Беркөнне көтмәгәндә «Сөләйман» мәчетенә бер төркем таныш булмаган мөселманнар килеп керде. Питрәч районының Татар Казысы авылыннан Казанга юл алган бу кардәшләребез изге максат белән йөриләр икән: алар үз мәхәлләрендә корбан чалып, аның итен «Сөләйман» мәчетенә алып килгәннәр.
Хәбәрчебезгә бу делегациянең башлыгы, Татар Казысындагы гыйбадәтханәнең мөэзине Габдулла хәзрәт Кәримов белән якыннан танышу насыйп булды. 76 яшьлек Габдулла абыйның сөйләвенә караганда, Корбан гаетенә авылдашлары 1989 елда салынган мәчеткә сыеп та бетмәгәннәр. Югары белемле укытучы Габдулла абыйның күпчелек вакыты мәктәптә үткән. Ул ике дистә ел буена уку-укыту бүлеге мөдире булган, физика-математика дәресләрен укыткан. Аңа үз авылларында партоешма секретаре дә булырга туры килгән. «Коммунист булсам да, беркайчан Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидермәдем, халыкны Аллаһсызлыкка өндәмәдем», — ди Габдулла ага. Ул 90 нчы елларда дин сабагын өйрәнергә керешә. Дини гыйлемен арттырру нияте белән 1995 елда читтән торып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, анда 2 ел гына белем алу насыйп була. 2 тапкыр инфаркт кичерә.
Татар Казысында имам-хатыйп вазифасын башкарган Сөләйман хәзрәт авырып китеп, вафат булгач, мәхәллә халкы Габдулла Биктаһиров дигән кешене авыл мулласы итеп сайлап куя. Ә аның адашына-Габдулла Кәримовка мөэзин вазифасы тапшырыла.
Габдулла абый шуңа сөенә: бүгенге көндә аның хәләл җефете Тәгъзимә дә, балалары һәм оныклары да намаз укый. «Җәмәгатем мин гыйбадәт кыла башлаганчы ук инде намазларын калдырмый иде. Аллага шөкер, оныкларыбыз да хәзер безнең янга намазга басалар инде. Ә мәчеткә безнең белән бергә яшәүче төпчек улыбыз Әнәс белән йөрибез»,-ди Габдулла ага горурлык хисләре кичереп.
1984 елда авылдагы янгын вакытында Габдулла абый Кәримовның бер күзенә зур зыян килә: ул сукырая. Шуңа күрә дә «Сөләйман» мәчетенә ераклардан Коръән укырга өйрәнү нияте белән килүче сукырларның фаҗигасе аңа яхшы таныш. Исән калган бер күзе белән ул безнең «Ислам info» газетасын да алдырып укый булып чыкты.
Кыскасы, без «Сөләйман» мәчете мәхәлләсе халкы исеменнән бу игелекле вә рәхим-шәфкатьле кешеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын дип, хәерле юллар теләп калдык.
Хаҗип ӘХМӘТША