Нәрсә ул “хәләл”?

23 март көнне ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләүче «Алтын урта» клубы «Хәләл» комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Садыйков белән очрашу үткәрде. Татарстанда

БӘЙЛЕ
2011 Мар 28

23 март көнне ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләүче «Алтын урта» клубы «Хәләл» комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Садыйков белән очрашу үткәрде.

Татарстанда хәләл индустрия ни дәрәҗәдә үсеш алган? Ил, республика күләмендә җитештерелә торган хәләл товарлар кирәкле ихтыяҗны җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерә аламы? Татарстанда хәләл яшәү рәвеше алып бару, хәләл продукция сатып алу өчен кибетләр җитәрлекме?

Әлеге һәм башка сорауларга кичә дәвамында җаваплар эзләнде. Динар хәзрәт «Хәләл» комитетының ничек оешуы, аның хәзерге көндә ни рәвешле эш алып баруы турында сөйләде.

Дөрестән дә, хәләл индустрия үсеше өчен җитәрлек шартлар барлыкка килде, кызыксыну арты. «Хәләл» комитеты күзәтчелегендә бүгенге көндә 50 дән артык оешма эшләп ята.

Динар Садыйков исә, үз чиратында, соңгы елларда комитетка мөрәҗәгать итүчеләрнең нык кына артуына басым ясап узды. Комитет эшли башлаган елларда, хәләл продукция җитештерегез, «аудитория»гезне киңәйтегез инде дип йөрергә туры килгән булса, хәзер җитештерүчеләрне теркәү, аларга лицензия-сертификат бирү өчен билгеле бер күләмдә чират та барлыкка килгән. Шунысы куанычлы: комитетка керү өчен вак предприятиеләр генә түгел, ә эре холдинглар да мөрәҗәгать итә башлаган. Кибет киштәләрендәге хәләл продукцияне бары тик мөселманнар гына ала дип уйлау нык ялгыш булыр иде. Узган елгы исәпләүләр буенча, хәләлне кулланучыларның 80 проценты башка дин, милләт кешеләре булган. Бу урында, беренче чиратта, хәләл дигәч, аның башка кешеләр аңында чиста, саф, сыйфаты яхшы, сәламәтлеккә файдалы булуы күзаллана. Әмма сату-алу нокталарын хәләл ашамлыклар белән тәэмин итүдә проблемалар да юк түгел. Бу, башлыча, товарларның бәясендә чагылыш таба. Дөрес, соңгы елларда хәләл әйбер бәяләрендә дә аерма әллә ни сизелми башлады. Ит базар-ярминкәләрдә очсызрак булганлыктан, шәһәр халкының зур күпчелеге аны шуннан алырга мәҗбүр. Ә базарның «хәләл»легенә ни дәрәҗәдә ышанып бетеп була соң? Дөрес, аны сатучысы хәләл дип сата, әмма ул итнең каян килгәнен, малны кем-ничек суйганын сорый башласаң, ул: «Белмим», — дип җавап бирә яисә күзгә карап ялганлау юлына баса. Шуңа күрә дә базарларда «ялган» хәләл продукция сатылуга карата күзәтчелекне көчәйтү таләп ителә.

Кичәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап таба алды. Казанда фәтва үзәге булдыру ихтыяҗы барлыгы хакында да әйтелде. «Хәләл» һәм «хәрам» арасында йөргән, төрле фәтваларда төрлечә аңлатма бирелгән мәсьәләләр дә аңлатылды.

«Алтын урта» клубы белән әлеге кичә аша яңа гына танышучылар булу хәләл индустрия темасы белән кызыксынучыларның күплегенә бер дәлил булып аңлашылды.

 

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе