Биш нәрсә килгәнче

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһка мактаулар булсын. Без Аңа гына дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһка мактаулар булсын. Без Аңа гына дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне гаделлеге белән адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.

Адәм баласының тормыгы һавадагы ай кебек, мөселманнарның тормышы ай җәдвәле белән бәйле. Яңа ай башлана күктә туган яңа ай белән. Җир өстендә яшәгән  затлар айның туганын күрәләр. Туганда, ул бик кечкенә була, шуңа күрә, ул шулкадәр бик балкымый да. Ләкин үтәр бер-ике көн, яңа туган ай зурая, аннары беркадәр вакыттан соң ул тулы айга әйләнә. Гарәпләрдә кечкнә генә яңа туган айны хиләл дип әйтәләр. Ул кәкре бер сызык булып кына тора. Тулы айны бәдер дип әйтәләр. Кечкенә генә сызык беркадәр вакыттан соң тулы айга әйләнә. Сәяхәтчеләргә юлны яктырта, күк йөзенең бер зиннәте булып тора. Беркадәр вакыттан соң берничә көн тулы рәвешендә саклана да, янә кечерәя башлый. Ничек итеп үскән булса, беркадәр вакыттан әнә шулай кечерәя башлар. Тугандагы кебек кечкенә бер сызыкка әйләнә. Аны без һәркайсыбыз күк йөзендә күрәбез. Шушы тулы ай кечкенә айчыкка әйләнә дә юкка чыга. Яңа ай туыр өчен шушы ай юкка чыга. Кешенең гомере дә шундый, кардәшләр. Адәм баласы бу дөньяга кечкенә генә бер сабый хәлендә дөньяга килә. Аллаһның ярдәменнән , әти-әнисенең сәбәбеннән башка берни дә эшли алмый торган зат. Үтә вакыт, ул көч җыя, кечкенә генә малай егеткә әйләнә, аннары ир затка әйләнә. Кечкенә генә кыз күркәм кыз булып үсә, ә аннары хатын-кызга әйләнә. Тулы айга әйләнгән кебек, бала да хатын-кызга яки ир затына әйләнә. Аллаһ әйтә: “Хәтта шушы сабый көч-куәткә ирешә һәм 40 яшькә ирешә”. Һәр айның 13,14,15 нче көннәрендә тулы ай нур сибеп тора. Җир өстенә иң күп файда бирә торган көннәре шулар булса, шушы аятькә нригезләнеп, адәм баласының 40 яшьлек вакыты тулы ай кебек була. Адәм баласы тулы ай рәвешенә килә. Тирә-юньгә нур сибә, ләкин ул да шушы вакытта озак тормый. Ай да бит берничә көн торгач кечерәя башлый. 40 яшьтән соң ир-ат белән хатын-кыз да кечерәя, зәгыйфьләнә, белгәннәрен бераз онытып җибәрә  башлый. Матур, зифа сынры бераз бөкерәя башлый. Матур йөзе җыерчыклана башлый. Тулы айга әйләнәгәннән соң янә кечәрәя башлый. Адәм баласының гомере дә үтә. Кешенең гомере әнә шулай үтә дә бетә. Ай да бетеп яңа айны тудыра. Шуның кебек, адәм баласы бу дөньядан китә, чөнки киләче заманда яңадан туыр өчен. Адәм баласы бу фани дөньядан китә барзах тормышында яшәр өчен. Рамазан ае беткәч, шәүвәл ае башлана. Фани дөньяның ае булгач, кабер тормышының ае булабыз. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, үткән көннең берсе дә кире кайтмый. Без яшәгән бер генә көнне дә кире кайтарып булмый. Бер генә рамазанны да, җомганы да кайтарып булмый. Аларның җимешләрен кыямәт көнне генә алабыз. Җир өстендә яшәгәндә, һәрбер көнне файдаланырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Сезгә биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәне кулланып калыгыз: картлык килгәнче яшьлекне кулланып калыгыз, чөнки кешенең тормышы яшьлектән башлана. Саулык-сәламәтлегегезне авыру килгәнче кулланып калыгыз. Фәкыйрьлек килгәнче байлыгыгызны кулланып калыгыз. Вакытны алучы шөгыль килеп чыкканчы вакытны файдалы итеп кулланып калыгыз. Әҗәл килгәнче яшәешегезне кулланып калыгыз”. Менә бу биш байлык һәм бу биш байлыкны юк итүче нәрсәләр. Бу биш әйбер вакыт белән бәйле. Айның туып тулы айга әйләнүе дә вакыт белән бәйле бит. Яшьлек белән картлык арасында вакыт бар, саулык белән авыру арасында ваыт бар, байлылык белән ярлылык арасында вакыт бар, файдалы вакыт белән шөгыль арасында вакыт бар, Аллаһ биргән гомер белән әҗәл арасында вакыт бар. Гомер дигән нәрсә шуларны үз эченә ала. Адәм баласының гомере менә шушы нәрсәләрдән тора. Адәм баласы үз гомерен файдалы гамәлләр белән үткәрә, яки файдалы нәрсәләрдән мәхрүм кала, үз-үзен мәхрүм итә. Яшьлек ул зур байлык, аны бездән картлык ала. Саулык ул байлык, кемгә авыру килә, шуннан бу байлык итә. Байлыкны исә мохтаҗлык алып китә. Изге эшкә вакыт булу да байлык, ләкин Аллаһ соңрак бу вакытны ала. Аллаһ биргән гомер ул байлык, әҗәл бу байлыкны юк итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы хәдисен яшьлек белән башлады, чөнки айның иң көчле вакыты бар. Иблис тә: “Яшьлекне кулланып кал, йөрисен йөр , кыласын кыл, ләззәт, кәеф-сафа, менә яшьлек бит бу. Картайгач мәчеткә барырсың. Егет, сиңа бүген кызлар карый, картайгач сиңа карамыйлар. Кыз, син бит күркәм, шундый зифа сыннарыңны яшермә. Сиңа бит бүген егетләр карый”, - ди. Шайтан да әнә шулай вәгазен сөйли, җәһәннәсмгә чакыра, ләкин пәйгамбәребез яшьлекне дөрес итеп файдаланырга чакырды. “Яшьлек – диваналылыкның бер ботагы”, - дип язылган Ризаэддин Фәхретдиннең китабында. Әбиләр дә: “Яшьлек җүләрлек белән була”, - дип әйтәләр. Яшьлек диваналыгы күпме кешеләрне адаштыра. Ул күпме изге эшләрне эшләтә алмый. Шуңа күрә, без, мөселманнар, әле яшь икәнбез, әле буыннар сызламый, без аны изгелектә файдаланырга тиешбез. Чөнки бу байлык китеп, аякларың тыңламый башлагач, кулларың эшләми башлагач, ялкының сүнә башлагач, ул эшләрне эшләп булмый. Монда утырган кызлар һәм егетләр, яшьлекне изгелектә файдаланыйк. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кыямәт көнендә бәндәнең аягы дүрт нәрсә турында соралганчы урыныннан да кузгалмас: яшьлегеңне ничек үткәрдең- беренче булып соралыр”. “Мин сиңа, бәндәм, яшьлек бирдемме, шушы яшьлегеңне ничек үткәрдең? Файдалы эштәме, изгелектәме?” Шуңа күрә, яшьтән мәчеттә булып, дин өчен тырышып йөргән егетләр һәм кызларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аллаһы Тәгалә аларны үзенең күләгәсе астында яшерер”. Яшьли кемдер әшәке юлда йөргәндә, ул гыйлем алды, гамәл кылды, гаиләсе, үзе өчен тырышты, тәкъвалыкка омтылды, шуңа күрә, ул кояш астында тормас, Аллаһының гарше астына керер. Шуның өчен, яшьлек ул байлык, ә картлык шул байлыкны алып китә.

Саулык ул байлык, шуңа күрә безнең тәнебез безне тыңлый икән. Ул аякларны мәчеткә алып барырга кызганмый, мәчеттә сәҗдәдә торырга кызганмыйк шул аякларны, Аллаһ безгә саулыкны ни өчен бирде? “Я Раббым, миңа саулык бир, шул саулыкны итагатьтә сарыф итәргә насыйп ит”, - дип дога кылыйк, чөнки күпме кешеләр саулыкларын явызлыкта, көферлектә, динсезлектә сарыф итәләр. Без саулыгыбызның кадерен белеп. Аны изгелеккә сарыф итик. Көнләшеп ятучы күпме кешеләр бар. Мөселманнар тәравих намазына йөргәндә, күпме кешеләр өйләреннән чыга алмыйча, безгә көнләшеп яталар. “Аякларым йөрсә, барыр идем мәчеткә, күзләрем күрсә, Коръәнен дә укыр идем”, - дип көнләшеп ятучылар да бар. Тән саулыгы да, рух саулыгы да бар. Рухи сәламәтлек тә бик зур нәрсә, чөнки кеше рухи чирләр белән дә авырый. Кемнәр рухи чирләрдән имин, алар шушы саулыкларын сакласыннар һәм изгелек кылсыннар. Күпме кешеләрнең Аллаһ биргән чиста күңелләре бозылган. Төрле мәҗүси, көфрани чирләр кергән аларга. Хаклыкны күпме генә аңлатсаң да, аңламыйлар. Аллаһ әйтә: “Юк, аларның кылган кәсепләре күңелләрен каплады”. Аллаһ теләгән затлар гына төзәлә ала, ләкин мин мәилесләргә баргач, алар миңа киләләр дә әйтәләр: “Менә мөселманнар кояшка карыйлар да, шатланалар, алар күккә. агачларга карыйлар, иманнары арта, ләкин мин карыйм. Миңа бернинди дә тәэсир юк”. “Минем мәчеткә киләсем килә, ләкин күңелем ачылмый” дип, рухи авырулар белән чирләп йөрүчеләр бар. Хәтта намаз укып йөрүчеләр арасында да күңелләре ачылмаганнары бар. Аларның күңелләренә ислам гакыйдәсе кермәгән. Кемнең күңеле саф икән, ул аны изгелектә файдаланырга тиеш.

Аллаһ байлыкны сынау өчен бирә. Беркөнне ул байлык китеп, син ярлы да булырга мөмкинсең. Бүген синнән дә байрак кеше юктыр шәһәрдә , ләкин бер елдан соң синнән дә ярлырак кеше калмас. Сандыгыңны байлык белән тутырганда, ахирәт сандыгын да тутырырга онытма. Аллаһ ул сандыкны тутырырга тыймады, ләкин ул сандык янында тагын бер сандык торсын. Ахирәт сандыгы да тулып торсын, кардәшләрем. Байлыгың бар икән, аны файдага куллан. Мохтаҗларга, кардәшләргә аны куллан, чөнки ул синең кулыңнан киттәргә мөмкин. Без күрәбез: кешеләр хәтта вертолетларда йөриләр, аннары фәкыйрь булып, вафат булалар. Хәтта кайчандыр байлыгына карап торучылар аны күмәргә дә килмиләр. Күпме ата байлык калдыра да балаларга, шул балалар байлык өчен талашып, судлашып бетәләр, атаны рәнҗетеп, юк итәләр. Кесәңдә нәрсәдер бар икән, файдалан, чөнки ул кесәңнән чыгып киткәч, аны файдаланып булмый. Пәйгамбәребезнең хәдисен дәвам итәбез: “2. Малы турында соралыр”. Каян алды ул аны, һәм ул аны кая сарыф итте: хәләлгәме, хәрамгамы. Кеше һәрбер малы өчен кыямәт көнне җавап бирәчәк.

Вакытыңны куллан изгелектә, хәтта тормышыңда шундый хәлләр килеп чыгып, сине изгелек кылырга да вакыт калдырмаячак. Авылда күпме яшьләр иртән торып, нәрсә эшләргә белмичә йөриләр. Монда барып,баш төзәтимме, монда барып, хәмер эчимме, кәрт сугыйммы икән? Менә шулай алар буш вакытларын кәеф-сафа, уен-көлке белән үткәрәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) : “Ике төрле байлык бар, берсе – сәламәтлек – аның кадерен югалткач кына беләсең, икенчесе – вакыт”. Бер галим анекдотлар сөйләшеп, уен-көлке белән шөгыльләнеп утыручыларны күрә. Аларга карап, ул болай ди: “Вакыт дигән әйберне сатып алып булса иде. Бу кешеләрнең вакытларын үземә сатып алыр идем”, чөнки мөэминнең вакыты юк бу дөньяда, чөнки ул һәрбер вакытын файдага үткәрә. Аның вакыты гайбәт сөйләргә, яманлык кылырга юк. Аның эше күп: гыйбадәтен кыласы бар, гыйлемен аласы бар, хәләл кәсеп итәсе бар, кешеләрне исламга чакырасы бар. Шуңа күрә, эше булмаган кешеләр генә интегәләр. Ләкин кыямәт көнендә кеше вакыты турында да соралыр.

Гомереңне куллан әҗәл килгәнче. Күпме кешеләр бу тормышларын нәрсәнедер ашап карау өчен генә кулланалар. Күпме кешеләр бу гомерләрен эчеп карау өчен генә кулланалар. Күпме кешеләр гомерләрен кулланалар нәрсәгәдер утырып карар өчен. Нәрсәгәдер ятып карар өчен, нәрсәнедер тотып карар өчен. Шулай итеп, үз гомерләрен бушка үткәрәләр. Ахирәткә буш кул белән китәләр. Аллаһ шул кешеләрнең сүзләрен әйтә: “Үлем фәрештәсе килеп ябышкач, ул кеше әйтер: “Әй Раббым, мине кире кайтарсаң иде, нинди изгелекләрне калдырган булсам, бөтенесен дә кылыр идем”. Изгелек тә кылыр идем, намазлардан да тормас идем, садаканы да өләшер идем. Ләкин Аллаһының әҗәле килгәч, ул кичектерелми, шуңа күрә Аллаһ аны кире кайтармый.

Шушы биш байлыкның кадерен белик. Аларны изгелеккә генә сарыф итик. Монда яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, чал чәч ияләре дә бар. Аллаһтан оялыйк, Ул безгә күпме нигъмәтләр бирде. Аллаһ сорар: “Мин сезгә гомер бирдемме? Килде бит сезгә кисәтүче”. Адәм баласы аклана алмас. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кемгә әҗәлен Аллаһ 60 яшькә хәтле кичектерде, ул кешенең гозерен Аллаһ кабул итмәс, чөнки аңа вакыт җитте төзәлергә”. Яшәгән саен, өстебезгә туры юлга кайтырга дигән бурыч төшә, шушы байлыкларны афйдалы эшкә кулланырга Аллаһ насыйп итсен.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе