Энҗе бөртегедәй тарихи ядкарьләр

Халкыбыз данлы вә шанлы юл узган. Күпме авырлыклар кичереп тә, ул үзенең йөзен, динен һәм милләтен югалтмаган. Ә бетүдән аны ислам дине һәм узган гасырларда Казанда

БӘЙЛЕ
2011 Мар 23
2714,45 Kb

2820,79 Kb Халкыбыз данлы вә шанлы юл узган. Күпме авырлыклар кичереп тә, ул үзенең йөзен, динен һәм милләтен югалтмаган. Ә бетүдән аны ислам дине һәм узган гасырларда Казанда нәшер ителгән изге Коръән басмаларын, башка ислами китапларны уку, шәригать кушканча гыйбадәт кылу саклап калган.

Шөкер, соңгы вакытларда җөмһүриятебездә энҗе бөртекләредәй тарихи ядкарьләрне-инкыйлабка кадәр Казанда басылып чыккан изге китапларны җыю һәм саклау эше башланып китте. Бу гамәлне башкаруда мәчет әһелләренең дә үз өлешләрен кертүләре куанычлы хәл, әлбәттә.

Узган атна ахырында «Сөләйман» мәчетендә калын пыяладан ясалган шкаф булдырылып, аңа берничә иске китап (бу урында «иске» сүзе бәлки килешеп тә бетмидер) урнаштырылды. Алар арасында 1882 елда Казанда дөнья күргән Коръәни-Кәрим күңелне аеруча үзенә җәлеп итә. Халык телендә Коръәннең Казан басмасы дип аталган бу изге китапның нәшер ителүенә 129 ел вакыт узып китсә дә, ул әле дә әллә-ни таушалмаган, битләре дә ертылмаган. Күрәсең, мөселманнар аны бик кадерләп кенә саклап йөрткәннәрдер. Мәчетнең имам- хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның әйтүенчә, Коръәннең бик дефицит чаклары да бар иде, шуңа күрә кача-поса аны бихисап күп кеше укыды.

«Татарларның изге китапларга карашы һәрчак уңай булды. Шулай булмаганда, алар безнең көннәргә хәтле әйбәт хәлдә килеп җитә алмаслар иде. Россиядә татарлар гыйлем ягыннан- беренче урында, ә мөселман халыклары арасында алдынгы сафларда иделәр. Мәчеткә килгән кешегә менә шушы хакыйкатьне исенә төшерү өчен дә ясарга булдык без бу тарихи китаплар почмагын»,-диде Илдар хәзрәт.

Әлеге шкафта, Коръәннән тыш, XX гасыр башында Казанда нәшер ителгән Әхмәтһади Максудиның (1868-1941) «Гыйбадәте Исламия» дигән әсбабы, XIX гасыр урталарында дөнья күргән Ногмани тәфсире, 1864-1911 елларда илаһият буенча татар телендә басылган китаплар, XX гасыр башында язылган кулъязмалар урын алган. Әле тагын 1915-1916 елларда Казанда басылып чыккан «Мәбъдуль Коръән» дигән мәҗмугалар (ул 3 кисәктән тора) һәм башка китаплар үз чиратын көтеп ята. Берничә киштәле пыяла шкаф әзер булу белән алар шунда урнаштырылачак. Илдар хәзрәтнең әйтүенчә, урын табылу белән татарларның гарәп имлясында басылган фәнни хезмәтләре дә киштәләргә куелачак икән.

Дәһрилек чорларында татарларны башка кайбер кавемнәр белән бутап, мәктәпләрдә: «Алар артта калган халык, укый-яза белмиләр»,- дип боһтан (ялган) сүзләр сөйләделәр.

«Гарәп имлясында язганлыктан, дөрестән дә, безнең халык кириллицаны белмәде. Чынлыкта, татарлар укый да, яза да белделәр. Безнең меңәр елларга сузылган бай мирасыбыз бар. Максатыбыз менә шул байлыкны халкыбызга күрсәтүдән гыйбарәт. Әле бу эш бездә башланып кына килә. Иншә Аллаһ, аны балаларыбыз дәвам итәр»,-ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Тагын шуны әйтеп узу мәслихәт: бу бәһаләп бетергесез китапларны Яшел Үзән районына караган Үрнәк бистәсе имам-хатибы Ризван хәзрәт Мөхәммәтшин "Сөләйман" мәчете әһеле Равил Мөхәммәтҗановка биргән. Ә ул исә әлеге ядкарьләрне гыйбадәтханә хезмәткәрләренә тапшырган. Аллаһының рәхмәтләре яусын барчасына! 

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе