Кол Шәриф

Тарихи чыганакларда һәм хезмәтләрдә бу кешенең затлы нәселдән булуы, тәрбиялелеге, укымышлыгы, хөрмәт иясе икәнлеге искәртелә.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 09
Тарихи чыганакларда һәм хезмәтләрдә бу кешенең затлы нәселдән булуы, тәрбиялелеге, укымышлыгы, хөрмәт иясе икәнлеге искәртелә.

 

Казан ханлыгының соңгы елларын күздә тотып, Ш.Мәрҗани болай язды: «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән (сәйед-руханилар башлыгы. Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенә мөнәсәбәтле кеше – Х.М.) күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф (затлылар башлыгы – Х.М.) дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була». Руханилар җитәкчесе, ягъни сәйедлек вазифасын үтәүгә Кол Шәриф, әтисе Мансур үлгәч, 1546 елда керешә. Бу - Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Кол Шәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла. Әмма Явыз Иван хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм Казанга каршы кан коюлы сугыш башлый. Башка чара калмагач, Кол Шәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Бу хакта янә Мәрҗанигә сүз бирик, «...россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, - дип яза галим, - ул үзенең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм мәдрәсә түбәсенә чыгып россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә (бу мәчет-мәдрәсәне шул чорда ук Кол Шәриф исеме белән йөртәләр) түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм ул шулай итеп шәһид була...» Кол Шәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак булуын бу күренешләрнең шаһиты кенәзе А.Курбский да билгеләп китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, 1552 елның 2 октябреңдә, ил белән бергә, аның рухи остазы Кол Шәрифнең дә гомере киселә. Бу олуг изге затның соңгы сәгатьләрен Әхмәт Рәшит менә ничек тасвирлый:

 
Бераз тынып торган сугыш кинәт
Дөрләп китте тагы да көчлерәк.
Ә Колшәриф - алтмыш тутырган карт,
Бетмәс икән көч бу җанда да...
Телдә - Коръән сүзе....
Кулда – кылыч,
Менә кем ул илдә карчыга!
Ак фәрештә сыман ак киенгән,
Кайда кыен - шунда ашыга...
...Кинәт кемдер арттан, искәрмәстән,
Гөрзи белән орды җилкәне...


Кол Шәриф – күренекле рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, үз халкының фидакарь заты гына түгел, билгеле шагыйрь дә. Әмма, кызганыч ки, аның бик аз әсәрләре генә сакланып калган. Татарлар арасында гаять киң таралган, Октябрь инкыйлабына кадәр Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән «Бакырган китабы» үзенең төзелеше белән хрестоматияне хәтерләтә. Анда Сөләйман Бакырганый (Кол Сөләйман), Әхмәд Ясәви (Кол Әхмәд), Нәсими, Фәкыйри, Мискини, Икани һәм кайбер башка төрки шагыйрьләрнең әсәрләре белән беррәттән, Кол Шәрифнең дә дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). Аларның барысы да төзелешләре, тышкы формалары белән газәл жанрында. Әмма аларның берсен автор үзе «мөнәҗәт» дип атаган.

 
Кол Шәриф шигырьләре, Өмми Кәмал әсәрләре кебек, дини-суфичыл характерда. Аларда лирик каһарманның Алланы мактавы, аңа тартылуы гәүдәләнә, автор үз уку­чыларын «гафләт» йокысыннан уянырга, күңелләрен пакьләргә, нәфескә бирелмәскә, Аллаһны һәрчак күңелдә тотарга чакыра. Шагыйрьнең аеруча «И күңел...» дип башлангаң газәле игътибарга лаек. Биредә автор кеше тормышының фанилыгын, әҗәлнең рәхимсезлеген, дөньяның һич «әүвәле», һич «ахыры» юклыгын аз сүзләр, гыйб­рәтле сурәтләр ярдәмендә гаять оста итеп тасвирлый:

 
И күңел, бил баглама, күбне кичергән дөньядыр,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр...
...Углыны атадан айрыб, кызны анадан тәкый,
Йытлатыб бер-бер ишекдә зари кыйлган дөньядыр...

 
Гомумән, Кол Шәрифнең «Бакырган китабы»нда теркәлгән шигырьләре үзләренең поэтик төзелеше, интонацион яңгырашы, сурәт-детальләргә бай булуы белән сыйфатланалар. Мөгаен, шуңадыр да алар укучылар тарафыннан яратып укыла, әдипләргә дә йогынты ясый. Кол Шәрифкә янә бер әсәр нисбәт ителә. Ул 1899 елда Казанда аерым китап рәвешендә басыла. «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип исемләнгән бу дастанның төп каһарманнары тарихта билгеле затлар: Хәким ата Сөләйман, аның хатыны Ганбәр һәм уллары Хөбби Хуҗа. Әүвәл дастани планда Сөләйман һәм Ганбәр тасвирлана, аларның изге эшләре сурәтләнә («Айдин-көндин йарукдыр икесенең эшләре»; «Айәт-хәдис аларның агзындагы сүзидер...»). Алга таба Хөбби Хуҗаның игелекле эш-гамәллөре, могҗизалары гәүдәләнә.
Кол Шәриф шигырьләренең «Бакырган китабы»на кертелүе, «Кыйссаи Хөбби Хуҗа»ның эчтәлеге – болар бар да суфичылыкның, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый тәгълиматының, әсәрләренең Идел-Урал буйларында, җөмләдән Казан ханлыгында киң таралуын күрсәтүче мөһим дәлил.

 
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, филология фәннәре докторы

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе