(Бер танышым авызыннан)
Моннан ике дистә еллар элек булды бу хәл. Үзбәкстанның бер каласындагы университетта укып йөргән чакларым иде. Андагы ректоратның фәрманы нигезендә, студентлар университетның ишеге төбендә кизү тордылар.
Беркөнне миңа да уку йортын саклау чираты җитте. Беренче карашка, аның эше дә әллә-ни күп түгел: университетка чит-ят кешеләр кермәсен, тәртипсезлек булмасын. Ә иң мөһим гамәлебез, башта кул куйдырып, аннары бүлмә ачкычларын укытучыларга тапшырудан гыйбарәт. Дөрес, яныбызда вахтер да бар безнең. Тик ул көнне, гөнаһ шомлыгына каршымы, вахтер каядыр үз эше белән киткән иде.
Шулчак иртәнге якта ике ир мөгаллимнең университеттан чыгып барганлыгы күзгә ташланды. Аларның берсе минем янга кире килде дә: «Без Шамил Кәримовның җеназасына киттек. Андый-мондый сораучылар булса, шулай диярсез»,-диде һәм теге иптәше белән ишектән чыгып та китте.
Дөресен әйтим, шактый дулкынлану хисләре кичердем бу мизгелләрдә. Нәрсә булды икән Шамил Кәримовка? Университетта аны танымаган кеше булмагандыр, мөгаен. Үз фәнен яхшы белүче, шул ук вакытта бик таләпчән дә мөгаллим диләр иде аның хакында. Шактый гына студентның аңа имтиханнарын тапшыра алмыйча иза чигүләре турында да ишетелде.
«Йөрәге тоткандыр. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең»,-дип уйлап куйдым һәм аның рухына багышлап дога кылдым. Ә теге ике укытучыны сораучыларның һәммәсенә: «Алар Шамил Кәримовның җеназасына киттеләр»,-дидем.
Университет үзе бер зур гына авыл сыман. Ул чакларда әле кесә телефоннары да юк иде. Шулай да Шамил әфәнденең үлеме турындагы хәбәр тиз арада барча халык арасында таралып өлгергән булып чыкты.
Иң кызыгы бераз соңрак башланды. Менә ишектә уртача буйлы, чандыр гәүдәле бер таныш йөз пәйда булды. Һичшиксез, ул зат лингвистика укытучысы Шамил Кәримовның үзе иде?! Аны күргән һәркемнең күзе маңгайга менгәндәй тоелды. Менә ул, гадәттәгечә, бүлмә ачкычын алырга, дип минем янга килде. Ашыкмыйча гына журналга үзенең имзасын сырлады. Ә мин исә аның бүлмәсе ачкычын тоткан килеш бер урында катып калдым. Ничек була инде бу?! Бүген укытучылар аның җеназасына киттеләр, ләбаса! Ә ул менә тере килеш каршымда басып тора. Бәлки бу аның өрәге генәдер. Ачкычны бирергәме аңа, юкмы? Нәрсә уйларга да белмичә аптырап калдым. Шунда мин авыз эченнән генә: «Сез исәнмени?»-дип сорау биргәнемне хәтерлим.
Ул үз бүлмәсенең ачкычын минем куллардан тартып диярлек алды да, кызу адымнар белән атлап китте. Аның артыннан күзәтеп калдым: башкалар да Шамил Кәрим улын тере килеш күргәч, чиксез гаҗәпләнү хисләре кичерәләр иде булса кирәк. Чөнки алар барган юлларыннан туктап калалар, Шамил Кәримовка юл бирәләр, үзара нидер пышылдашалар иде. Ул көнне кешеләрнең сораулы карашлары миңа төбәлгән иде. Аларга теге укытучыларның әйткән сүзләрен кабатлый-кабатлый алҗып беттем.
Соңрак шул ачыкланды: бу көн 1 апрельгә туры килгәнлектән, «җеназа»га киткән мөгаллимнәр шаярганнар икән. Тик мескен Шамил Кәримовның гына хәле бер дә кызыгырлык түгел иде. Ул тагын да кечерәеп, бөрешеп калгандай тоелды. Кешеләр белән ачылып сөйләшмәс булды. Бигрәк тә теге 2 укытучыга ачулы йөрде, холкы бөтенләй кырысланды. Аңа зачетларын, имтиханнарын тапшыра алмаган студентлар «Тере мәет» дигән тәхәллүс (кушамат) тактылар. Бу кушамат Шамил әфәндегә гомер бакый тагылып калды. Ул чынлап та озак яшәмәде, юл һәлакәтенә тарып, гүр иясенә әйләнде.
Бу кызык та, кызганыч та булган вакыйгадан мин шундый нәтиҗә ясадым: ярамый ул кешенең иң кадерле саналган гомере белән шаярырга! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә: «Мин дә шаярып сөйләшкәлим, әмма хаклыктан башканы әйтмим»,-дип безләрне тикмәгә генә искәртмәгәндер дигән фикергә килдем.
Танышымның сөйләгәннәрен Хатыйп ГӘРӘЙ язып алды