Ун хәзинә

Пәйгамбәребезнең яшәве генә түгел, үлеме дә безнең өчен үрнәк булып тора. «Дөреслектә, Мөхәммәд пәйгамбәр сезнең өчен

БӘЙЛЕ
2022 Май 19

Пәйгамбәребезнең яшәве генә түгел, үлеме дә безнең өчен үрнәк булып тора.

«Дөреслектә, Мөхәммәд пәйгамбәр сезнең өчен үрнәк булды» (Коръән аяте)

Көннәрдән бер көнне Җәбраил Мөхәммәд (с.г.в.) янына саубуллашырга килеп, сәлам әйтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үлем түшәгендә соңгы сәгатьләрен кичерә иде. Ул Җәбраил (г.м.)нән сорады:

Йә, Җабраил, син бу дөньяга мин үлгәннән соң тагын киләсеңме?

Җәбраил (г.м.) җавап бирде:

- Йә, Аллаһ илчесе, миңа бу дөньяга синең үлемеңнән соң төшүдән мәгънә юк. Ләкин тагын ун тапкыр төшәм һәм ун хәзинәне алам, диде.

1. Җир йөзендәге бәрәкәтне алам (вакыт бәрәкәте, ягъни вакытның кыскаруы. Бер ел бер ай, бер ай бер атна, бер атна бер көн, бер көн бер мизгел кебек үтәр). Бүген исә без моны ачык сизәбез.

2. Кешеләр арасында булган мәхәббәтне алам, ягъни мөселманның кардәшенә карата булган яратуы кими бара.

3. Туганнар арасында булган мәрхәмәтне алам. Туганнар арасындагы мөнәсәбәт суына барганын беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Туганнар арасын өзгән кеше җәннәткә кермәс».

4. Хатын-кызның оятын алам. Күп кенә хатын-кызларыбыз гаурәтләрен ачып йөрүе бүгенге көндә афәткә әйләнә бара. Шуның аркада күпме гаиләләр таркалып, җәмгыять какшый. Шуңа күрә хатын-кыз тәрбияле, әхлаклы булса, җәмгыять төзек булыр. Ә киресе күзәтелсә, җәмгыять җимерелер.

5. Фәкыйрьләрнең сабырлыгын алам. Алар сабырлыкларын югалтып, Аллаһка тәвәккәлләүдән туктап, Аның кодрәтендә шикләнеп, кешегә мөрәҗәгать итеп, үзләренең зарын яудыра.

6. Байларның юмартлыгын алам. Ягъни кешеләр бүген баеган саен, байлык артыннан куып яшәүләрен дәвам итә, зәкәт түләми, мохтаҗларга ярдәм итми. Бармак белән санаулы кешеләр генә ярдәм кулы суза. Әгәр һәрбер бай кеше үзенең тиешле зәкәтен түләсә, мохтаҗлар калмас иде.

7. Хөкемдарларның, ягъни ил башлыкларының, патшаларның гаделлеген алам. Ягъни кайбер дәүләтләрдә халыкларына карата булган гаделсезлекләр, кыерсытулар, золымнар моның ачык мисалы. Үзләре тук була торып, ач кешенең хәлен белмәүләре аяныч.

8. Галимнәрнең тәкъвалыгын алам. Ягъни үзләренең ихтыяҗларына муафыйкъ булган фәтвалар чыгару, Коръән белән гамәл кылмау, аларны үзе аңлаганча халыкка шәрехләү, ягъни хакыйкый галимнәрнең китапларына мөрәҗәгать итмәү. Коръәнгә һәм сөннәткә туры килмәгән гамәлләр кылу. Пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп, гыйлемнең ике төрле булуын беләбез. Берсе телдәге гыйлем. Ул гыйлемнең файдасы юк. Һәм йөрәктәге, калебтәге гыйлем. Ул файдалы гыйлем.Шуңа күрә алган гыйлемең белән гамәл кылу бик тә мөһим. Ихласлык һәм гыйлем бергә булырга тиеш.

Гали ибн Әбу Талиб әйтте: «Шундый бер заман җитәр. Исламның исеме генә, Коръәннең рәсеме генә калыр. Бу халыкларга галимнәр килер. Алар бик күп белер. Әмма белгәннәре белән гамәл кылмас.»

9. Коръәнне алам. Ягъни шундый заман җитәр: мөселман кешесе иртә белән Коръән укыйм, дип уянган вакытта, Коръән битләре буп-буш булыр. Шунда ук гаҗәпләнеп, куркып күршесенә керер, аның да Коръәне буш булыр. Өч көн дәверендә ятлаган Коръән аятләре йөрәктә булыр, телдә сакланыр, әмма өч көннән соң кеше әлхәмдулилләһ дигән сүзне дә искә төшерә алмас. Шуңа күрә Аллаһ биргән бөек нигъмәтне — Коръәннең бүгенге көндә кадерен белеп, хөрмәтләп, аны укып, аның буенча яшәргә омтылырга кирәк.

10. Кешеләрнең иманын алам. Ягъни пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кыямәт җитмәс җир йөзендә Аллаһ сүзен әйтүче булганда.»

Кыямәт алдыннан Аллаһ Тәгалә бөтен мөселманнарның җаннарын җиңел җил белән алыр. Шунда җир йөзендә Аллаһны зикер кылучы бер кеше дә калмагач, бу дөньяның әһәмияте калмыячак.

Шушы атап киткән ун хәзинәдән, уйлап карасак, аның соңгы икесе генә калды. Ягъни иман белән Коръән. Иң кадерле булган ике җәүһәребездән файдаланып калырга насыйп итсә иде Аллаһ. Амин.

Тимергали хәзрәт Юлдаш.

«Нурулла» мәчете имам-хатыйбы.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе