Мөфти Галимҗан Баруди

Галимҗан Баруди (1857 ел, 17 февраль, Казан Өязе, Кече Кавал авылы – 1921 ел, 6 декабрь) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 02

Галимҗан Баруди (1857 ел, 17 февраль, Казан Өязе, Кече Кавал авылы – 1921 ел, 6 декабрь) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.

Тәрҗемәи хәле
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга барәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.

1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. 1908 елда журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны 1917 елга кадәр дәвам итә.

Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2 нче һәм 3 нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның 1,2 маенда Мәскәүдә 1 Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Г.Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе