Мәскәүдә Илһам Шакировны зурладылар

13 март Мәскәүдә Кремль сараенда данлыклы җырчыбыз Илһам Шакировның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 16

13 март Мәскәүдә Кремль сараенда данлыклы җырчыбыз Илһам Шакировның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды. Мәскәү татарлары бу очрашуны көтеп алдылар, айдан артык урамнарны бизәп, җырчының рәсеме төшкән зур афишалар эленеп торды. Тамаша залы халык белән тулы иде.

Тамашаны алып баручылар "Сәхнәдә - Илһам Шакиров!" дип игълан иткәннән соң халык яраткан җырчысын аяк өсте басып алкышларга күмеп каршы алды. Илһам абый башта ике кыз, аннан соң ике егет озатуында сәхнә аша үтеп, тамаша залына төшеп утырды.

Данлыклы җырчыга багышланган тамашаны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Равил әфәнде үзенең чыгышында Илһам абыйга мөрәҗәгатъ итеп: “Илһам абый, картаймагыз әле. Мәскәүдә 92 яшьлек армия генералы Мәхмүт Гәрәев бар. Ул көн дә эшкә йөри, 95 яшьлек профессор Әгъдәс Борһанов та эшен ташлаганы юк. Шулай ук 91 яшьлек Мәхмүт Рафиков та эшләп йөри. Безнең татарларда никадәр үрнәк бар! Сез дә алар кебек булыгыз, сәламәтлек, озын гомер телибез!” дип котлау һәм аның иҗатына карата мактау сүзләре әйтте. Мәдәният министры кыскача гына Илһам абыйның Казанда узган юбилее турында сөйләде.

Тамашачылар өчен Казаннан “Мәдәни җомга” газетасының Илһам Шакировка багышланган махсус санын да алып килгәннәр иде. Газеталар халык арасында бик тиз таралып бетте.

Игъланнарда әйтелгәнчә, Илһам Шакировны котларга тамашага СССРның халык артисты Иосиф Кобзон да килгән иде. Шулай ук үзенең җыр төркеме белән Надежда Бабкина чыгыш ясап, татар халкынның “Тала, тала” дигән җырын башкарды.

Иосиф Кобзон үзенең чыгышын татарча “Исәнмесез!” дип башлады. “Татарларның шундый данлыклы җырчысы булуга мин бик шат. Татарлар арасында минем дусларым бик күп. Мәскәү афишаларында Илһам Шакиров исемен күргән саен Илһам Шакировлы халык өчен һәрвакыт сөенә идем. Мин татарлар арасында үскән кеше”, диде ул һәм Илһам абыйга русчалы татарчалы мөрәҗәгать итеп: "Илһам, старость - юк! Бу чәчәкләр минем коллегама" дип сәхнәгә бер кәрзин чәчәк чыгарды.

Чәчәкләр турында сүз чыккач, тагын шунысын да әйтәсе килә: сәхнә янында торган каравылчылар тамаша залыннан чәчәк күтәреп килгән бер кешене дә Илһам Шакиров янына уздырмадылар. Мәскәү өлкәсеннән йөз тамашачы алып килгән Хәмдия апа Рамаева: “Сары ләлә чәчәкләреннән шундый зур бәйләм китергән идем, үз гомеремдә беренче мәртәбә чәчәкләремне өйгә алып китәм. Үткәрмәделәр Илһам абый янына. Аның үзенә дә бер сүз әйтерлек мөмкинлек бирмәделәр. Сәхнәдә утырып торса да күңелебез булыр иде. Инде җырлавын да көтмәгән идек. “Исәнме халкым!” дип әйтсә, безгә зур сөенеч булыр иде. Анысын да әйттермәделәр, шунысы бик кызганыч булды. Бу инде Илһам Шакировтан тормыйдыр, оештыручылар шундый булгандыр“ дип ачынып сөйләде.

​Әле концерт башланганчы кайбер тамашачылардан: ”Илһам абыйның җырларын кайсы вакыттан бирле беләсез?” дип сорадым. Түбән Новгород өлкәсенең Куйсуы авылыннан килгән 74 яшьлек Таһирә апа: “Умре беләм!”, диде. Мишәрчәдән күчерсәк, гомерем буе беләм дигән сүзе иде ул аның. Ул сүзләр концертка килгән барлык тамашачыларның фикеренә туры килә дип әйтергә урын бар. Чөнки алар Илһам Шакировка килгәннәр. Җиде меңгә якын тамашачы арасында Илһам Шакиров тавышын ишетмәгән, җырларын белмәгән бер генә кеше булмагандыр.

Илһам абый Кремль сараенда үзе җырламаса да, концерт програмы аның репертурындагы җырлардан торды һәм ул җырларны халыкыбызның танылган җырчылары башкарды. Алар арасында Зилә Сөнгатуллина, Венера Гәниева, Хәмдүнә Тимергалиева, Альберт Әсәдуллин, Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Марсель Вагыйзов, Габделфәт Сафин, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Мәликә, Алсу, Зәйнәп Фәхретдинова, Зөфәр Билалов, Ришат Төхфәтуллин, Руслан Сәйфетдинов, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Илсур Сафин, Илсаф, Наилә Фатехова, “Казан нуры” оркестры, Татарстанның җыр һәм бию ансамбле һәм башкалар бар иде.

Концерт програмын Резедә Салихова белән Фәнис Җиһанша алып барды. Програмны сәхнәгә Айрат Хәмитов куйган. Сәхнә түрендәге зур экраннан Илһам Шакировның күптөрле фоторәсемнәре һәм җырлар өчен махсус сайланган видеоязмалар күрсәтелеп торды. Очрашу барлык артистлар катнашында башкарылган “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе