - диде. Димәк, дөньяви гыйлем бирүче укытучылар - Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр, ә инде дини гыйлемгә өйрәтүчеләр Аллаһ Тәгаләнең әхлак, тормыш кору, үзен-үзе тоту турындагы сүзләрен ирештерәләр. Димәк, икесе дә дөньяви һәм дини гыйлемнәрне - Аллаһ сүзен кешеләр аңына салалар. Әти-әни, өлкәннәр хакы шикелле үк, укытучылар, мөгаллим-мөгаллимә-ләрнең дә безнең өстә гаять зур хаклары бар. Чөнки - гади кешеме, олы дәрәҗәлеме - һәркайсыбызның да укытучысы, остазы, остабикәсе бар. һәм без шушы укытучыларыбызны истә тотарга, хөрмәтләргә, хәлләрен белергә тиеш. Бу - аларның әдәмнәр өстендә булган хакы.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гомәр разыйал-лаһү гәнһүдән сораган: «Аллаһ Тәгаләдән кала синең тагын кем каршында бурычың бар, кемнең хакы зуррак?» - дип. Шуннан Гомәр (р.г.): остазымныкы, -дип җавап биргәч кенә канәгать калган. Чөнки остаз - дөнья вә ахирәт тормышын өйрәтүче.

Бүген безгә дөньяви гыйлемне мәктәптә укытучылар бирә, дини гыйлемне мәдрәсә-мәчетләрдә имамнар, мөгаллим-мөгал-лимәләр өйрәтә. Үзләре остаз да, үзләре әти-әни дә булган ата-аналар да бар, әмма бик сирәк алар. Әгәр шулай булса, иң зур хак- ата-аналарныкы. Алар остаз да булып тора. Ирләр хатыннарына, әти кеше балаларына - остаз, бигрәк тә дини гыйлемне өйрәтсә.

Хәзер мәчетләрдә дини гыйлемне өйрәнергә мөмкинлек бар. Мин олы, өлкән инде, дип торырга ярамый. Аллаһның рәхмәте булсын, өлкәннәр дә, яшьләр дә йөриләр, хәрефләрне дә танырга өйрәнәләр, аннары балаларыбызга остаз да булырга тиешбез. Ул вакытта безнең алар алдында хакыбыз бигрәк тә зур булыр. Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, укытучылар безне нинди нияттән укыталар: акча өченме, дан өченме, игелек яки бүтән нәрсә өченме? Анысы өчен Аллаһ Тәгалә каршында үзләре җавап бирерләр. Әдәм баласына белемне Аллаһ ризалыгы өчен, дип бирергә тиеш. Әмма укытучыларның безнең өчен сарыф иткән вакытлары, безнең өчен түккән сәламәтлекләре - бөтенесе дә хәләл. Кайвакыт өйдәге 2—3 балага да түзеп булмый. Без ничек кенә бәяләсәк тә, укытучылар хезмәтләрен, вакытларын, сәламәтлекләрен безнең өчен сарыф итәләр. Безнең өчен борчылалар, безнең өчен сөенәләр, шуның өчен аларның хаклары да безнең өстә бик зур. Без һәрвакыт аларны хәтердә тотарга, зурларга, хәлләрен белергә, үзебезнең көчебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тиешбез.

Беренче класска барып керәбез - алар безгә бик якын була, безне укыта. Мәктәпне тәмамлап чыгып китәбез, төрле җирләрдә эшлибез, төрле уңышларга ирешәбез. Әмма остазларыбызны онытып җибәрәбез: әллә булган алар, әллә юк. Әллә алар безнең өчен көч түккән, әллә юк? Бу бит Пәйгамбәребез өйрәткәнчә, Аллаһ Тәгалә кушканча булмый. Остазны онытырга ярамый, белемне инкарь итәргә ярамый. Хәзер безнең җәмгыятебез сәламәт түгел. Белемгә бүген шулхәтле салкын караш, әйтерсең, бөтен дөнья һәрвакыт яман әдәмнәр кулында гына булган һәм шулай барачак кебек. Ә белемнең беркайчан да абруе беткәне юк. Белемнең беркайчан да кирәксезгә чыкканы юк. һәр җәмгыятьтә белем беренче урында булырга тиеш. Моны Аллаһ Тәгалә дә безгә шулай боерды. Белем алырга чыгып киткән баланы тыючы әти-әни, аңа бәддога кылса да, кабул булмый. Әмма бүген без белемгә әллә нинди кирәкмәгән бер нәрсә шикелле итеп карыйбыз. Ә бит дәүләт шартлар тудырган: мәктәпләр якты, җылы, укытучылар бар, балаларны укыталар, мәчетләр төзелгән, мәдрәсәләр эшли, күп мәчетләрдә шулай ук укытучылар, мөгаллимнәр бар. Әмма шуны бәяләп бетермибез. Менә болай битараф яшәсәк, милләт алга китә алмый, аның киләчәге юк. Милләт белемнән суынган икән, аның белемгә игътибары кимегән икән, бу дәүләтнең киләчәге юк. Бу белем бирүчеләргә мөнәсәбәттә дә күренә. Элек дәүләт укытучыларга күпмедер ярдәм иткән, алар башка кешеләргә караганда өстенрәк хәлдә булганнар. Бүген ул хәл юк. Бүген дәүләтне белем бирүәлләни кызыксындырмый кебек. Бу-җәмгыятебезнең чирле икәнен күрсәтә. Әмма бу хәл безнең өстәге бурычыбызны алмый. Мөселман кеше мәктәпләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итәргә тиеш. Бүген безнең байларыбызда бар инде. Акча туплап, бай булып, әллә ничә катлы йорталр салалар, зур-зур өйләр җиткерәләр. Ә мәктәпләребез, йә булмаса, балалар бакчаларыбыз бинаны кечкенә генә төзәтү эшенә дә акча таба алмый интегә.

Мөселман кеше, дәүләт бер тиен акча бирмәсә дә, шушы мәктәп-мәдрәсәләрне тотарга тиеш. Шулай ук, шифаханәләрне дә. Үзенең көче белән. Без бүген дәүләткә салынганбыз. Дөрес түгел бу. Без көчебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тиешбез. Күпме булдыра алабыз, һәм инде үзебезгә дә әле мөгаллим-мөгаллимә булырга соң түгел.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Сезнең хәерлегез шул кешедер, кем Аллаһ кануннарын, Коръәнне өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткерсә». Шушыннан да саваплы эш юк. Бер елны Саба районыннан мәчеткә ай алып кайтып киләбез. Балыклы дигән авылдан. Аны безгә мәрхүм Шәһидулла абыйның кодасы бүләк итеп бирде. Стансадан кайтып киләбез. Яңгырлы, пычрак көз көне. Казаннан Наҗия апа белән Габделхак абый Каюмовлар стансадан 10—15 чакрым ераклыктагы Ядегәргә дини дәрес бирергә баралар. Менә ул аллаһ юлында тырышлык. Пенсияләре бар, өйләре җылы. Авылда аларга хезмәт хакы биргән кешедә юк. Аллаһ ризалыгын өмет итеп йөрүләре. Җомгага берничә адымдагы мәчеткә барырга иренеп утыра кайбер кеше. Шундый көнне, Аллаһ ризалыгы өчен, балалар укытырга дип, 70 яшьлек карт белән карчык, поезд белән кайтканнар да, Ядегәр чатына чыгып, машина көтәләр.

Аллаһ юлында тырышу, иҗтиһад күрсәтү менә ничек була. Аллаһ Тәгалә миңа дә менә шуларның шәкерте булырга насыйп итте. Аллаһ Тәгалә мине укыткан укытучыларга да, дингә йөз тотуда дөрес юлны күрсәткән остазларыма да хәерле гомер, сәламәтлек биреп, дин юлында тагын да күбрәк хезмәт итәргә насыйп итсен. Бөтенебезнең дә укытучылары бар бит, искә төшерик. Алар исән икән, хәлләрен белик, мохтаҗлыктамы алар, кайгы-хәсрәтләре бармы - уртаклашыйк, бер җылы сүз әйтсәк, күңелләре үсеп китәр, мәрхүмнәр икән инде, дога кылыйк аларның рухларына.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Укытуга алынган кеше әхлак ягыннан үрнәк булырга тиеш», диде. Менә шулай без әле аларга күп таләпләр дә куябыз. Югыйсә, укытучылар да безнең шикелле үк гади кешеләр бит. Тормыш та алып барасылары бар, аларның өстендә бурыч та күп. Шуңа аларның безнең өстә хаклары да бик күп.

һәркайсыбыз Коръән укып дога кылганда үзенең укытучыларын, мөгаллимнәрен, мөгаллимәләрен, дини вә дөньяви гыйлем бирүчеләрне - барысын да искә алсын иде. Исәннәренә Аллаһ Тәгаләдән хәерле гомер, сәламәтлек сорап, инде мәрхүм булсалар, аларның гөнаһлары ярлыкануны теләп, дога кылса иде. Үзебезгә дә остаз булып, дога кылучылар калдырырлык хәерле гомерләр насыйп булса иде.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе