Линар Якупов Татарстанга

Татарстанда, гомумән Россиядә, исламдагы эшкуарлык хакында сүз ишетсәк, без Линар Якуповны күз алдыбызга китерәбез. Ул — Россиядә ислам бизнесын алып килүче һәм

БӘЙЛЕ
2011 Мар 25

83,3 KbТатарстанда, гомумән Россиядә, исламдагы эшкуарлык хакында сүз ишетсәк, без Линар Якуповны күз алдыбызга китерәбез. Ул — Россиядә ислам бизнесын алып килүче һәм аны җәелдереп җибәрүче буларак таныла. «Авырлыкны бары тик хәрәкәт итүче генә җиңеп чыга»,- дип әйтергә ярата Линар Габделнур улы. Әле моннан бер 5-6 ел элек кенә җөмһүриятебездә, ислам финанслары һәм сукук хакында авыз ачып бер сүз чыгарсаң, сиңа бик сәер итеп карыйлар иде.

Аңа кадәр өч ел Малайзиядә эшләп кайтып, бу юнәлештә башкалар тәҗрибәсен якыннан өйрәнгән Линар әфәнде Татарстанда зур һәм кирәкле эш җәелдереп җибәрә. Дөресен генә әйткәндә, ислам инвестицияләрен Татарстанга алып килү бик кыйммәткә төшә аңа. Аның барлык нечкә якларын якыннары, дуслары һәм бергәләп эшләүче хезмәткәрләре бик яхшы белә. «Тырышкан табар-ташка кадак кагар», дип әйтә халык, бу чыннан да шулай булып чыкты.

Моңа дәлил булып, кичә Казанның «Мираж» кунакханәсендә узган «Сукук — төбәк инфраструктураны үстерүнең яңа коралы» дип аталган халыкара конференциясе тора. Бу чара Россиядә ислам финанслары өлкәсендә ел саен уза торган икътисади саммит (KAZANSUMMIT 2011) алдыннан үткәрелде.

Жыен күркәм гадәт буенча Коръән уку белән башланып китте. Жыелыш өч бүлектән торды: беренчедән, «заманча дөньяда сукук», аннары — «сукук тәҗрибәсе» һәм «халыкара тәҗрибә», «Россиядә сукук» дигән темаларга кагылышлы чыгышлар ясалды.

Конференциядә Малайзия ислам икътисады белгечләре, Татарстан банк һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүче остазлар, хөкүмәт әгъзалары, Россия һәм чит илләрнең кредит оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан сукук кәгазьләрен чыгару ягыннан иң кулай төбәк булып тора, дип исәпли җыенда катнашучы остазлар. Шуңа да, җыенның төп максаты булып Татарстан һәм Россия икътисадына ислам инвестицияләрен китерү, аларны куллану мөмкинлекләрен ачыклау, хәзерге заман шартларында кулланыш табу механизмнарын эзләү күз алдында тотылды.

Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Линар Якупов сүзләренчә, республикада быел 100-200 йөз миллион долларлык сукук чыгару күздә тотыла. Әгәр дә сукукка ихтыяҗ була икән, бу санны тагын да арттырырга мөмкин булыр, дип уйланыла.

59,76 Kb Сукукны чит илләрдә бик яхшы беләләр икән, ә менә безнең төбәк өчен аның нечкәлекләре бары тик ачыла гына бара. Беренчедән, сукукны истә тотып әйтүем, берәр милек булырга тиеш һәм шушы сукук нәкъ менә шул милеккә нигезләнеп чыгарылырга тиеш тә инде.

Сукук, беренчедән, зур булган финанс проектлары өчен әһәмиятле икән һәм төрле инфраструктура проектлары өчен киң кулланыла. Аны күп чыгару файдалырак, шуңа да бу эш белән икътисади яктан көчле корпорацияләр, хөкүмәтләр шөгыльләнә. Бу кәгазъләрне физик затлар сатып ала алмый. Сатып алучы булып банк, инвестиция фондлары тора, дип ассызыклады Линар әфәнде.

Исегезгә төшереп үтәбез, узган елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы өчен суверен сукуклар (ислам кануннары буенча эш йөртүче кыйммәтле кәгазьләр) чыгару ниятләре турындага беркетмәгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИФК «Линова» генераль директоры, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Линар Якупов, «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Дато Хаҗи Дусуки Әхмәд, «Kuwait Finance house — Malaysia» компанияләр төркеме директоры Җәмилә Җамаледдин кул куйган иде.

Рузилә ГӘРӘЕВА

Фотолар - "Бизнес Онлайн".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе