Узып баручы машинаның тизлеген видеокамера ярдәмендә теркәп баручы җайланмалар Татарстанда инде биш ел кулланыла. Ләкин бу вакыт эчендә юл фаҗигаларында үлүчеләр кимемәгән, ә киресенчә арткан гына. Машина йөртүчеләр үзләре киртәне урап узу юлын таптылар: 60 процент автомобильдә бүген антирадар тора. Шуңа күрә ЮХИДИ тизлекне арттыручылар белән көрәшүнең яңа юлларын эзли.
Бүген баш инспектор Рифкать Миңнеханов антирадарлар "күрмәгән” яңа видеотеркәгеч тәкъдим итте. Җайланма "Автодория” дип атала. Ул ГЛОНАСС иярчечен кабул итүче, 3G, 4G, Wi-Fi модем белән җиһазландырылган HD фотокамера.
Регистраторны җитештерүчеләрнең берсе Антон Куховаренков сүзләренчә, аның төп үзенчәлеге – бер ноктаны гына түгел, ә 10 километр ераклыктагы араны контрольдә тоту. "Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен регистратор янында гына түгел, ә бөтен юл дәвамында үтәргә мәҗбүр булачак”, - ди ул.
Регистратор түбәндәге схема буенча эшли. Билгеле бер юл арасына ике "Автодория” камералары урнаштырыла. Машинаның тизлеге ГЛОНАСС иярчене ярдәмендә аерым бер араны үтү өчен узган вакыт буенча исәпләнә. Тизлек арткан икән, машина турында мәгълүмат һәм аның фотосы ЮХИДИ электрон үзәгенә юллана.
Әлегә Татарстанда "Автодория"ләр сигез җирдә урнашкан. Алар Казандагы Миллениум күперендә, Залесный бистәсе белән Лаеш районы юлларында һәм М-7 трассасында. Киләчәктә регистраторны киң кулланылышка кертү күздә тотыла.
Авыр сораулар бирмәгез
Кызганыч, тизлекне арттыручы һәм аварияләр оештыручылар арасында гади машина йөртүчеләр генә түгел, ә юлларда тәртипне сакларга тиеш булган затлар да бар. Кичә Казанның Лобачевский һәм Карл Маркс урамнары чатында полиция машинасы бер хатын-кызны бәрдергән. Җирле матбугат язганча, зыян күрүче "мине яшел утка узып барганда бәрдерделәр!” дип кычкырган. Соңыннан аны "Газель” машинасына утыртып билгесез якка алып киткәннәр. Эчке эшләр министрлыгы авариянең булуын раслады, ләкин аның детальләрен ачыкламый. Идарә тикшерү эшләре бара дип белдерә. Хокук саклаучылар исә прокуратурадан әлеге вакыйганы тикшерүне таләп итә. ЮХИДИдагы бүгенге брифингта бу хакта берни әйтелмәде. Баш инспектор Миңнеханов утырыш башында журналистларга яңа видеорегистратордан тыш темаларга сорау бирмәгез, дип кисәтеп куйды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык