13 март көнне Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы булды. Шушы очрашуда мөфти вазыйфасына 3 кандидат сайланды. Әлбәттә, моңа каршы чыгучы һәм дә риза булучылар да булды. Күпчелек имам-мөхтәсибләр ризалыкны белдерде. Бу зур эштә хата эшләмәс өчен җәмәгать белән барырга кирәк, җәмәгать белән баручының юлы дөрес булыр, диелә (кайда әйтелгән?).
Кайбер имамнар Татарстанда мөселманнар арасында бүленү бара дип тавыш куптара. Мин бу фикер белән килешмим. Чөнки җыелышта без имам-мөхтәсибләрнең бердәм булуына шахид булдык. Канәгатьсезлекне бары тик бер-ике кеше белдерде, алар да тиздән безгә кушылыр, дип ышанам.
Бүгенге көндә безгә алдынгы, абруйлы, мөселманнарны җитәкли ала торган мөфти кирәк. Беренче этап- үсеш этабы мәчетләр төзү иде. Аллага шөкер, безнең Арча районында 73 мәчет эшләп килә. Хәзер инде шушы Аллаһ йортларында булган гамәлгә, ягъни имамнарның алып барган эшләренең сыйфатларына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Башкача әйткәндә, икенче этапка күчү зарур. Ул — халык белән күбрәк эшләү, аларның рухи мәнфәгатьләрен үтәүдән гыйбарәт.
Кызганыч, бүген имамнарның дәрәҗәләре бик кимеде. Элек мулла дигән кеше авылда иң олпат шәхес иде. Аңа халык бөтен рухи һәм көнкүрешкә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте, хәзрәт кеше аларга ярдәм күрсәтә иде. А хәзер нәрсә? Мулла мәҗлесләргә йөрүчегә генә әверелде. Һәм бу бик аяныч хәл. Ул гына да түгел, үзара бер -беребездә гаеп эзләп, сүгеп, пычракка батырып йөрүчеләр пәйда булды. Бу әхлаксызлык нәрсәгә китерер? Халык алдында оят. Чөнки талашу башланса, бу шау-шу ике кеше арасында булды дип әйтмәсләр — мөселманнар талаша, диячәкләр. Шуннан соң моны күреп ничек кеше исламга килсен.
Аллаһы Тәгалә кешене хайваннан акыл белән аерды. Димәк, кеше булып калыйк, хайван дәрәжәсенә төшмик! Бу дөньядагы бөтен әйбер Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы, шуңа күрә бүгенге көндә булган хәлләргә без канәгать булырга тиеш. Житәкчеләребезне Аллаһы Тәгалә сайлап куя, барысы да аның хөкемендә, безнең тәкъдиребездә билгеләнгән. Шуңа күрә без аларга карата итагать итергә, Диния нәзарәтенә буйсынып, житәкчеләребездән канәгать булуыбызны белдерергә тиешлебез. Ул безнең бөтен мөселманнар кабул иткән Низамнамәдә дә әйтелгән.
Сез әйтерсез, һәр кешенең үз фикере бар, дип. Әмма безгә аерым-аерым түгел, ә бергә уйлашып, күпчелек белән, җәмәгать белән карар кабул итергә кирәк. Ә җәмәгатьтән аерылган кешенең «мин фәлән уйлыйм, мин шулай фикерлим», дип әйткән сүзләре хаталы. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә иман китердек, барыбыз да мөселманнар. Андый шәхесләргә: "Онытмагыз, бу дөнья уза да китә, Кыямәт көнендә безгә әле җавап бирәсе бар",-дип әйтәсе килә.
Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт ГЫЙЛАҖЕВ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык