Биектауда бәхәсләр шактый куерды, чөнки...

Балык Бистәсе районындагы Биектау авылының мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш шактый эшлекле шартларда барды, анда яшәүче халык ярыйсы ук активлык күрсәтте. Бу җыенда без

БӘЙЛЕ
2011 Мар 09

Балык Бистәсе районындагы Биектау авылының мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш шактый эшлекле шартларда барды, анда яшәүче халык ярыйсы ук активлык күрсәтте.

Бу җыенда без дә, Казаннан килгән бер төркем журналистлар да катнаштык һәм, дөресен әйтим, халыкның үз язмышына битараф булмавын күреп, канәгатьләнү хисләре кичердем. Ә мәсьәләләр бар икән Биектауда. Алар «Ирек мәйданы» газетасының узган елгы декабрь санында дөнья күргән «...Манараны төшертмибез» дигән язмада да шактый чагылыш тапкан. Бу мәкаләнең асылы шуннан гыйбарәт: 90 нчы елларда Биектауда халык акчасына салынган мәчет соңгы вакытларда үз вазифасын үтәмичә, Авыл советы бинасы итеп үзгәртелгән, бер өлеше китапханә итеп тә файдаланыла башлаган. Дөрес, беренче карашка бина тышкы яктан әллә-ни үзгәрешләр дә кичермәгән. Аңа фәкать дәүләт билгесе булган Татарстан һәм Россия әләмнәрен генә элеп куйганнар. Без Биектауга кайтканда да эленеп тора иде алар. Моны ничек аңларга инде? Дәүләтнең турыдан-туры мәчет һәм мөселманнар эшенә катнашырга керешүе дип түгелдер бит. Дөрес, дәүләт мөселманнар өчен уңай якка күп эшләр башкара бүгенге көндә. Биектауда да бик матур тагын бер мәчет салынган. Аны «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Шамил улы Фәхретдинов төзеткән. «Шамил» дип исем бирелгән бу гыйбадәтханә дөрестән дә матур килеп чыккан. Аның эче дә, тышы да күңелдә хозурлану тойгылары уята. Тик бабайлар гына аны тулысынча үз итеп бетерә алмаганнар. Тел төпләреннән шулай аңлашылды.

Кыскасы шул: алар үзләренең иске мәчетләрен сагынып яши. Ник дигәндә, 90 нчы елларда төзелгән иман йортына һәрберсенең хәләл көче кергән, ләбаса. Яңа мәчеткә кереп утыргач, башлары әйләнеп киткәнме, алар искесенең ачкычын үз куллары белән биргәннәр һәм соңыннан бу гамәлләре өчен шактый үкенгәннәр. Кемнәрдер мәчетнең манарасын төшерергә йөри башлагач, авыл халкы янә зурдан купкан, умарта күчедәй гөҗләргә керешкән. Чынлап та шулай бит, Татарстанда атна саен диярлек мәчетләр ачылып, дин көчәеп барган бер чорда биредә манараны кисмәкче булсыннар инде?! Бернинди кысаларга да сыймый бу лабаса! Хәзер исә Биектау бабайлары алдан салынган мәчетне мәдрәсә итү максаты белән үзләренә кире кайтарып бирүне сорыйлар. Җыелышта авыл имамы Мирзахан хәзрәт Шәрәфиев бу хакта язмача рәвештә халыкка мөрәҗәгать итте (сез аны рәсемдә дә күрәсез). Биектау халкы аны хуплады. Район җитәкчелеге вәкиле Рашат Хәбибуллин исә бу мәсьәләнең чишелеше Сабантуй алдыннан буласына ышандырды. Хәбәрчебезнең: «Ни өчен ул Сабантуйга хәтле кичектерелә? Аны якын арада хәл итеп булмыймыни?» дигән соравына Р. Хәбибуллин: «Сабантуйга кадәр ерак калмады бит инде, нибары 3 ай. Аннары мәчеттәге китапларны да башка урынга күчерәсе була. Аның өчен шулай ук вакыт кирәк»,-дип җавап бирде. Ә бит авыл картлары мәчеттә китапларның булуына каршы килми. Аларның эчтәлеге генә исламга каршы булмасын.

Гомумән, җыелыш бик файдалы һәм эчтәлекле узды диясе килә. Анда Биектау мәсьәләләре генә түгел, Татарстан, Россиядәге проблемалар да чагылыш тапты. Мәсәлән, Р. Хәбибуллинның әйтүенчә, балаларның саны җитмәгәнгә күрә, Нурлатта 14 мәктәп ябылган. «Сез начар якны гына күрмәгез, әйбәтен дә күрегез. Районда соңгы 2 ел эчендә 40 чакрым юл салынды. 134 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Быел тагын 9 чакрым юл салырга җыенабыз. Узган елда «Дельфин» спорт комплексын төзеп, халыкка тапшырдык. Сугыш ветераннарын фатирлы итү өчен дә күп эш башкарылды. Районда андыйларның саны 300дән артып китте. Балалар өчен 27 хоккей мәйданчыгы булдырылды...» -дип тезеп китте Рашат әфәнде. Һичшиксез, болары уңай күренеш. Кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә тартылуын һәм моңа районда яхшы шартлар тудырылуын начар дип әйтергә тел әйләнми. Тик тормышыбызда булган тискәре күренешләрне бер спорт кына җиңә алырмы соң? Адәм баласы рухтан һәм җисемнән тора, лабаса. Аеруча балаларны әдәп-әхлаклы итеп үстерүдә диннең роле бәһаләп бетергесез. Кызганыч, хәзергә моны күпләр аңлап кына бетерми. Аңласалар, Биектаудагы мәчет тирәсендә мондый ыгы-зыгылар килеп тә чыкмаган булыр иде.

Авылда мәчет салдырган «Кулон» җитәкчелегенә Биектау кешеләре бихисап рәхмәтле. Шулай булмаса, алар элекке гыйбадәтханәнең ачкычын аңа бирмәгән дә булырлар иде. Тик хикмәт анда гына да түгел. Альберт Шамил улы авыл халкының хөрмәтен югалтмасын, аларның күңелендә яхшы җитәкче булып калуын дәвам итсен иде.

Менә шушы урында язмага нокта куярга да булыр иде. Тик җирле үзидарә һәм аның башлыгы Рифкать Мөхәммәдҗанов турында бер сүз дә әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек тоелды. Үзенең хисапнамәсендә ул Биектауда башкарылган эшләрне дә күрсәтте, башкарылачаклары турында да әйтеп узды. Тик халыкка кайтарылырга тиешле мәчет турында сүз чыккач, ул авызына су капкан кешегә әйләнде дә куйды. Ә югыйсә бу мәсьәләне уңай чишү өчен ул, беренче чиратта, барысын да эшләргә тиешле кеше түгел идеме соң?

Озын сүзнең кыскасы шул: Биектаудагы бу җыелыш барышында халык үзен борчыган мәсьәләләрне кистереп әйтте, җитәкчеләрнең вәгьдәсен алуга иреште. Үзара аралашудан бер як та оттырмагандыр диясе килә.

 Казан-Биектау-Казан

 

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе