Мөфтиләрнең сәяси уеннары бетә

Россиядәге ислам кырында Болгар җыены һәм Казанда булган үтереш, шартлаудан соң гади мөселманнар, урта кул мөфтиләр һәм зур вә карт мөфтиләр дә аңламаган ситуация урнашты. Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең Мәскәүдәге вәкиллегендә наркотик тарта торган бульбуляторлар табу, РАИС мөфтие Мөхәммәд Рәхимов утырган Пятигорск шәһәрендә төзелеп яткан мәчетне ябып куюлары, Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдиновның гадәттән тыш активлашуы – Мәскәүнең иске мөфтиләрдән чистарынырга омтылыш ясау билге

БӘЙЛЕ
2012 Дек 03
Россиядәге ислам кырында Болгар җыены һәм Казанда булган үтереш, шартлаудан соң гади мөселманнар, урта кул мөфтиләр һәм зур вә карт мөфтиләр дә аңламаган ситуация урнашты. Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең Мәскәүдәге вәкиллегендә наркотик тарта торган бульбуляторлар табу, РАИС мөфтие Мөхәммәд Рәхимов утырган Пятигорск шәһәрендә төзелеп яткан мәчетне ябып куюлары, Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдиновның гадәттән тыш активлашуы – Мәскәүнең иске мөфтиләрдән чистарынырга омтылыш ясау билгесе.

Россия президенты аппаратының соңгы айлардагы сәясәтен мөфтиләр үзләре дә аңлап бетерми. Татарстан хакимиятендә, гомумән, хәзергә чаклы дин өчен җаваплы чиновник юк. Әлегә мөфти Илдус Фәизнең дә ныклап торып эшли башлаганы сизелми.

Мәскәүдә кем наркоман?

Мәскәүдә кем хуҗа, кем наркоман икәнен дә әлегә аңлап бетереп булмый. Чөнки Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, 2010 елда үзе боерык язып Мәскәүгә мөфти итеп билгеләгән Әлбир Кргановны, башкала мөфтие итеп танырга теләмәве сизелә. Мисал өчен, Үзәк нәзарәт сайтында Мәскәү мөфтияте исемлектә дә юк. Баш мөфти берләштерү урына, киресенчә, читкә тибәрүне ярата. Октябрь аенда узган корылтайда Әлбир Крганов белән Ханты-Мансы мөфтие Таһир Саматовны беренче урынбасарлыктан та алып ташлады. Яшьләр урынына җитмешне узган, мәчетендә еш йозак эленеп торган Петербург мөфтие Җәгъфәр Пончаев белән 60ка җитеп килүче, корылтайда таякка таянып кына йөргән Ростов мөфтие Җәгъфәр Бикмаевны билгеләде.

Шул ук вакытта Тәлгат Таҗетдин Мәскәүдә Үзәк нәзарәтнең Шамил Кадыргулов җитәкчелегендә вәкиллеге эшләвен искәртеп торды. Нәзарәт вәкиллегенең эшләре күренгәне юк. Вәкиллектә Таҗетдиннең сеңлесе Зөһрә ханым белән аның улы яшәве билгеле. Әйткәнемчә, Үзәк нәзарәтне Мәскәүдә Кадыргулов җитәкләгән вәкиллек түгел, Әлбир Крганов кул астында эшләгән мөфтият таныта. Әмма соңгы көннәрдә вәкиллек татар-башкортның 225 еллык мөфтиятен бөтен ислам мирына хур итте. Баш мөфтинең вәкиллегендә тикшерү органнары гашиш һәм башка наркотиклар тарту өчен бульбулятор тапты. Мәчет төзисе, мөселманнар белән эшлисе урынга тарихи нәзарәт вәкиллегендә кемнәр гашиш тартып дөньяларын онытып яткан? Монысы әлегә билгеле түгел. Әмма шунысы ачык: әлегә кадәр Үзәк нәзарәт бернинди дә аңлатмалар бирмәде, моны ялган дип атамады.

Пятигорскида мәчет салуны туктаттылар

2010 елда РАИС мөфтияте дәүләт тарафыннан оештырылды һәм аның мөфтие итеп Ставраполье крае мөфтие Мөхәммәд Рәхимов сайланды. Яңа оешмага Үзәк нәзарәттән аерылган Пермь, Свердловск мөфтиятләре кушылды. Ләкин хакимият үзе оештырган мөфтияткә бүген үзе үк каршы чыга. 27 ноябрьдә Пятигорск шәһәрендә салына башлаган мәчет төзелешен суд карары белән туктатканнар һәм мәчетне җимерергә телиләр. Хәзер мөфти Рәхимов аптырашта. Шул ук вакытта Корбан бәйрәмендә край җитәкчелеге мөфти Рәхимов эшчәнлеген югары бәяләгән иде.

Шулай ук Свердловск мөфтие Сибагатулла Шәйдуллин мәчетен суд карары белән Үзәк нәзарәт тартып алып маташа. Моннан кала, Пермь мөфтие Мөхәммәдгали Хуҗинны чеченнар вазыйфадан алырга тырыша. Бу хакимиятнең иске мөфтиләрдән котылырга тырышу билгесе.

Мишәрләрне кем җитәкләр?

Татар-мөселман миры өчен ноябрь ахырында тагын бер шактый әһәмиятле вакыйга булды – Мордовиядә мөфтиләр җыелды. Мордовиянең мөфтиләр шурасы һәм Үзәк нәзарәткә караган мөфтиләре кочаклашып утырды. Мөфти Зәки Айзатуллин (Үзәк нәзарәт) регионда бер мөфти булырга тиешлеге турында да әйтеп куйды. Җыенга шулай ук Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов килде. Һәм тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: очрашуда башлыча Ульян, Чуашстан, Пенза кебек мишәр регионнары катнашты. Мишәрләр динне тулысынча үз кулларына алып килә, безгә эш калмый дигән уй карт мөфтиләр Тәлгат Таҗетдин белән Равил Гайнетдин башына кергән дигән хәбәрләр бар. Чөнки җыенда берсе дә катнашмады. Пенза мөфтие Рәүф Зәбиров әйтмешли, гади халык зур мөфтиләрнең уеныннан туйды, без бәйсез татар халыгы дими, ни дисең. Киләчәктә дини яктан көчле оешып килгән мишәр регионнарын кем җитәкләр дигән сорау әлегә күтәрелми. Һәрхәлдә карт мөфтиләр түгел.

Яңа лидер кирәк


Гомумән алганда, хәзерге карт мөфтиләр бер-берсе белән туган, иң кимендә баҗай. Аларның үзара тарткалашы күбрәк идеологик сугыш түгел, ә гаилә проблемасына кайтып кала. Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Госман Исхакый – кланның заманы чыгып килә. Яңа татар заманы җитә. Бу чорга яңа лидерлар да кирәк. Чөнки хәзерге ике мөфти татар-мөселманны берләштерә алмый, киресенчә, тарката гына. Аларның эчке уеннары тарихи татар нәзарәтен таркатуга китерде инде. Шулай ук соңгы вакытларда Равил Гайнетдин урынбасары Дамир Мөхетдинов гадәттән тыш активлашты. Заманында Алексей Гришин тәрбиясен алган Мөхетдинов активлыгы да юктан гына түгел. Шулай ук Мөхетдиновның Америка дәүләт департаментының сәяси бүлек җитәкчеләре белән очрашулар оештыруы да сәяси яктан сәер вакыйга.

Әлегә Мәскәү карт мөфтиләрне бераз шүрләтү белән генә шөгыльләнә. Үзәк нәзарәт вәкиллегендә гашиш бульбуляторы табылды, РАИС мөфтияте мәчетен ишмәкчеләр, Шәйдуллин мәчетсез үк калырга мөмкин. Дини уен тәмамланып килә. Хакимият белән уйнамаган, Аллаһ ризалыгы өчен эшләгән, халкы өчен тырышкан буын заманы килеп җитә.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе