Кыямәт көне

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһка мактаулар булсын. Без Аңа гына дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһка мактаулар булсын. Без Аңа гына дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне гаделлеге белән адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.

Безгә салаватлар әйтеп торырга Аллаһ насып әйләсен.

Бу дөньяда адәм баласы туганнары белән яши. Кеше күз алдына да китерә алмый: ничек итеп газиз әнкәйдән качып була, ничек үз балаңны ташларга була. Ләкин бар икән шундый бер көн. Ул көнне атада бала кайгысы булмас, кеше үзенең туганыннан качар, үзенең дусларын күрергә теләмәс. Ул көнне дус  дошманга әйләнер, әмма иманлы бәндәләр арасында гына дуслык һәм мәхәббәт калыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Кыямәт көнендә адәм балалары Раббылары янына килеп баскач, бер якта җәннәт, икенче якта җәһәннәм, гадел үлчәүләр куелгач, кеше үзенең туганнынан качар”. Кеше үзенең әнисеннән, әтисеннән, абыйсыннан, энесеннән качар. “Кыямәт көнендә һәркемдә дә үз кайгысы гына булыр”. Үзен генә уйлар: кая була аның юлы? Кая керә ул: җәннәткәме, җәһәннәмгәме? Авырлы хатын-кызның баласы төшәр, баласы өстеннән атлап чыгар. Чөнки бала кайгысы булмас. Кыямәт көнендә сабый баланың да дәһшәттән чәчләре агарыр. Кыямәт көнендә адәм балалары нәрсә эшләргә белмәсләр. Мөслим риваятендә килә: “Беркөнне Аллаһ илчесе белән сәфәргә чыктык. Ит ризыгын авыз итә дә аннары сөйли башлый: “Дөреслектә, мин адәм балаларының әфәндесе”. Кыямәт көнендә дә ул әфәнде, сәет булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Барча әүвәлгеләр һәм ахыргылар күтәренке бер урынга җыелырлар, шулвакытта кояш аларга бик якын булыр. Хәтта ул кояш бер сөңге, бер миль ераклыгында дип әйтелә, кешеләр шул вакытта үзләренә килгән авырлыкларга түзә алмаслар. Кояш дәһшәтендә кешеләр бик зур сынау кичерәчәкләр. Кешеләрнең сабырлыклары бетәчәк”. Хаҗга барганда пробкада калганда беренче сәгатьтә хаҗилар түзә. Икенче сәгатьтә борчыла башлый. 6-7 сәгать үткәч, борчылу тагын да арта. 10-15 сәгать үтсә, кайберләре яман сүзләр әйтеп, үзләренең әхлаксызлыкларын да күрсәтүчеләр була, чөнки сабырлыгы бетә. Кибеттә чиратта басып торганда да кешенең сабырлыгы бетә. Кыямәт көнендә бәндә 50 мең ел сынау үтәчәк. Моны күзаллап булмый. Шушы сынау адәм балаларына булачак. Кешеләрнең бернинди дә сабырлыклары калмаячак. Шул вакытта, кешеләр җыелышып, бер-берсенә сораша башлыйлар: “Кем янына барып яклау сорыйк?” Тиргә дә баталар: кемдер тездән, кемдер билдән, кемдер муеннан, кемдер күмеләчәк. Кешеләр шул вакытта әнә шулай сораша башлагач, арадан кайсысыдыр әйтер: “Атабыз Адәм бар бит безнең. Шуның янына барыйк”. Бөтен кеше Адәм янына китәр. “Әй, Адәм, син безнең атабыз. Аллаһ сине Үз кулы белән ясады. Сиңа рух өрде. Ул сине җәннәттә яшәтте. Безне якла”, - диячәкләр. Адәм әйтәчәк: “Бүген Аллаһның ачуы шулкадәр зур, моңа кадәр беркайчан да ачулы булмады, моннан соң да булмаячак. Ничек мин Аның янына барыйм. Ул бит миңа: “Җәннәттәге агачны ашама”, - диде, мин ашадым”. Әйе, атабыз Адәмдә дә үз кайгысы булачак, чөнки аның үз хатасы булды. “Миннән башкага барыгыз. Нух пәйгамбәргә барыгыз. Ул рәсүлләрнең беренчесе булды”, - диде Адәм. Аннары бөтен кеше дә Нух янына китәчәкләр: “Әй, Нух, син беренче рәсүл. Аллаһ чсине шөкер итүче бәндә дип әйтте. Күрмисеңмени, Нух, ни хәлдә без? Безне якла”, - диячәкләр. Нух пәйгамбәр әйтер: “Бүген Аллаһның ачуы шулкадәр зур, моңа кадәр беркайчан да ачулы булмады, моннан соң да булмаячак. Ничек мин сезне яклыйм? Мин бит үз халкыма каршы дога кылдым”, - диячәк. Нухта да үз кайгысы булачак. Кыямәт көнендә хәтта илчеләр үзләре өчен кайгырачаклар. “Ибраһимга барыгыз”. Шул вакытта кешеләр шуңа юнәләчәкләр: “Син Аллаһның җир өстендәге яраткан дусты. Күрмисеңмени, без ни хәлдә. Безне якла”, - дигәндә, Ибраһим пәйгамбәр: “Ничек мин сезне яклыйм, минем үземнең гаепләрем булды”, - диячәк. Аннары болай ди: “Муса янына барыгыз”. Кешеләр өметләрен өзмиләр, Муса янына агылалар. “Муса. Син Аллаһның илчесе. Аллаһ сине пәйгамбәрлек белән өстен кылды. Синең белән сөйләште. Безне якла”. Муса пәйгамбәрнең дә үз кайгысы булачак, чөнки аның да үз хатасы бар икән. Аннары болай дияр: “Гайсәгә барыгыз”. Барча кешеләр аның янына килеп, болай дичәкләр: “Я Гайсә, син Аллаһның илчесе, син Аллаһның рухи. Күрмисеңмени безне. Безне якла әле”, - дигәч, Гайсә: “Ничек мин сезне яклыйм, үземнең хатам булды”, - ләкин хатасын әйтми. “Мөхәммәд пәйгамбәр янына барыгыз”, - дияр Гайсә. “Аннары алар минем яныма килерләр. “Мөхәммәд, син рәсүл, син барча пәйгамбәрләрнең мөһере. Аллаһ синең элеккеге һәм хәзерге гөнаһларны кичерде. Шәфәгать кыл безгә”, - диярләр. Шулвакытта пәйгамбәребез әйтер: “Әйе, кешеләр, мин шуның өчен. Сезне яклар өчен”. Шулвакытта пәйгамбәр Аллаһның гарше астына килә һәм Раббыма сәҗдәдә төшәрмен ди. Аллаһ аңа шундый зикерләр өйрәтер, моңа кадәр аларны һичкем белмәс. Шундый хәмед-сәнәләр белән пәйгамбәребез Аллаһка мөрәҗәгать итәр. Шунда әйтелер: “Я Мөхәммәд, күтәр башыңны, сора, бирелер сиңа, якла, булыр шәфәгать”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Мин башымны күтәрермен”. Аллаһның илчесе дога кыла. “Әй, Раббым, өммәтем минем. Сакла, коткар аны”. Әйтелер: “Әй, Мөхәммәд, Үзеңнең өммәтеңне хисапсыз җәннәтнең уң ишегеннән алып кер”. Шул вакытта пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өммәте җәннәткә агылыр. Аллаһка тиңдәш кылмаган затлар да җәннәткә керерләр. Мөхәммәд пәйгамбәр бу дөньяда безне юлбашчыбыз, остазыбыз, кыямәт көнендә шәфәгатьчебез. Бер ишекнең киңлеге Мәккә белән Басра шәһәрләре арасы булыр. Әбү Хөрәйрәдән килә: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аллаһ һәрбер пәйгамбәргә дә кабул була торган дога бирде. Барча пәйгамбәрләр дә шушы доганы кылырга ашыктылар. Аллаһ кабул итте. Мин догамны кыямәт көнендә өммәтемә калдырдым. Минем догам Аллаһка тиңдәш кылмаган һәр кешегә ирешер”. Бу аның өммәте өчен борчылуы. Без – аның өммәте. Ул калдырган юлда булырга тиешбез. Кыямәт көнендә иманлы бәндәләр су эчкәндә, кайбер кешеләрне ул судан мәхрүм итәрләр. Фәрештәләр аларны китермәсләр. Аллаһның илчесе әйтер: “Алдар минем өммәтем. Ник алар да эчмиләр?” “Синнән соң алар нәрсә эшләгәнне беләсеңме соң?”. Аллаһ безне әнә шуннан сакласын. Аңа салават әйтергә насыйп булсын. Аның исемен ишетсәк, салаллаһу галәйһи вәссәләм дияргә кирәк. Безгә аның шәфәгатенә ирешергә насып итсәң иде, я Раббым. Аллаһның илчесен. Сәхабәләрен яратыйк. Кыямәт көнендә шулар белән бергә булырбыз.  Аның исеменә тел-теш тидерергә ярамый.

Бүген, иртәгә тел-теш тидерүчеләргә дә һидаятькә күндерсә иде дип дога кылыйк. Аллаһның рәхмәте киң.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе