Коръән тәфсирләре хакында

Мәгълүм ки, Ислам дине белем алуга аеруча зур өстенлек бирә. Чөнки Аллаһы Тәгаләне тану, Анын тәгълиматын анлау өчен акыл һәм фикер йөртү таләп ителә.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

Мәгълүм ки, Ислам дине белем алуга аеруча зур өстенлек бирә. Чөнки Аллаһы Тәгаләне тану, Анын тәгълиматын анлау өчен акыл һәм фикер йөртү таләп ителә. Шунлыктан фәнни ачышларга ирешкән бик күп галимнәрнең соңгы чиктә Аллаһыны танулары гаҗәп күренеш түгел.

Гомумән, һәр аек акыллы кеше Аллаһы Тәгалә, пәйгамбәрләр, изге китаплар турында уйлана. Хәтта хәләл белән хәрам арасында әллә ни зур аерма күрмәгән кешеләр дә рухи дөнья серләрен, илаһи көч йогынтысын аңларга тели. Бу хакта төрле-төрле фикерләр әйтелә һәм алар еш кына хакыйкатьне тулысыңча төшендек дип ышана. Дөрес, кешене һәрвакыт камиллеккә омтылуы яхшы күренеш. Әмма көндәлек тормышта дин кушканнарны бер читкә куеп һәм үз көчеңә генә ышанып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырышу, рухи тынычлыкка омтылу — әлбәттә, мөмкин эш түгел.

Шунысын аңлау кирәк, Аллаһы Тәгәлә бу имтихан дөньясында адәм баласын ялгыз гына калдырмады — пәйгамбәрләрен, изге китапларын иңдерде. Без үз чиратыбызда яңа юллар, яна яшәү рәвеше эзләмичә, Пәйгамбәребезнең тормышын үзебезгә үрнәк итеп, кулыбызга Коръән алыйк. Ни кызганыч, күпләр үз өйләрендә Коръәнне булдырсалар да, аны укырга ашыкмыйлар, күпчелек очракта изге китап могҗизасын төшенерлек әзерлек җитми. Бу очракта күренекле инглиз философы Эдмонд әйткән фикерләрне искә төшерү урынлы булыр: "Коръәнне өйрәнгән саен аның камиллеген һәм бөеклеген аңлый төшәбез. Коръән иң элек кешене үзенә җәлеп итә, аннан соң гаҗәпкә калдыра. Соңга таба һәркемне мәңгегә үзенә бәйли, һәркемдә үзенә ихтирам уята.

Кешелек дөньясы Коръәннең серен еллар узган саен ныграк аңлый бара. Бу уңайдан төрле фәнни ачышлар да зур ярдәм итә. Әмма тарихта Аллаһ сүзен алмаштырырга теләүчеләрнең булуы да мәгълүм. Бу уңайдан бер гыйбрәтле вакыйганы исегезгә төшереп үтәсем килә. Коръән иңгәч, изге Китапның Аллаһы Тәгаләдән килгәнлегенә шик белдерүчеләр табыла. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм андый кешеләргә "әгәр дә сез шикләнсәгез, Коръәнгә охшашлы башка китап язып карагыз", дип җавап бирә. Әмма кайбер кешеләрнең мондый теләкләре булса да, бу эш тормышка ашмый. Нәтиҗәдә, шик белдерүчеләрнең саны бик күп булып, араларында шактый оста телле кешеләр очраса да, хәтта бер генә сүрәгә мисал китерүче дә табылмый.

Коръән турында сөйләшкәндә, аның тәрҗемәләре — тәфсирләр мәсьәләсенә аерым тукталу кирәк. Чөнки һәр халыкның Коръән аятьләре белән үз телендә танышу мөмкинлеге булырга тиеш.

Әлбәттә, тәфсир дигән китап — халкыбызга, гомумән, адәми затка бик кирәкле китап. Чөнки ул — Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә иңдергән Коръән-Кәримне аңлатып бирүче китап. Шуңа күрә, һичшиксез, моңа алынган кешегә зур таләпләр куела. Бу эшкә тотынган һәрбер мөселман галиме бу таләпләрне үтәргә тиеш була.

Беренче нәүбәттә Коръәнне тәфсир итү дөресме, юкмы, дигән сорауга җавап бирик. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзе Коръән-Кәримдә: "Ни өчен алар Коръән хакында уйлап, фикерләп карамыйлар икән, яки әллә аларнын калебләрендә йозаклар бармы икән?" — дип сорый.

Бу сүзләрнең мәгънәсен киңәйтеп аңлатсак, Коръән-Кәрим бик бай китап, аны тикшерегез, өйрәнегез. Йозаклар дигән сүз исә "бәлки Коръән-Кәримне тәфсир итү өчен аларнын гыйлемнәре юктыр", дигән сүз. Димәк, йозак сүзе гыйлемсезлек мәгънәсендә килә. Әгәр дә аны тәрҗемә итәрлек гыйлемебез булса гына, без аны тәрҗемә итә алабыз.

Тәфсирләргә килгәндә, халкыбызда элек-электән яратып укыла торган, күп файда күрсәткән мәшһүр тәфсирләр бар. Алар: Иткан, Ногмани, Тәсхилел-Бәйән, Тыйбйән, Фәвәйид һәм башка тәфсирләр. Ногмани тәфсире аятьнең мәгънәсен җиңел генә белеп ала торган тәфсир булган.

Тәфсирләр берничә төрле була. Әл-мәсхүр дип аталган тәфсирләр, Коръәнне хәдисләр һәм Коръәннең үзе ярдәмендә аңлаталар. Бираи дип йөртелгән тәфсирләр — гакыл белән кылынган тәфсирләр. Гакыл белән дип әйтелсә дә, һичшиксез, алар төрле-төрле дәлилләргә таянып, "калган ягы шулай булса кирәк, Аллаһ Үзе белә", дип кылыналар.

Коръәнне тәрҗемә итеп буламы? Юк, Коръәнне тәрҗемә итеп булмый һәм ярамый. Аның тирән мәгънәсен башка телләрдә төгәл чагылдырып булмый, тик аңлатырга тырышу, тәфсир итү ярый. Бу уңайдан бер мисал китереп үтәм. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә әйткән: "Алар, хатын-кызлар, сезнең киемегез, ә сез, ирләр, аларнын киемнәре".

Рус телендәге тәфсирләрдә, турыдан-туры тәрҗемә ителгәнлектән, аятьнең мәгънәсе ачылмаган, ул хәтта көлке дәрәҗәсенә җитә: "Они ваши покрывала, вы их. покрывала" һәм башка дөрес булмаган тәрҗемәләр очрый. Бу мисалдан аңлашыла, тәфсир итүче кеше мүфәссир түгел, тәрҗемәче генә. Ә тәрҗемәчеләр меңләгән. Мүфәссирләр — тәфсир итүчеләр исә дөньяда берничә кеше генә булуы мөмкин. Тәфсирне язарга хаклы булыр өчен кеше җиде төрле гыйлемгә ия булырга тиеш. Алар: тел белеме (нәһү-сарф), фикһ, Сира (моңа тарих, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең тарихы белән бергә аятьләрнең иңү рәвешен, урынын, вакытын, хәдисләрнең нинди очракта әйтелгән булганлыгын, сәбәпләрен белү дә керә), тәфсир гыйлеме, Коръән гыйлеме, хәдис гыйлеме, гакыйдә (Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә ышану ысуллары) һәм тагын берничә гыйлем. Әлеге гыйлемнәрне белү белән бергә тәфсир итүче кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан хиба бирелүе, ягъни Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә аның күңелен яктыртып куйган булуы мөһим. Моңа өстәп ул үзендә көч-күәт сизәргә тиеш. Бу шартлар үтәлгәндә генә кеше Коръән-Кәримгә тәфсир ясарга алынырга хаклы була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе