Мөселман иҗтимагый хәрәкәте

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим Мөселман иҗтимагый хәрәкәте Сәхнәдәге трибуна артын­да — чандыр, ыспай, сүзен тигез генә агымдай бәян итүче бер егет. Зал тулы

БӘЙЛЕ
2011 Мар 17

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөселман иҗтимагый хәрәкәте

Сәхнәдәге трибуна артын­да — чандыр, ыспай, сүзен тигез генә агымдай бәян итүче бер егет. Зал тулы булмаса да, күп кенә егетләр, кызлар җы­елган иде. Әлеге егет төрле ре­дакцияләрдән журналистларны да чакырган иде. Мин эшли тор­ган «Азат хатын» журналы баш мөхәрриренә язылган чакыру ха­ты да бар иде. Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова мине бүлмә­сенә дәште һәм кулдан бик матур итеп язылган чакыруны укытты һәм барырга тиешлегемне аң­латты. Шулай итеп, мин алдагы көннәрендә бик олы эшләр баш­карачак «Иман» кешеләр белән очраштым. Трибунада — Вәлиул­ла Ягъкуб иде. Шулай итеп Ис­лам мәдәнияте «Иман» мәркәзе оешуның беренче җыелышында булу бәхетенә ирештем. 1990 ел­ның 29 ноябре иде. Шулай итеп 90 нчы еллар башында Мәркәз җаныбызны терелтә башлады. Динебезнең асылына төшенү мө­һимлеген аңлауга юнәлдек. Ал­ай гына да түгел без Раббебыз кушканын тулысынча аңлау һәм үтәү өчен ризыкның хәләллеген, киемнең дә тиешле зарурлыгын аңлау мәсьәләсе күз алдына ки­леп басты. Без бездән элегрәк яшәгән әби-апаларыбыз

янына бардык, безгә күлмәкләр тегүдә булышуларын үтендек. Хатын-кыз өчен куелган таләпне үтәргә мәҗбүри булган нәрсә­ләргә төшенә башлады.

Их, шул көннәр дә килсә иде, дип ныклап уйлана башладык. Әкренләп «Иман» нәшрияте оеш­ты һәм далада суга сусаган юлчы -мосаффирга шикелле кешеләргә тәүге-шифа китапларын басты­рып, тарата башлады. Минем те­лемә ыргак дигән сүз килә Бат­каклык җәймәсеннән халыклар­ны күтәрде ул. Иманны ныгыту көннәре оештырыла башлады. Аның иң башлангычы Апанай мәчетендә узды. Безгә кочак-ко-чак дигәндәй китаплар бирде­ләр. Иман көннәренә күрше өл­кә — шәһәрләрдәге Җөмһүрият­ләрдән дә килеп, букча тутырып ислам әсбаплары алып киттеләр. Ерак, якыннардан килеп «күзе­безне ачтыгыз», дип рәхмәт бел­дерүчеләр дә аз булмады. Шулай итеп, җан-калебләребезне чис-тарта-пакълый башладык «Им­ан» мәркәзенең эшли башлавын­нан алып бүгенгәчә биш йөзгә якын китап дөнья күргән. Шуның утызга якыны «Иман» нәшрияты директоры Вәлиулла Ягъкуб та­рафыннан язылган. Алай дигән­нән, ул үз тырышлыгы белән та-

рих фәннәре кандидаты булды. «Иман» нәшриятында китаплар чыгарылу белән беррәттән, ике дистәдән артык гәзит-журналлар да басыла. Ул Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләренә дә та­рала ...

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачы­луны аның җитәкчелесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлеген-нән аерып карап булмый. Аннан «Крис»ны күып чуып чыгару, РЯлыка да ятучылар арасында үзем дә бар идем«.

Аллага шөкер, без мөселман хатын-кызлар берлеге оештыруы­быз да »Иман« мәркәзе белән бәй­лекле. Шөкер, безнең 1995 елның декабрендә »Апанай« мәчетендә беренче оештыру җыелышыбыз булган иде. Беренче беркетмәне тарих фәннәре кандидаты, тарих­чы галимә Тәэминә Биктимерова язды. Су өстендә ай нуры кебек сезнең эш-гамәлләрегез, дип әйт­үчеләр күбәйде, Аллага шөкер. Безнең бу эшләребез »Иман« мәр­кәзеннән аерылгысыз. »Мөхәммә­дия« мәдрәсәсендә үзем дә укыдым әлеге уку йортында Себердән, Украина Белоруссия килеп уку­чылар да байтак. »Мөхәммәдия« мәдрәсәсендә укый башлагач,« Раббебыз күңелгә бер уй сал-А» ды. »Мөслимә« гәзите чыгарухакында хәзрәт белән киңәштем. Бер ай ул да, үзем дә уйланып, план корып йөрдек. 1997 ел иде. Аллага шөкер »Мөслимә« безнең шушы көннәрдә 155 саны дөнья күрәчәк. Бу тарих-җәмәгать. »Им­ан« мәркәзенең газиз вә мәртәбә­ле мөселман кызы. — Мөслимәсе.

Без бу елларда яулык мәсьәлә­сен 7-8 мәхкәмәдә булып, уңай хәл иттек. Аерым кәгазьдә! Безгә Татарстанның дәрәҗәсен саклап калу мөһим иде. Безнең гамәлләр белән дөнья җәмәгатьчелеге кы­зыксынды. .. Әле дә Лондон, Аме­рика, Голландия тикшеренүче галимнәре безнең белән хәбәрлә­шеп, килеп торалар. Без — Ислам­ның кадерен күтәрәбез.

Мөселман хатын-кызлары Бер­леге төзедек. Аллага шөкер, без бик күп мәсьәләләрдә җитәкче­ләребезгә дә булыштык. Беренче Президентыбызга бик күп хат­лар юлладык. Укытучыларга ти­ешле күлмәк, уен автоматлары­на, казиноларга төнге клубларга каршы, солдатларны Югослави­ягә җибәрмәү, РИУны саклап калу, (Кол Шәриф мәчете ниге­зен казыганда табылган сөякләр­не юып, Татар зиратына җирлә­дек). Реклама элмәләрен 70не ал­дырдык.

Мөстәкыйльлеккә омтылуы­бызга 10 ел тулу уңаеннан, »Мөс­тәкыйльлек омтылышында дини яңарыш адымнары« дигән җые­лыш үткәрдек. Өч мәртәбә Мәр-җани оныклары, тураннары белән очрашу. Абыстайлар җыенын, мөнәҗәтчеләр җыенын да уздур-дык.

»Раки« сыраханәсен алдыру, СПИДка, наркоманиягә каршы белдерүләр — таләпләр, Әҗем мә­чете, ислам дине кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәчет­ләрне торгызу »Мөхәммәдия« мәдрәсәсен кайтаруга кат-

наштык. Гыйрак сугышына кар­шы — Д. Бушка хат яздык. Чечен-станда сугышны туктату таләбе белән дә чыктык. Бөтен дини бәй­рәмнәребезне үткәреп киләбез.

1917 елның апрелендә булган мөселман хатын-кызлары Корыл­тае узуның 90 еллыгы безнең »Мөслимә« оешмасы башлангы­чы белән үткәрелде, әлбәттә ел ярым вакыт Сарыф итәргә туры килде, Аллага шөкер, форумны »Ак калфак« белән бергә үткәр­дек. Тагын 7 елдан 100 еллыгын да билгеләрбез, ИншаАллаһ.

...Җәмәгать, иң мөһим чара-ларыбызның берсе — әдәп-әхлак-лы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча »Сөембикә сеңелләре һәм энеләре« дигән бәйге-ярыш-конкурс үткәрү тора. Киләсе ел­ның 2 апрелендә Мәрҗани мәче­тендә 14нчесе узачак, Аллаһы боерса! 4-18 яшьлек малайлар, кызлар катнаша, ул хәзер Русия күләмендә уза. Шатлык түгелме бу, дусларым? Анда — сорауларда (ул »Мөслимә« гәзитендә басы­ла) халкыбызның тарихы, йола­лары, мәгърифәтче галимнәребез, атаклы шәхесләребез хакында да сораулар бар: Кем ул Кол Шәриф, Сөембикә, Ш. Мәрҗа­ни, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Җаруллаһ, Әхмәтһади Максуди, Каюм Насыйри, Мөхлисә Буби. Укучылар өйрәнәләр, әзерләнә­ләр РИУдан килгән Коръән ха-физларга-жюрига менә дигән итеп җавап бирәләр. Монда Фән белән Рухият бердәмлеге хөкем сөрә.

Безнең әле Кабан күле буенда »Шәкертләр мәйданы«быз бар. Алдагы һәм биредә үтә торган мөселманнар җыенында 2 гим­назия һәм башка мәктәп укучы­лары да катнаша. Шулай ук, әлеге җыенныда 13 мәртәбә үткәрдек, Аллага шөкер 14нчесенә әзерлек бара. Яулык (газета »Мөслимә« 1997 тиздән 155 саныбыз чыга­чак. Оешмабыз оешуга да 15 ел тула!

Әмма, җәмәгать »тешебез үт­ми« торган мәсьәләләр дә бар. К. Насыйри урамындагы Мәрҗани йортын карап торып черетәбез, саклый алмыйбыз, »Госмания« мөселман мәктәбенең дә үзе би­насы юк. 1997 елда ук »Сөемби­кә« мәчете төзүне күтәргән идек. Хәзер ул җирнең дә сатылуы мәгълүм булды. Без »Сотворение мира«. »Шайтан туен« Кол Шәриф мәчете яныннан шәһәр читенә күчерүне сорап 3 ел »ялбарабыз« Хәзер Макаревич, Президент үзе булышачак, дип тора салып йө ри. Мин Ураза ае буена шәһәр башлыкларының зиһеннәрен ач­сана дип, Раббебезгә ялбарып дога кылдым.

Хәзер без Зыялылар белән оч рашулар циклын ачып җибәр дек. Тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова һәм Туфан Миң нуллин белән очрашулар уздыр дык.

Аллага шөкер безнең эшчән легебез белән чит ил галимнәре дә кызыксына. Лондоннан Ми синский, Нью Йорктан — Алек сандр Вашингтоннан — Лилия Кәримова, Голландиядән Юлия һ.б. Менә әлегә шулар. Безнең »Мөслимә« оешмасы белән »Ак калфак" гасырыбызның кыю ла чынының ике канаты.

Хөрмәте дусларым, милләте безнең киләчәге булган яшьләре­без, тормышыбызда игелек, бер беребезгә карата изгелекләр кы­лып, яшәргә тырышыйк! Ихлас лыгыбыз белән кылынган гамәл­ләребез безне ике дөньяда да бәхетле итәр, ИншәАллаһ.

Әлмира ҺӘДИЯ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе