Фатыйх хәзрәт Ливиядән кайтты

Ливия башкаласында фаҗигалы хәлләр башланыр алдыннан гына үткән Ислам конференциясендә Төмәннән Фатыйх хәзрәт тә катнашты, анда алган тәэсирләре белән уртаклашты

БӘЙЛЕ
2011 Мар 05

Ливия башкаласында фаҗигалы хәлләр башланыр алдыннан гына үткән Ислам конференциясендә Төмәннән Фатыйх хәзрәт тә катнашты, анда алган тәэсирләре белән уртаклашты

Ливиянең башкаласы Триполи шәһәрендә үткән Халыкара Ислам конференциясендә Россиядән 8 кеше катнашкан, шулар арасында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да булган. Ул конференциядә алган тәэсирләре белән уртаклашты:

– Ливиянең башкаласы Триполида ел саен Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлед бәйрәме көннәрендә Халыкара Ислам конференциясе үткәрелеп килде, анда мин дә менә инде 4 нче мәртәбә катнаштым.

Быел Мәүлед бәйрәме кысалаларындагы чаралар 8-11 февраль көннәрендә үтте, конференциядә чыгышлар гарәп, француз, инглиз телләрендә яңгырады, докладларның төп мәгънәләрен аңларлык булды.

Элек ил башлыгы Муаммар Каддафи бу конференцияне үсешләре авырлык белән барган илләргә, фәкыйрьлеккә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү максаты белән башка илләрдә үткәрә иде, Африка илләренең Исламны кабул итүендә дә аның роле зур булды. Миңа Нигерда, Мавританиядә үткән конференцияләрдә катнашырга насыйп булды. Ул илләрдә, Муаммар Каддафиның ялкынлы чыгышыннан соң, мөнбәр ягына халык төркеме агыла, аңа, Исламны кабул итәбез, дип әйтеп, рәхмәтләрен белдереп калырга тырышалар иде. Быелгы конференция Ливиянең үзендә булды.

Мине иң гаҗәпләндергән нәрсә шул булып кала: төрле илләрдән Мәүлед бәйрәменә чакырылган кунакларның юл, анда яшәү чыгымнарын Ливия үз өстенә алып килде, быел анда 2000 ләп кеше катнашты. Без бишйолдызлы кунакханәдә яшәдек, зур хөрмәт күрсәттеләр безгә, төрле экскурсияләргә йөрттеләр. Миңа, дөньяви белемем буенча тарихчыга, ачык һавадагы музей — үле шәһәр дип аталган Лептис Магна бигрәк тә көчле тәэсир ясады. 3000 ел элек финикийлар нигез салган бу шәһәрнең корылмалары бөтен килеш дирлек сакланган, зур амфитеатр гаҗәпкә калдырып сокландырды. Борынгы заманнарда бу шәһәр кайнар су белән тәэмин ителгән, канализация эшләгән. Ливиялеләрнең Россиягә карата мөнәсәбәте бик җылы, меңәрләгән делегатны кабул иткән стадионда да без Муаммар Каддафи, аның якыннары төркемендә утырдык, яныбызга килеп, Россиядә белем алган өлкән буын вәкилләре илебезгә рәхмәтле булуларын белдерделәр. Советлар Союзы күрсәткән ярдәмне онытмый икән Ливия.

Безнең делегацияне Россия консулы Олег Фомин да кабул итте, яшәгән кунакханәбезнең ашханәсендә безнең өчен бәйрәм ашы үткәрде.

Бенгази шәһәрендә халык арасында күтәрелгән дулкынлану турында телевидениедә бирелгән хәбәр, тәртип саклаучыларның, хәрбиләрнең адым саен очрап торулары, брезент белән капланган хәрби техниканың урамнарда күренүе күңелгә шомлы хис салса да, стадионга җыелган меңәрләгән халыкның Муаммар Каддафига күрсәткән теләктәшлегенә, аны көчле алкышлар белән каршы алуына карап, бездән соң Триполида шундый фаҗигале хәлләр башланыр, дип уйларга да мөмкин түгел иде. Уй-хисләрем катлаулы хәзер: күп изгелекләр кылган кеше итеп кабул ителгән Каддафи озак еллар дәвамында хакимлек итеп, халык кичерә алмаслык гамәлләр кылганмы, әллә мәкерле көчләр халыкны котыртканмы, дип тә уйлыйм.

Фатыйх хәзрәтне үзебезнең реаль чынбарлыкка кайтарып, аңа шундый сорау бирдем:

- Бу конференциянең үзегезнең дөньяга карашыгызга, дин өлкәсендә хезмәтегезгә ниндидер йогынтысын сизәсезме?

– Андый чаралар, гомумән, эзсез калмый, уй-фикерләрне киңәйтә, тирәнәйтә. Шулай уйлыйм: дөньяда нинди генә хәлләр, чуалышлар булмасын, Ислам дине, изге Көръән-Кәрим үзгәрешсез кала, татар дөньясына динебезне тулысынча кайтару юлында армый-талмый эшләргә көч бирә, татулыкта-дуслыкта яшәүнең кадерен белергә өйрәтә дөнья күләмендә үткәрелгән чаралар. Менә безнең Төмән өлкәсендә өч Диния нәзарәте хәрәкәт итә: өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк Диния нәзарәтенең һәм Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенең вәкиллекләре. Узган гасыр ахырында алар арасында ниндидер аңлашылмаучылыклар килеп чыккалаган булса да, без бүген бернинди каршылыксыз, уртак тел табып эшлибез, һәркайсыбыз үз өлешен кертә динебезне ныгыту эшенә, беркем беркемгә комачауламый. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин мәчетләр, мәдрәсәләр төзүдә зур уңышларга ирешсә, мин авылларда йөрергә яратам, халык арасында күбрәк булырга тырышам, мәгълүмат чаралары белән актив эш алып барам. Үзәк Диния нәзарәте вәкиллеге җитәкчесе Илдар Җиһаншин тырышлыгы белән Төмән шәһәрендә, бик зур булмаса да, бер мәчет төзелде, анда башлыча татарлар йөри, мөселман якшәмбе мәктәбе эшли. Без төбәгебездә сәяси тотрыклылыкны, төрле дин, төрле милләт кешеләре арасында дуслык-татулыкны ныгытуга да үзебездән зур өлеш кертәбез, — дип белдерде үз фикерләрен Фатыйх хәзрәт.

 "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе