Әмирханнар җыены: динсезлектән иманга таба

Казанда "Иске таш" мәчетнең беренче имамы Әмирхан хәзрәт Габделмәннән бине имамлык итә башлавына 200 ел...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 17
Казанда "Иске таш" мәчетнең беренче имамы Әмирхан хәзрәт Габделмәннән бине имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышланган "Әмирхан укулары" узды. Әмирханнар җыены Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан "Иске таш" мәчетне Яңа бистәне төзекләндерү проектына кертүгә сорый. Шулай ук "Иске таш" мәчетен халыкка кайтаруны сорый һәм аның бер почмагында Әмирханнар музеен булдырырга планлаштыра.

Кырым ханы Гәрәйләргә барып тоташкан Әмирханнар нәселе гомер бакый дини дәгъват, илаһи мәгърифәт белән шөгыльләнә. Шушы максаттан чыгып, суфыйчылык хәрәкәтен җәелдерәләр. Нәкышбәндийә тарикатенең "тыштан аларга ошагыз, эчтән иманны ныгытыгыз”, дигән гакыйдәсен кабул итәләр. "Дәрәҗәгә омтылмагыз, хезмәт итегез галиҗәнап халыкка” дигән шигарь белән яшиләр. Габделмәннан бине Әмирхан - шушы нәселнең башы. Бүген бу нәселнең җиденче буыны үсеп килә. Зариф һәм Равил Әмирхан тарафыннан төзегән, Илдус Әмирхан дәвам иткән шәҗәрә буенча бүген Әмирханнар белән бәйле 130 кеше санала.

Әмирханннар милли зыялыларны җыйды

Әмирханнарның беренче җыены 1996 елда уза. Шул вакытта "Әмирхания” фонды төзелә һәм вакыф мәгърифәтчелек эше белән шөгыльләнә башлый. 14 декабрьдә үткән җыен икенчесе. Чираттагы җыенга да Әмирханнар татар зыялыларын җыйды. Әмирханнар мәҗлесе вафат булган Әмирхан, Хөсәен, Зариф, Нәҗип, Фатих һәм башка Әмирханнарны дога кылып искә алу белән башланып китте.

Актерлар йортында узган җыенда йөздән артык милли зыялы катнашты. Алар арасыннан тарихчы Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таһиров, галимнәр Флера Баязитова, депутат Фәрит Мифтахов, Чуашстан мөфтие урынбасары Наил Җамалетдин, Марат Лотфуллин һәм башка бик күпләп чыгыш ясады.

Шулай ук фойеда Илдус, Равил һәм Рашат Әмирхан хезмәтләреннән торган күргәзмә эшләде. Әмирханнар турында яшь Әмирханнар Ләйсән, Миләүшә чыгыш ясады һәм бабаларының рухи мирасы хакында сөйләде.

Илдус Әмирхан татар-мөселман идеологиясен тәкъдим итте

Төп чыгышны "Әмирхания” фонды рәисе Илдус Әмирхан ясады. Ул Россия шартларындагы татар-мөселман мәхәлләсе, мәгариф турында чыгыш ясады.

"Татарның күбесе бүген дә милләтен алмаштыруга йә битараф, йә милләт төшенчәсен бөтенләй инкарь итә. Кайбер имамнарыбыз да диндә милләт юк дип баралар. Ә бит Алла үзе Мин сезне тәкъвалылыкта сынашу һәм алдымда исәп тоту өчен кавем-кавем яраттым, ди. Шулай булгач милләттән ваз кичү, Алланың үзеннән ваз кичү түгелме? Моның өчен андый бәндәне Алла бөтенләй имансыз да калдыруы ихтимал. Әлбәттә, барлык сәбәп-нәтиҗәләре белән”, диде Әмирхан.

Илдус Әмирхан сүзләренчә, шулай да Алла безне динсез калдырмаган. Тәңресеннән баш тартса да, динен ислам нуры белән яңарткан. Шуңа күрә җәһли коллык шартларында югалткан илаһи гакыйдәсен (идейәсен) һәм милли өлгесен торгызган очракта ул туып килүче рухи цивилизацийәнең әйдәүче бер кавеме була алачак. Әлбәттә моның өчен иң беренче үзенең сыйфат күрсәткечләрен (идентификаторларын) торгызырга һәм илаһи силсиласын (рухи куәтен) кайтарырга тийеш булачак.

Татарның илаһи гакыйдәсен кыскача итеп болай формалаштырырга була: татарлар бер Аллага буйсынган мөэмин милләт буларак формалаша һәм илаһи кыйммәтләр системасына күчкән башка милләтләр белән бергә әйдәүче милләт сыйфатында төрки, славян, угор халыкларының уртак ватаны булган Бөйек Ил-Русийәне туып килүче дөньякүләм рухи цивилизацийәнең әйдәүчесе итеп үзгәртү өчен тырыша. Шуннан түбән дәрәҗәдәге гакыйдә бу халыкларны рухи яктан таркалыш кичергән җәһлийәт дөньясының казанында эретеп, икыйразга илтә һәм тарихи йәшәү перспективасыннан мәңгегә мәхрүм итә. Бу мәсләк үзен дәүләт төзүче дип санаган урыс халкына да кагыла. Чөнки аның да милләт булып ойышу өчен илаһи гакыйдәсе дә, милли өлгесе дә юк. Ә без тәкъдим итә торган татарның милли өлгесе башка милләтләргә дә үрнәк була ала.

Әлеге илаһи гакыйдәдән килеп чыккан татарның сыйфат күрсәткечләре (индификаторлары) аның милли өлгесен хасил итә һәм рухи куәте рәвешендә цивилизацион мөмкинлеген билгели. Кыскача аларның эчтәлеге мондый:

1. Этник йәшәү җирлеге («кендек җире») – Алтын Урда, Идел-Урал, Бөйек Болгар чикләре. Русия безнең ватаныбыз вә илебез, без аның патриотлары. Шуңа без аны илаһийәт юлына чыккан милләтләрнең уртак ватаны итәргә тырышабыз.

2. Милли оешу үзәге — Татарстан.

3. Дине — илаһи татар исламы, ягъни мәгърифәтле традицион ислам.

4. Теле – иске татар теленнән үсеп чыккан, аның лингвистик нормаларына (кануннарына) нигезләнеп хәзерге заман гарәп, фарсы, түрек, славян, латин терминологийәсе белән байытылган бүгенге илаһи төрки-татар теле.

5. Имласы – компютер конверторы йәрдәмендә кириллицага, латинга, руни язуга җиңел күчерелә торган бүгенге заман татар-гарәп имласы.

6. Мәгариф системасы – милли. Теле – төрки-татар теле. Эчтәлеге – рухи-дөньяви. Фәнни гакыйдәсе – яратылыш тәгълимате, яки креацион тәгълимат.

7. Милли исемнәр – кануный яктан бозылмаган төрки-татар исемнәре.

8. Милли ономастика и топонимика – татарның "кендек җире” һәм милли ватаны белән бәйле, аның йәшәү мохитен тәэмин итүче, кануный яктан төзек һәм этник асылы бозылмаган (калькалаштырылмаган) төрки-татар атамалары.

9. Җәмгыйяви тормышы: илаһи хокук, икътисад системалары, исламның социаль доктринасы, дини һәм милли гореф-гадәт, йолалар нигезендә.

10. Милли идарә системасы — халык идарәсе — астан өскә йүнәлгән вертикаль буенча: шәхес, гаилә, мәхәллә, җәмгыйәт, җыен, мәҗлес.

Бу өлгене эшләүне без туксанынчы йыллар ук башлаган идек. Әмма ул вакытта күпчелек суверенитет, дәүләтчелек идейәләре белән мавыккан иде. Без исә моның өчен башта милләт булып форалашырга кирәк санадык. Милли гакыйдәсе, камил өлгесе булмаган, зәррә дәрәҗәсендә таркалган милләт дәүләт кора алмый. Бу шулай булды да. Калган бар энергийә фетнәгә кайтып калды. Шуңа бездә вахабилар, сәләфиләр, Хисбут тахрирлар тагын әллә нинди секталар пәйда булып, милләтне үлемгә өстери башлады.

Шуңа күрә дәүләт һәм дин структураларыннан бәйсез өченче юл кирәк иде. Моны татар зыялылары гына эшли ала иде. Шушы максаттан 1995 йылда "Әмирханийә” мәгърифәтчелек вәкыфы ойышты. Әмма байтак эшләр эшләнсә дә, система буларак ойыша алмадык. Моңа татарның гыйльми чикләнгәнлеге, фикер тарлыгы, иман зәгыйфьлеге, вак җанлылыгы, бер-бересенә баш бирмәве комачаулады. Бу халәттән без рухи тамырларыбызны барлап, уртак милли өлге хасил итеп кенә чыга алабыз. Мәҗлес тә шушы максаттан чыгып җыйнала, дип чыгыш ясады галим Илдус Әмирхан.

"Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе