Аллаһы Тәгаләнең сәнгатендә кимчелек юк

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Вәгазь тыңлагач, Коръән-Кәримнең аятьләрен, Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен, Пәйгамбәребез салләллаһү

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Вәгазь тыңлагач, Коръән-Кәримнең аятьләрен, Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен ишеткәннән соң, күңелләребез рухлана, нурлана, эшләребездә киләчәктә Аллаһ бәрәкәт бирә һәм бәндәнең тормышка кызыксынуы арта.

Коръән-Кәримне укысак, шул аңлашыла, бөтен падишаһлык Аның кулында, бетен байлык, бөтен хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә мөбарәк булды, Аллаһы Тәгалә олуг булды. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең бөтен нәрсәгә көче җитә.

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә әйткән: "Аллаһы Тәгалә шундый Зат, Ул үлемне һәм тереклекне яралтты".

Югыйсә, башта тереклек булды, соңыннан үләбез, дип әйтүебез мөмкин. Юк, алай түгел. Без юк идек, бар булдык. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга яралтты.

"Кайсыгыз гамәлдә күркәмрәк булуын сынап күрер өчен", — ди Аллаһы Тәгалә аятьнең дәвамында. Ни өчен дөньяга килдек, дигән сорауга җавап була бу. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә безне дөньяга изгелекләр эшләр өчен яралтты, нинди генә эш эшләгән булсак, Аллаһ бу эшләрне Үзенең ризалыгы өчен эшләргә яралтты.

"Аллаһы Тәгалә җиде кат күкне яралтты".

Бүген галимнәр күкнең җиде каттан торуын исбатладылар. Динле һәм динсез галимнәр шул хакта даими рәвештә әйтеп торалар. Аллаһы Тәгалә җиде кат күкне яралтты, айны, кояшны яралтты.

"Бәндә айга, кояшка, хисапсыз йолдызларга күзен күтәреп карасын, Аллаһы Тәгаләнең сәнгатендә нинди дә булса бер кимчелек таба аламы?" — ди Аллаһы Тәгалә.

Дөрестән дә, газиз кардәшләрем, нинди дә булса бер рәссамның, бик матур итеп рәсемнәр сызучы кешеләрнең әсәрләрен, аларның сызымнарын карасак, бик сокланабыз, гаҗәпләнәбез. Әмма ләкин тәнкыйтьчеләр шушы рәсемнәрдән, әсәрләрдән барыбер нинди дә булса кимчелек табалар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең сәнгатендә: айда, кояшта, хисапсыз йолдызларда, гомумән, табигатьтә кимчелек таба алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Кем дә кем бер карау белән ышанмаса, икенче тапкыр күзен күтәреп карасын, эзләсен бу кимчелекне айда, кояшта, башка төрле Аллаһының мәхлүкатларында".

Әлбәттә, таба алмый. Икенче бер аятеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләнең дөньяда яралткан нигъмәтләрен, мәхлүкатларын, кош-кортларын,

хайваннарын, җир өстендә-астында, су өстендә-астында булган һәрбер җан иясен хисаплый башласак, беркайчан да аның ахырына җитә алмабыз, хисаплап чыгу мөмкин түгел. Ләкин адәм баласы тәкәбберләнә, табигать үзеннән үзе барлыкка килгән, дип әйтә. Алай түгел, мөхтәрәм җәмәгать. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышаныр өчен, инаныр өчен адәм баласы үзенә генә карасын, әгъзаларына карасын. Ул 90-100 ел эшләп торган йөрәк, күз, колак һәм башка төрле әгъзаларыбыз юкка гына яралтылганмы? Юк, барысын да Аллаһы Тәгалә бер хикмәт белән яралткан. һәм дә адәм баласын булсын, җеннәрне булсын — яралткан вакытта, Үзенә гыйбадәт кылыр өчен, Үзенә буйсыныр өчен яралткан.

Коръән-Кәрим — Аллаһы Тәгаләнең бөек китабы. Ул безгә Раббыбыз тарафыннан рәхмәт итеп җибәрелде. Бу изге китаптан» бернәрсә дә төшеп калмаган, дөньядагы бөтен әйберләргә, күренешләргә аңлатма бар, ул безне ахирәт һәм дөнья бәхетенә ирешү юлларына өйрәтә. Аллаһы Тәгалә: "Без бу китапта зикер итмичә һичбер нәрсәне төшереп калдырмадык", — дигән.

Чынлап та, Коръән үзенә бөтен фәннәрне дә сыйдырган. Ул космос, биология, археология һәм башка күп гыйлемнәрне үз эченә алган.

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә янә әйткән: "Аллаһының барлыгына, берлегенә инанмаган, көферлектә яшәүче кешеләр җир белән күк бер булганын күрмиләрмени, ләкин соңыннан Без аларны аердык".

Шуннан соң алар төрле-төрле кисәкләргә — планеталарга һәм башкаларга әверелделәр: җир, ай, кояш һ.б.

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә "күрмиләрме", дип сорый, ягъни шулкадәр күп, шулкадәр озак укып исбатларга теләүче галимнәр Коръәндә бу мәгълүматларның барысы да барлыгын, җир һәм күкнең бер булуын күрмиләрме? Ә бит хәзерге көннәрдә космоста булган барлык могҗизаларның килеп чыгышы бер, дигән бик зур гипотеза бар. Ләкин без, мөселманнар, моны гипотеза буларак түгел, ә хак дип беләбез, чын күңелдән шуңа ышанабыз.

"Соңыннан Без аларны аердык, парчаландырдык, төрле итеп яралттык", — ди Аллаһ. һәм иң әһәмиятлесе: "Без дөньядагы бөтен тере җан ияләрен судан хасил иттек", — дип әйтә. Адәм балаларының, хайваннарның тәннәрендә һәм, гомумән, табигатьтә су булмаса, дөньяда хәят тә булмас иде. Коръән-Кәрим моның турында ачык сөйли, каяндыр эзләп тә йөрисе түгел. Шулай булгач, газиз кардәшләрем, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең сүзләренә игътибар бирсәк, Коръән-Кәримне өйрәнсәк, акыл ияләре булырбыз. Чөнки хәзерге заман ачышлары Коръәндә инде ничә гасыр элек сурәтләнгән булган.

Чыннан да, күкләрдән төрле астероидлар, метеоритлар төшә, ләкин аларда бер чит әйбер дә юк, шул ук җирдәге тимер, кремний һәм башка Менделеев таблицасы матдәләре. Бу Коръән-Кәримнең дөрестән дә бер могҗиза булуын күрсәтмиме? Без аңа һичбер икеләнүсез ышанырга тиешлекнең дәлиле түгелме бу?

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә тагын бер аяти-кәримә китерә, асылда ул кыямәт көне турында сөйли, ләкин шуның белән бергә гаҗәеп бер нәрсәне сурәтли; дөньяның нинди тәртиптә яратылганлыгы турында әйтә.

"Килер бер көн, — ди Аллаһ Раббыбыз, — Без җыярбыз күкләрне, китапка битләр җыйган шикелле". Искиткеч мисал. Китапка битләр җыйган шикелле... Күз алдыгызга китерегез, китапка битләр ничек җыела — дөрес, тигез итеп, билгеле бер тәртип белән биткә бит, сәхифәләрен җайга салып, бит саннарын төгәл тәртипкә китереп. Димәк, китап җыйганда нинди тәртип кирәк булса, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә шундый ук тәртип белән күкләрне жыяр. Бүгенге көндә космос галимнәре дә җир-күкне өйрәнеп, бу өлкәдә шактый гына хәбәр, мәгълүмат туплап, галәмдә бөтенесе дә ис-хушлар китәрлек тәртип белән төзелгәнлеген әйтәләр. Моның турында күп санлы китаплар укырга мөмкин. Аятьне дәвам итеп: "Бу Безнең өстебездәге вәгъдә һәм Без ул вәгъдәбезне үтиячәкбез", — дип әйтә Аллаһы Тәгалә. Әлеге мисаллар ярдәмендә без тагын бер кат Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең изге китабы бөтен гыйлемнәрнең чыганагы булуына инанабыз һәм анын хаклыгына шик калмый.

Коръән-Кәрим үз эченә бөтен нәрсәне алган. Бүгенге көндәге катлаулы мәсьәләләр һәм киләчәктә булачак төрле вакыйгалар — бөтенесе дә Коръән-Кәримдә тасвирлана. Бүгенге көндә адәм балалары адашып, саташып, туры юлдан, яхшылыктан йөз чөереп, бозылып йөргән вакытта, Коръән-Кәрим мондый күренешкә җавап бирә аламы сон? Коръәндә бу хакта сөйләнгәнме? Аллаһ Раббыбыз бүгенге көндәге хәлләребезне Коръән-Кәримдә ачыклап биргәнме икән?

Бүгенге көндә бигрәк тә җ^нси азгынлык нәтиҗәсендә төрле авырулар пәйда булды, алар җәмгыятебезне тетрәндерә, калтырата. Табиблар да чарасызлыктан кулларын аска төшерә башладылар. Шул хакта Коръән-Кәрим ошбу аятьләр белән аңлата: "Аларга иреште инде үз куллары белән кылган бозыклыкларының нәтиҗәләре. Алар шул бозыклыклары нәтиҗәсендә төрле авыруларга дучар булып, череп үлеп киттеләр инде", — ди Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә.

Тарихтан күренгәнчә, җенси азгынлык нәтиҗәсендә төрле-төрле авырулар белән чирләп, бик күпләр һәлак булды, аларның исемлегендә хәтта патшалар да бар. Ләкин Аллаһы Тәгалә киләсе буыннарны кисәтеп куя, алар арасыннан тагы да катырак бу азгынлыкка керешкән кешеләр турында сөйләп, болай ди: "Аларга тиз дә ирешер үз куллары белән кәсеп итеп алган бозыклыкның ачы нәтиҗәсе, һәм алар бу эшне күреп, бернинди чара таба алмыйча, гаҗиз калырлар". Куркыныч сүз, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә нәрсә хакында кисәтә икән соң? Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләне танымыйча, Аның Китабын хөрмәт итмичә, Аллаһ сакласын, аны ниндидер уйдырмалар, борынгыларның әйтемнәре, дип йөриләр икән, әлбәттә, алар Коръәннән читләшәләр, Коръән-Кәримнең тәгълиматыннан мәхрүм калалар, һәм, һичшиксез, шайтан бик якын, адәм баласын һәрвакыт вәсвәсә итеп тора. Әйе, шайтан адәм баласының кан тамырларыннан йөреп, аны бозыклыкка алып кереп китә. Бозыклыкның иң зурысы һәм бөтен адәм затларын кызыктыра торганы — зина. Менә шул хакта сүз бара да инде. Аның нәтиҗәсен күрәбез — бүгенге көндә төрле-төрле авырулар таралды, бигрәк тә үткән һәм яңа гасырда әле шифасы, дәвасы булмаган СПИА авыруы көчәйде. Бу авыру бүгенге көндә миллионлаган кешеләрне каплап алган. Кайбер кешеләрнең әйтүенчә, бу чир белән авыручыларның саны рәсми рәвештә бирелгән мәгълүматларга караганда 7 тапкырга артыграк икән. Бу бик куркыныч күренеш.

Аллаһы Тәгалә әйткән: "һәм алар бу нәрсәгә дәва таба алмыйча, гаҗиз булып калырлар". Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдистә: "Әгәр дә бер кавемдә фәхишәлек тарала һәм ачык рәвештә кылына торган булса, хәтта, бу фәхишәлекне, бозыклыкны игълан кылсалар, алар арасында каты чирләр таралыр. Аларның бабаларында да ул авырулар күренмәгән булыр", — дигән. Бүгенге көндә бу игълан (сөйләү, күрсәтү) бик нык бара бит. Менә шул хакта әйтте дә инде Пәйгамбәребез.

Аимәк, Коръән аятьләренә, Пәйгамбәребезнең хәдисләренә карасак, нәкъ менә бүгенге көнебез хакында кисәтүләр бар икән. Бәхетле, тыныч тормышта яшәргә теләгән һәр кеше әлеге өйрәтмәләрне истә тотарга тиеш.

Изге Коръән-Кәрим китабы бөтен үзгәрми торган тормыш күренешләрен төгәл тасвирлаган. Шуларның берсе — Коръән адәм баласының дөньяга килү серләрен дә ачып биргән. Кешелек дөньясы исә Коръәндә сурәтләнгән могҗизаларны аңларлык дәрәҗәгә әле күптән түгел генә. иреште: бу фундаменталь фәннәр үсеп, биология фәне барлыкка килгәч, бигрәк тә микроскоп уйлап табылганнан соң булды. Хәзерге вакытта кешенең дөньяга килүен биологиянең аерым тармагы — эмбриология өйрәнә. Ләкин 7 нче гасыр башында бала туу кебек катлаулы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән тасвирлау кешеләр өчен мөмкин булмаган, алар хәтта дөреслеккә берникадәр охшаш булган фаразлар да ясый алмаганнар. Ул вакытта хакыйкатьне ачу өчен һичбернәрсә дә булмаган. Әлбәттә, көнчыгыштагы һәм Гарәбстандагы кеше Аурупа яки башка ил кешесенә караганда бу мәсьәләдә күпкә белемлерәк булган дип тә фаразларга нигез юк. Димәк, Коръәндәге бу мәгълүматлар Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына җибәрелергә мөмкин.

Коръәндә үрчү мәсьәләсе турындагы сорауга 80 яшьлек Согуд Гарәбстаны карты болай дип җавап биргән: "Бу изге китап әлеге мәсьәлә буенча тулы мәгълүмат бирә. Мин мәктәптә укыганда, укытучылар безгә балаларның барлыкка килүләрен аңлатыр өчен Коръән аятьләрен кулландылар, ә сезнең бу турыдагы китапларыгыз "бераз гына" сонга калды инде".

һичшиксез, Коръән иңдерелгән вакытта кешеләрнең барлык нәрсәләр турында, шул исәптән кешенең дөньяга килүе хакында да, үз карашлары, ышанулары, күзаллаулары булган. Ул заманда хорафатлар киң тарала. Ләкин борынгы хаталы карашларның берсе дә Коръән китабында чагылыш тапмаган, ә хәзерге вакыттагы фәнни ачышларның Коръән сүрәләре белән тәңгәл килүе гаҗәпләндерә һәм ышанмаучы, икеләнүче адәм балаларына тагын бер кат Коръәннең, Исламның хаклыгын исбат итә.

Кешенең дөньяга килү серләрен ачучы Коръән аятьләренә күз салыйк. 22 нче "Хаҗ" сүрәсенең 5 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: "Әй, адәмнәр, әгәр дә сез үлеп терелүгә ышанмасагыз, яки шик тотсагыз, бәс белегез, Без сезне, хакыйкатьтә, туфрактан яралттык", — дип әйткән. Моның турында шулай ук 23 нче "Мөэминүн" сүрәсенең 12 нче аятендә: "Без кешене саф балчыктан яралттык", дип һәм "Сәҗдә" сүрәсенең 7 нче аятендә: "Ул шулдыр ки, барлыкка китерелгәннәрнең барысын да күркәм итте һәм кешене балчыктан яралта башлады", дип әйтелгән. Кешенең башлангычы туфрак икәне фәнни яктан да инде исбатланды. Моның төп дәлиле шул ки, туфракта булган бөтен матдәләр кеше организмында да бар.

"Сәҗдә" сүрәсенең 8 нче аятендә дәвам итеп: "Шуннан соң аның нәселен чирканыч су тамчысыннан ясады", диелгән, ә "Хаҗ" сүрәсенең 5 нче аяте дәвамында: "аннан соң тамчыдан", дип әйтелгән.

Күргәнебезчә, Коръән медииина фәнендә яна ачылган фактларны күп гасырлар элек бәйнә-бәйнә аңлатып биргән.

Кешенең нәүбәттәге үсеш этабы турында "Мөэминүн" сүрәсенең 13-14 нче аятьләрендә: "Аннан соң Без аны тамчы итеп ышанычлы урында булдырдык, аннан соң тамчыдан кан куерыгын барлыкка китердек", — диелгән. "Галәка" — эленеп торган кан төере дигәнне аңлата. Бүгенге көндә медииина галимнәре шуны исбатладылар, сыеклык ана корсагында 40 көннән соң эленеп торган әйбергә әйләнә. Аның урнашуын кеше тәненә ябышкан сөлек белән чагыштырып була.

"...Аннан соң кан куерыгыннан ит кисәген барлыкка китердек", — ди Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә 14 нче аятьтә.

"Ит кисәге" сүзе Коръән-Кәримдә "мудга" сүзе белән бирелгән. Ә ул чәйнәп ташланган ит кисәге мәгънәсендә килә. Нәкъ әлеге сүз баланың бу үсеш этабын төгәл сурәтли. Бу кисәкчек күп очракларда бала була, ләкин кайчак уңмыйча төшеп китә. Моның турында да Аллаһы Тәгалә безне кисәтеп куя. Әлбәттә, хәзер без моның турында беләбез, ләкин Коръән боларны якынча 1400 ел элек игълан итте инде.

"...Бу ит кисәгеннән исә сөякләр барлыкка китердек һәм сөякләрне ит белән киендердек, аннан сон Без аны икенче барлыкка китерелгән нәрсәдә үстердек", — ди Аллаһ Раббыбыз 14 нче аять ахырында.

"һәм Без аналарның корсагында күпме теләсәк, шул кадәр тотабыз һәм моннан соң сезне бала буларак чыгарабыз", — дип хак сүзен җиткерә Аллаһы Тәгалә. Баланың ана карынында ничә ай булуы, — җидеме, сигезме, тугыз яки ун аймы, тик Ана гына билгеле, тиешле вакыт дәвамында Аллаһ баланы анада саклый. Монда "нүкыйрру" дигән фигыльгә игътибар итәргә кирәк, ул "нык итеп урнаштыру" дигәнне аңлата. Димәк, бала аналыкта нык эләккән хәлдә, зур тәрбия күргән хәлдә үсә.

Хисләр һәм эчке әгъзалар турында "Сәҗдә" сүрәсенең 9 нчы аятендә: "...һәм аңа үзенең рухын өреп кертте, сезгә ул күрү, ишетү һәм йөрәк ясады..."

"Моннан соң сез бәлагатькә ирешерсез, сезнең арагыздан үлеп китүчеләр дә булыр һәм арагыздан белемнән соң бернәрсә дә белмәс өчен гомернең иң аянычына кайтучылар да булыр". ("Хаҗ" сүрәсе, 5 нче аять). Димәк, кайберәүләр яшь вакытларында вафат булырлар, икенчеләр бик нык картаеп, зур яшькә ирешерләр, алар бу яшьләренә җитеп сабый балага охшарлар: зур гыйлемнәр, тәҗрибәләр туплаганнан соң, бернәрсә белми, аңламый торган кешегә әверелерләр.

Изге Коръән-Кәрим аятьләрендә бүгенге ' көн мәгълүматларына каршы килүчеләре юк, хәтта хәзерге чорның хата идеяләренең берсе дә изге китабыбызда урын алмаган. Ни өчен Аллаһы Тәгалә боларны безгә аңлатып биргән соң?

"Сезгә Коръән-Кәримнең хаклыгын белдерү өчен", — ди Раббыбыз.

Дөньяда яшәгән вакытта шушы хакыйкатьне аңларга, Аллаһның барлыгына берлегенә инанырга, ышанырга һәм тәкәбберләнмичә, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә итагать белән яшәргә Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә насыйп вә мөяссәр кылсын.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә һәрберебезгә тәүфыйк бирсә иде. Тәүфыйксызлыкта, динсезлектә, эчүдә йөргән һәм наркотиклар белән бозылган кардәшләребезгә, Аллаһ ярдәме белән сәламәтләнергә һәм хак юлны табарга язсын. Аллаһы Тәгалә шушы җомга көннәребездә укыган догаларыбызны, намазларыбызны, кылган изгелекләребезне кабул итсә иде. Раббыбыз ике җомга арасында дөньядан үтмеш кардәшләребезнең рухларын шат кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһларын гафу әйләсә иде. Ике җомга арасында Аллаһ ризалыгы, мәчет-мәдрәсәләребезнең дәвамы өчен китергән хәер-сәдакаларны Кабуллардан кылса иде. Аллаһы Тәгалә ике җомга арасында укылмыш никахларны кабул кылып, яңа никахланган яшьләребезнен араларына өлфәт, мәхәббәт салса иде, дөньяга киләчәк балаларын саулык-сәламәтлек белән тәрбияләргә насыйп әйләсә иде.

Илләребезгә, көннәребезгә Аллаһы Тәгалә хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсә иде. Тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларыбызга уңышлар, сабырлыклар насыйп әйләсә иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе