Хөсетлекме, әллә күпсенүме?

Менә Аллаһының рәхмәте белән мөхтәрәм әтиләребезгә, бабайларыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтергә вакыт җитте кебек. Ни өчендер элек алар

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

Менә Аллаһының рәхмәте белән мөхтәрәм әтиләребезгә, бабайларыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтергә вакыт җитте кебек. Ни өчендер элек алар хакында:

Нигә ташлап киттең?

Безне ятим иттең...шикеллерәк җыр юллары күбрәк язылган булса, хәзер исә сугышта катнашкан ир затларына хәтта дәүләт тә йөз белән борылды.

Соң булса да, уң булсын дигәндәй, аларга РФ Президенты Указы нигезендә аерым йортлар, фатирлар да бирелә башлады. Моның өчен без Аллаһыга һәм дәүләт җитәкчеләренә рәхмәтебезне әйтергә генә тиешлебез иде сыман. Әмма кайбер туганнарның хөсетлеге яисә күпсенүе нәтиҗәсендәме, әлеге торакларның туганлык җепләрен өзүгә кадәр китереп җибәрүгә сәбәпче булулары турында да ишетергә туры килә. Кызганыч, әлбәттә.

Миңа шундый бер очрак турында сөйләделәр. Әти кеше Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайта. Моңа һәммәсе дә шатлана, билгеле. Еллар уза тора һәм ул картая. Казаннан 100 чакрым ераклыктагы бер авылда яшәүче Фәрит агага (исемнәр үзгәртелде) район үзәге читеннән аерым йорт бирергә булалар. Документлар да инде әзерләнеп беткән була. Шунда әти кеше уйга кала. Кемгә бирергә соң ул йортны? Үзенең өе яшәмәслек түгел әле. Дөрес, балалары күп аның. Тик Фәрит абзыйның үзе янында гомер кичергән карчыгыннан һәм бер оныгыннан гайре беркем дә юк. Барлык балалары урнашканнар, һәммәсенең фатиры бар. Димәк, алар бу мәсьәләдә мохтаҗлык кичермиләр. Казанда, Чаллыда һәм Чистайда яшәүче балаларның җәмгысы фатир белән тәэмин ителгән. Фәкать бер кызы гына Татарстаннан читтә яши. Гамилә барлык туганнардан аерым: Воркутада гомер кичерә. Менә шуны-төпчек кызны туган якларга кайтару турында хыяллана ата кеше. Хәләл җефетенә дә әйтә ул үзенең бу карарын. Ул да каршы килми. Ник дигәндә, талканы коры хуҗа кешенең. Ул үз дигәнен барыбер итмичә калмый. Тик Фәрит үз карарын гаилә советына чыгаруны кирәк тапмый. Чөнки фатир аңа-гаилә башлыгына бирелгән, ләбаса!

Бер караганда, барысы да дөрес, һәммәсе дә мантыйкка сыешлы. Әмма икенче улы гына аның белән килешми. Әтисе ул йортны сатып, барлык балаларына тигез итеп бүлеп бирергә тиеш булып тоела аңа. Гомере буена, дөресрәге, пенсиягә чыкканчы бу улы Фәттах район үзәгендәге бер зур оешмада баш инженер булып эшләде. Хәзер аңа авылда төзи башлаган коттеджын төзеп бетерергә акча кирәк. Ахырдан шул ачыкланды: башка балалары да акчадан баш тартмаслар иде...

Әти кеше сүзендә нык торды. Фәрит үз карарын үзгәртә торган затлардан түгел. «Әйттем-бетте» кебек мәсләктән чыгып эш итә ул. Ике сөйләргә яратмый. Сугыш вакытында иптәшләре аны нәкъ әнә шул сыйфаты өчен ихтирам иттеләр. Аннары ул беркайчан да яралы окопташларын яу кырында ташлап китмәде. Һичкайчан үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәмәде. Авырлык килгән адәм затларына кулдан килгәнчә булышырга тырышты. 5 баласына да күркәм тәрбия бирергә омтылды хәләл җефете Нәсимә белән. Балалары мөстәкыйль булдылар, кеше күзенә карап яшәмәделәр. Һәркайсының торырга урыны, ашарга ризыгы бар. Тик нигә алар әтиләренең карары белән килешмиләр? Ни өчен алар кечкенә сеңелләренең өлешенә тигән көмеш белән куана белмиләр? Нигә һаман кара эчләнәләр, аның бәхетеннән көнләшәләр, күпсенәләр? «Димәк, без аларга дөрес тәрбия бирмәгәнбез»,-дип көрсенде һәм хафаланды ата кеше. Анысы хак: Гамилә аларны буш кул белән калдырмаска вәгъдә итә. Тик фатирның дәүләти бәясенә торырлык 900 мең сумны ул каян алсын? Миллионер түгел, ләбаса. Гамилә башта ук ул акчаның өчтән берен генә бирә алачагы турында белдерде.

Ә беркөнне көтелмәгән хәл булды. Район үзәгендә яшәүче икенче улы Фәттах хатыны белән авылга кайткач (аның хатыны да Фәритләр авылыннан), алар әти-әнисенең хәлен белмичә дә кире китеп бардылар. Гарьләнде моңа Фәрит ага. Йөрәгенә кара кан саугандай тоелды. Ничек инде алай?! Ул аны укытты, тәрбияләде, кеше булсын дип теләде. Ит яхшылык-көт яманлык шушы була түгелме! Ләкин берни эшләр әмәл юк. Инде һәммәсе дә хәл ителгән. Гамиләнең кызы Сәвия ул йортка теркәлү дә узып куйган. Фәрит үзен шунда нәрсәнедер дөрес эшләп бетермәгән кебек сизде. Тик нәрсәне? Аның уй-фикере фәкать үзенең 5 баласын бергә җыюдан, берләштерүдән генә гыйбарәт иде. Әмма киресенчә килеп чыкты түгелме?! Бәлки ул йортны аны кем тәрбия кылып, соңгы юлга озата, шуңа була дип васыйть итсәң, дөресрәк булмадымы икән?

Бер мизгелдә мең төрле уйлар йөгереп узды Фәритнең башыннан. Ул хәзер шуны бик ачык хәтеренә сеңдерде: күпме генә бүлсәң дә, бер йорт барыбер бөтен балаларга да җитмәячәк. Димәк, булганыннан канәгать калырга кирәк. Дөрес, барлык балалары да йортны төпчеккә бирүгә ризасызлыкларын белгермәделәр. Ә намазлар укып йөргән берсе: «Аллаһы­ның тәкъдире шулайдыр. Икенче абыйларга беркайчан да акча җитмәде инде»,- дип куйды әтисенең уйларын укыгандай.

Ә Фәрит һич тә үкенми ул Гамиләгә йортны биргәненә. Кем белә, туган якларга яшәргә дип кайткач, бәлки нәкъ шушы кызы багар аларны киләчәктә.

وَقَضَىٰ رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِنْدَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُلْ لَهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُلْ لَهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا

Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!

وَاخْفِضْ لَهُمَا جَنَاحَ الذُّلِّ مِنَ الرَّحْمَةِ وَقُلْ رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا

Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!» (Исра 23-24)

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе