Ялган тапшырулардан кем ота?

Волгоградта шартлау булганнан соң, “Россия” каналындагы “Вести”дан террорчы Наидә Асиялова турында тапшыру күрсәттеләр.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 25
Волгоградта шартлау булганнан соң, "Россия” каналындагы "Вести”дан террорчы Наидә Асиялова турында тапшыру күрсәттеләр. Башта аны һәм ире Дмитрий Соколовның Мәскәүдәге "Кәүсәр” дини оешмасындагы мәдрәсәдә укыганын тәфсилләп сөйләделәр.

Аннан террорчыларны ничек әзерләү­ләренә тукталдылар, шул ук вакытта, мәчет янында коткы таратучы бар, дигән сылтау белән бер егетнең халык белән сөйләшүен төше­реп алганнар. Иң кызыгы, дөресрәге, көенечлесе – бө­тен экранга мәчет манарасындагы айны озаклап күрсә­теп торулары булгандыр.

Чеп-чи ялган

"Россия” каналларыннан мон­дый тапшыруларны карарга күнеккәнгәдерме, бу сюжет­ларның асылында нәрсә ятканы аңлашыла кебек. Әмма мине икенче көнне "Кәүсәр” дини оешмасы җитәкчесе Анар Ра­мазановның мөрәҗәгате гаҗәп­ләндерде.

– "Вести” каналында сөйлән­гән сюжетларның барысы да чеп-чи ялган, – дигән ул. – Мо­ның кадәр әхлаксыз, тәрбиясез булу мөмкинме икәнни? Каналда профессиональ булмаган хезмәткәрләрнең эшләве мине шаккатырды. Анар әфәнде әйтү­енчә, әлеге тапшыру чыгасы көнне иртән телевидение журналисты "Кәүсәр” оешмасына килгән. Бандитлар сезнең оешмада укыдымы, дип берничә тапкыр сорау биргән. "Мин үзем биредә укыган укучыларны яхшы белгәнгә күрә, Наидә Асиялованың да, аның ире Дмитрий Соколовның да бездә укымаганлыгын, аларның биредә бөтенләй күренгәне булмауларын әйттем, – ди Анар әфәнде. – Әмма журналист моны кабул итәргә теләмәде. Безгә әңгә­мәне тәмамларга туры килде. Шуннан соң алар ишегалдын тө­шереп йөрделәр, аннан уз­ган-барган, биредә яшәгән ке­шеләрдән сораштылар. Шул көнне эфирда террорчылар­ның бездә укыганлыгы хакында сөй­ләнде. Аңлыйм, Волгоградта булган вакыйгалар күпләрне хәсрәткә салды. Әмма каналның рейтингын күтәрү өчен ялган мәгълүмат туплап, булмаган сюжетлар уйлап чыгару бөтенләй башка сыя торган хәл түгел”.

Бу очракта нишләргә?

Канун бозган телевидение төркемен җавапка тартыргамы? "Кәүсәр” оешмасы җитәк­чесе фикеренчә, Россия законы буенча бу очракта ике җинаять кылынганлыгы раслана икән. Әмма бу фикерне ничек җит­керергә, аларның сүзләрен колакка элүче булырмы? Без соңгы вакытта мондый хәлләр белән еш очрашып торабыз. Әмма мөселманнар үз пози­цияләрен, хаксызга рәнҗетү­ләрен ничек исбатлый ала?

– Бу мәсьәләне дәүләт күләмендә күтәрергә тиешләр, – ди "Казан нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм Зиннуров. – Россия Президенты Владимир Путин: "Андый очраклар булганда, ягъни телевидение каналыннан сюжетлар күрсәт­кәндә, милләтен, динен атамас­ка кирәк”, – дип тә чыгыш ясаган иде. Хәтта әлеге уңайдан закон да кабул иттеләр. Бу дөрес тә, чөнки мондый очракта массакүләм мәгълүмат чаралары милләтара дошманлык хисе тудырмасын өчен сак карарга, сюжетларны нигезле фикер­ләргә таянып эшләргә тиеш. Дөрес, ниндидер ыгы-зыгы куптарып йөреп булмый. Әмма бу уңайдан мөселманнарның тавышы ишетелсен иде. Аларга бердәм булырга кирәк. Күп очракта акыллырак эш итәргә кирәк. Кояшка бөтен кеше тө­кереп кенә аңа бернинди дә зыян килми. Пәйгамбәрне күпме Европа илләрендә мыскыл итәр­гә, динебезне мәсхәрә­ләргә, тап төшерергә тырыштылар. Әмма аңа карап кына безне кимсетә алмадылар. Ә безгә алга таба эшне дәвам итәргә кирәк. Тагын бер нәрсәне әйтеп китәсе килә, кайбер очракта аклану шөбһә дә тудырырга мөмкин.

Россиянең төп каналында бу ялган тапшырудан кем ота? Те­левидениедәгеләрме, әллә Рос­сия­дә яшәүче халыкмы? Кыскасы, берсе дә түгел. Без һаман да шуны аңлап җиткерә алмыйбыз. Әлеге вакыйга бе­лән без мил­ләтара бәрелешләр генә китереп чыгарабыз. Кү­рәсең, телевидениене бу кызыксындырмый, аңа үз рейтингы мө­һим.

Алсу ХӘСӘНОВА,
Ватаным Татарстан

Чыганак: "Матбугат.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе