Раббыбыз хаҗ насыйп кылды

Хаҗ. Бу сүзне әйткән һәр мөселманның йөрәге ешрак тибә башлыйдыр. Хаҗ-ислам әркәннәренең берседер. Телдә хаҗ-бөеклеккә омтылу.

БӘЙЛЕ
2011 Мар 02

17,23 Kb

Хаҗ. Бу сүзне әйткән һәр мөселманның йөрәге ешрак тибә башлыйдыр. Хаҗ-ислам әркәннәренең берседер. Телдә хаҗ-бөеклеккә омтылу. Шәригатьтә — махсус урынга, махсус вакытта, махсус гамәлләр белән зиярәт кылу.

Хаҗ ул -гыйбадәт, ул экскурсия дә, тамаша кылу да, ял йортына бару да түгел. Ул мәшәкатьле, борчулы, озын бер сәфәр. Хаҗ — ул кешене сабырлыкта сынау. Аллаһының сынауларына сабырлык күрсәтеп, хаҗ гамәлләренең фарыз, ваҗиб һәм сөннәтен үтәү белән генә түгел, ә юлдагы кыенлыклар өчен берәүне дә гаепләми, риза булып сабыр итү.

Әйе, Аллаһы Тәгалә менә шушы сынауларны үтү бәхетен узган елда миңа да насыйп итте. «Мин хаҗда булдым», — дигән кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшә идем. Йа Раббым, миңа да шушы бәхетне насыйп итсәңче дип, төнге намазлырымда сорый идем. Әгәр дә кеше хаҗга бик барасы килсә, ахшам намазыннан соң, Аллаһы Тәгаләне зурлау догасы — тәлбия әйтергә кирәк, ул кешегә Аллаһы хаҗ кылуны насыйп итми калмас дип ишеткәнем бар иде, дәлилләрен дә күрсәтте Мәликә ханым. «Бер апа гел шул доганы укыды, ул хаҗга барды», — дигән иде ул. Мин дә гел тәлбия әйттем.

Узган елгы җәебез бик киеренке үтте. Башта кызлар, аннан малайлар лагере булды, соңрак Рамазан ае башланды, көннәр эссе иде. Шушы мәшәкатьләрдән соң, 2 атнага ялга киткән идем, 13 октябрь көнне иртәнге якта Мәликә ханым өйгә шалтырата: «Роза апа, сез кайда? Өйдәме? хәзер сезнең белән хәзрәт сөйләшә», — ди. «Ни булды икән?» — дип куркып калдым. «Роза апа, сезгә сөенеч: Сез хаҗга барасыз, Сезнең чит ил паспортыгыз бармы?» — диде ул. «Бар», — дим. «Ике паспортыгызны да алыгыз, Татарстан урамына, 20 нче йортка, Альберт Сабиров янына барыгыз, ул сезгә аңлатыр», — диде хәзрәт. Үзем елыйм, үзем паспорт эзлим. Тиз генә киттем. Таптым, 6 нчы катта икән. «Әле Альберт килеп җитмәде, эш белән киткән иде, апа, менә монда утырып көтегез», — дип урын күрсәтте бер яшь кыз. Альберт килде, сөйләштек, аңлатты һәм: «Хәзер мин сезне узем алып барам», — дип алып чыгып та китте. Ихрам күлмәген тегәргә үлчәмнәр алдылар: «Документларны үзебез эшлибез, прививкалар ясатабыз», — дип һәрбер җиргә үзе алып барды. Мин соңыннан хаҗда Альбертның һәрчак мөселман булып кала белүенә исем китте. Алары соңрак. «28 октябрь көнне көндезге сәгать 11 гә безгә Казан аэропортында җыелачакбыз, әгәр озатучыгыз булмаса, тимер юл вокзалыннан автобус белән аэропортка алып барабыз, шунда килегез», — диде Альберт.

Ниһаять, 28 октябрь таңы атты. Мине кызым белән сеңлем аэропортка кадәр озатып килделәр. Анда бераз көткәч, Альберт белән  аның тормыш иптәше Фәния ханым  килде. Аэропортта безне төркемнәргә бүлделәр, муеннарыбызга фамилияләребез язылган, карточкабыз ябыштырылган ярлыклар өләштеләр.

Без Казаннан Иордания башкаласы Амманга очарга тиеш. Теркәлүләр үтеп, багажларыбызны тапшырып, самолетка утыруны көтәбез. Намазларыбызны да калдырмыйча укыдык. Үзара танышып та өлгердек, белгән кешеләребезне очратып куаныштык.

Менә без очкычта. Белгән догаларыбызны укыйбыз. Әле күтәрелмәдек һавага, стюардессалар — чибәр-чибәр кызлар — бер сүз русча белмиләр, ә без ни гарәпчә, ни инглизчә аңламыйбыз. «Рәхмәт-рәхмәт», — дип утырабыз. Минем урыным 7 нче рәттә, ике Әлмәт хатыннары белән, берсе беренче мәртәбә бара минем кебек, икенчесенең инде икенче мәртәбә баруы.

Менә самолетыбыз күтәрелә, ничектер куркыныч булыр кебек иде, сизелмәде дә. Каршыбызда — экраннар: биеклекне, юлны, нинди биеклектә очканны күрсәтеп торалар ...

Очкычта ашаттылар, утырган урыныбызда намаз укыдык.

Амман

Вакытның үткәне сизелмәде дә, ни арада килеп тә җиткәнбез. Самолеттан төшкәч, әйберләребезне алып, автобус көтәбез. Аэропорт эчендә эссе, без урамда. Кем кайда урын тапты, шунда утырды.

Шунда ук зур автобуслар килеп туктый, анда хаҗга баручылар да, туристлар да күп. Хаҗга баручылары безгә карап «хаҗи, хаҗи» диләр. Кайберләре ап-актан киенгән. Анда ирләр актан, ә хатын — кызлар карадан киенгән. Бер начар сүз ишетмисең, бер-берсенә юл бирәләр. Үзара кычкырышу, исерек кеше яки тәмәке тарткан кеше күрмәдем. Мин утырган җирдә машиналы кешеләр машиналарын калдырып китәләр. Ә болай эшләргә ярамыйдыр,күрәсең. Бервакыт полиция машинасы килеп туктады, ике кеше чыгып квитанцияләр язып, машиналарга кыстырып киттеләр. Карыйм, шофер чыккач нишләр икән дим. Ул машинасы янына килгәч ник берсе сүз әйтсен, елмаеп квитанцияне алды да утырып китте. Мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: арбаларга салып әйберләр ташыйлар, алдан барган кешегә бер сүз әйтмичә, әкрен генә көтеп баралар, ә бездә әй сыер, кыймылда, яисә башка сүз ычкындырырлар иде.

Ниһаять, безгә дә автобуслар килде. Инде төн иде. Без Иорданиядән Мәккәгә юл алдык. Юлда туктатып, күчтәнәч бирделәр. «Нәҗем-тур» безгә бик матур сумкалар бүләк итте.

Аннан соң йокладык. Иорданиягә чыгып бару чиге диделәр, без туктадык. Документларны тикшерделәр. Иртәнге намазыбызны укыдык. Әле һаман чиктән чыгармыйлар. Без хәзер 4 автобус кеше, Иорданиядә тагын бер төркем кушылды диделәр. Декларация тутырырга куштылар. Өйлә намазыбызны да шунда укыдык. Көн эссе, кояш кыздыра. Зонтиклар өләштеләр, безгә җитмәде.

«Моннан соң болай тикшермиләр инде», — дип күңелгә җылы салып куйды Фәния ханым.

Табигать монда искиткеч матур, агачлар юк диярлек, булса да бер -ике төп. Тирә — якта таулар.

Ниһаять, без кузгалдык. Тәрәзәдән карап барам, биек таулар ерактан тоташ кара урман кебек күренә. Үзенә бер хозурлык. Җир күренми, таш кына, әйтерсең, һавадан таш яуган да, ябышып катып калган. Безнең якта шундый шома ташны мунча җиллегенә салалар. Ләкин Гарәбстандагы бу ташлар эриләр.

Беренче туктаган урыныбыз — Табук. 9 нчы һиҗри елы. Мөселманнар өчен ул авыр елларның берсе була, чөнки Мәдинәдә — ачлык. Рәҗәб ае. Мөхәммәд (с.г.в.) румнарның мөселманнарга каршы гаскәр җыйганлыгы хакында хәбәр ала. Болай да румнар үзләре белән чиктәш мөселман кабиләләренә һөҗүм итеп, талап торалар. Аннан да яманрагы-румнар Пәйгамбәребез (с.г.в.) җибәргән илчене үтерәләр, ә бу зур гөнаһ санала.

Пәйгамбәребез гаскәр җыярга боерык бирә. Гаскәргә корал, акча ризык кирәк була. Шул ук вакытта уңышны җыяр вакыт та җитә. Мөселманнарны кызыксындыру өчен Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем бу сугышка чыгу өчен гаскәр туплауда булыша, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә керергә булышлык кылыр», — дип игълан итә. Сәхабәләр узыша-узыша гаскәр туплыйлар. Тарих... Моннан 14 гасыр элек булган хәлләр, ничектер шул гаскәр кешеләре менә хәзер безгә каршы очрар кебек... Үзебездәге быелгы корылык, эссе яңгырсыз җәй дә булгангамы, Табук ничектер миңа бик якын-туган шәһәрем кебек тоелды.

Мөселманнар бу сугыштан җиңүче булып кайта. Табук! Нинди серләр саклый бит синең тауларың!

Табуктан соңында туктаган җирләрнең исемнәрен белә алмадым, йомышларыбызны гына үтәдек тә, кузгалдык.

Менә без ихрам киемнәребезне кидек. Һәрбер кешегә аерым кабина, шунда тәһарәт, госел алып киендек. Иртәнге намазга 2 сәгать вакыт бар иде, шоферлар ял итә. «Намаздан соң кузгалабыз», — диде Фәния ханым. Ул безгә гомрә хаҗын ничек кылу хакында аңлатты, Коръән укыдык. Җанда ниндидер бер халәт, кешегә әйтеп, аңлатып бирә торган түгел. Әле һаман күңел ышанмый Аллаһның шушы бәхетне биргәненә.

Иртәнге намаздан соң кузгалдык. Тәрәзәдән карап барам,әкрен генә тәлбия әйтәм, ә ирләр кычкырып әйтә, ирләр күп түгел, берничә генә. Алары да төрле җирдә утыра, тавышлары бергә чыкмый. Кызганыч, Раил хәзрәт Әхмәтев безнең автобуста түгел, ул бик матур әйтә тәлбияне. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте ничек иркен, тау-таш, бер үлән үсми, су юк, бар нәрсә бар, кибетләре ризык белән тулы, бер көтү күренми. Хәтта бер дөя дә күрә алган юк әле! Эш башкарган кеше дә күренми. Бездәге кебек, юл буйлап авыллар да тезелмәгән.

Китәбез дигәндә генә, бер хатыныбыз юк, чүт калдырып китмәдек үзен. Йөгерәләр:«Миләүшә, Миләүшә», — дип кычкыралар. Ниһаять, ул табылды. Мәшаллаһ, кузгалдык!

Мәккәгә кадәр тагын 140 чакрым барасы калды. Көн эссе, әмма автобуста бик рәхәт, кондиционерлар эшли.

Автобус килеп туктау белән әбиләр, кәҗә бәтиләре кебек, төрле җиргә сибелә, бер дә курыкмыйлар, әллә кайларга китәләр. Әйе, безнең автобуста яшьләр аз.

Мәккәгә 28 км калды. Туктадык, паспортларны җыеп алдылар. Намаз укыдык.

Әлхәмдүлилләһ, дөя көтүен дә, кәҗә көтүләрен дә күрдек. Юл буенда, бездәге кебек, урыны-урыны белән агач теземнәре күзгә ташланды. Безгә Зәм-зәм суы, чын Зәм-зәм суы бирделәр. Салаватлар әйтеп эчтек.

Мәккә

Сәгать 3 нче ярты. Бүген 30 октябрь. Без Мәккәгә килеп җиттек. Кунакханәнең һәрберебезгә бирелгән бүлмәләренә урнаштык. Без биш кеше: «Нурулла» мәчетеннән Һиндия абыстай, Фәһимә апа (ул икенче мәртәбә килгән), Рәзинә ханым, Әминә һәм мин. Юынып, чәйләр эчтек, бераз ял иттек. Ястү намазыннан соң, таваф кылырга бардык. Башта һәммәбез бергә барган идек, әкренләп без өчәү-мин, Фәһимә апа, Рәзинә апа калдык. Минем иң курыкканым — кеше күп җирдә мине кысарлар да, егылырмын, мине таптап китәрләр дип уйладым. Шуның кадәр кеше арасында йөри алырмын кебек түгел идем. Бер урында мине ничектер кыса башлагач, каушап калдым, Фәһимә апага Аллаһының рәхмәте булсын, минем халәтемне күреп алды да:«Тынычлан, тынычлан, хәзер читкәрәк китәбез, каушама, тукта, тукта», — дип кеше азрак җиргә алып китте, шуннан тынычланып киттем, тавафымны кылып бетердем. И-й Аллаһы Тәгаләм, Син бит минем кыен чагымда гел яхшы бәндәләреңә юлыктырасың, менә хәзер дә Фәһимә апаны миңа ярдәмгә җибәрдең!

Без кара ташка да якынрак килә ала идек, аның өчен тагы да шул -кысылырга кирәк. «Әйдәгез, сез Рәзинә белән әле беренче генә киләсез, анда йә кысылырбыз, Раббыбыз насыйп итсә, икенче килгәнегездә барырсыз», — диде Фәһимә апа. Ә Ибраһим (г.с.)нең аяк эзен күрү насыйп булды.

Таваф кылгач, Зәм-зәм суы эчтек һәм сәгый кылдык. Витр намазыбызны укып, очрашу урынына чыксак, сәгать 1. Альберт хаҗи безне — 10 хатынны, бер хәзрәт белән машинага утыртып җибәреп, кунакханәгә озатты, ә үзе башкаларны көтеп калды. Аларның эшләре ай-һай авыр, Һәркемнең көен көйләргә кирәк бит.

Аякларым бик сызлады төнлә, май сөртеп, бәйләп яткач, йокыга киткәнмен, иртәнге намазга гына уяндым.

Бүген 31 октябрь.

Фәния: «Өйләгә кадәр булса да, ял итегез, апалар, юлдан соң, олы хаҗга көчегезне саклагыз», — диде. Икендегә «Әл-Хәрам» га төшәрбез дип ниятләп, өйләгә кадәр ял иттек.

1 ноябрь. Без Һиндия белән уразага кердек. Дүшәмбе көн бүген. Мәчеткә кичке якка төшерәбез дип сөйләштек. Коръән укыйбыз, зикер әйтәбез.

Хәзер мәчеткә йөрүе рәхәт, һәр намазга автобус алып төшә, алып менә, автобус яллады Альберт хаҗи .

Бүген кибетләргә чыгып, ашау әйберләре алдык. Әй, бу Әминә, тере анекдот, тавык булып кытаклап күрсәтте, көләләр гарәпләр. Чи тавык та, пешкәнне дә китерделәр. Көлешәбез кибеттән чыккач. Алып кайткан ризыкларны ашадык. Аларның сөтләре бик тәмле.

Безнең хуҗаларыбыз оештыру эшен шәп алып бара. Һәркөнне кич җыеп, безгә вәгазъ сөйлиләр һәм хаҗның кылу тәртипләре белән таныштыралар, чәйнәп бирәләр инде, йот кына. «Нәҗем-тур» һәм аның җитәкчеләре безгә хаҗ китабы, йокы капчыгы, ак җәймә бүләк итте.

Хаҗ турында лекцияләр беткәч, олы хаҗ кылачак урыннарга алып барып, аңлатып, Рәхмәт тавын күрсәттеләр. Рәхмәт тавының башына ук мендек. Минаны да, Мөздәлифәне дә, Нур тавын күрү бәхетен дә бирде безгә Раббабыз. Бик биек тау, безнең вакытыбыз аз иде, менмәдек. Альберт хаҗи: «Өлгерсәк, икенче вакытта килербез» , -диде. Ап — ак киемнән, кыр казлары кебек тезелешеп, кешеләр тауга менә. Тау итәгеннән башына кадәр, әйтерсең , Киек каз юлы. Ә тау башы ап-ак, әйтерсең, ак кар ята. Икенчеләре төшеп килә. Әйтеп кенә аңлатып булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк ул могҗизаны.

Могҗиза дигәннән, бер хәл турында сөйлим әле. Без таваф кылганда беркөнне искиткеч хәлне күзәттек: баш очыбызда бер төркем кошлар таваф кыла,безнең белән безнең өстән очып әйләнәләр, шаккаттык. Аллаһның хикмәте бит бу!

5 ноябрь . Бүген Мәккәдә беренче җомгабыз. Хәзер вәгазь була, аннан мәчеткә намазга төшәсе, диделәр. Вәгазьне безнең Раил сөйләде. Бөтенесенә ошады, нинди әйбәт хәзрәтегез бар икән диләр. Кая барсак та, имам булып намаз укытты Раил.

Кешеләр авырый. Фәһимә апа 39 градус белән ята, Рәзинә апа йөткерә. Шундый тыныч, җайлы ханым ул, акрын гына сөйли, шундый сабыр, ярдәмчел. Алар Фәһимә апа белән бергә эшләгәннәр. «Мине Фәһимә алып килде, беренче барып кайткач, ул шундый итеп сөйли иде, и-и Раббым, миңа да насыйп ит дип сорадым, менә миңа да Аллаһ бу бәхетне бирде», — ди.

10 ноябрь. Кичә лекция булмады, кич белән Мәскәүдән бер төркем хаҗи пәйда булды, алар ыгы-зыгы килеп йөриләр, комачау итәрләр диделәр.

Бүген Раил минем яныма Нурислам белән Альбертны алып килде. Алар башта Мәдинәдә булдылар. Алар Чечня төркемендә. «Чечняда шундый әйбәт каршыладылар, бездә укыганнар һәммәсе килгәннәр иде, монда «Азизә» кибете тирәсендә торабыз», — диделәр. Шундый матурлар, үзләреннән нур бөркелә. Матур итеп сакал җибәргәннәр. Җанкисәкләрем: «Роза апа, үзегезне ничек хис итәсез, авыр түгелме?» — диделәр. Үз балаларым кебек шул алар миңа, бик якыннар. Исән-сау булсыннар!

Ниһаять, олы хаҗ көннәре башланды. 14 ноябрь көнне ястү намазыннан соң, Минага барачагыбызны әйттеләр. Без ихрам киемнәребезне кидек. Автобусларга утырып, төнге якта Минага киттек. Юлда алай тоткарлык булмады, әйбәт кенә барып җиттек. Автобуста барганда тәлбия әйтеп бардык. Без хатын-кызлар — бер палаткада, ирләр янәшә палаткага урнаштылар. Соң гына барып җиттек, ятып йокладык. Иртән намаз, Коръән укыдык, зикерләр әйтеп, сәгать 8 ләрдә Гарәфәт тавына киттек. Гарәфәт тавында басып торып булырмы икән көне буе дип уйлый идем, баксаң, шундый итеп оештырылган, казахлар тирмәне кебек, зур булмаган тау икән. Анда кемдер утырып, кемдер басып дога кыла. Күп итеп «Хәшер» сүрәсен укыдык, зикер, салаватлар әйтеп, догалар кылдык. Вәгазь сөйләделәр. Намазларыбызны укыдык, ашап эчеп, ахшамга азан әйткәч, Мөздәлифәгә киттек. Инде кич, күктә йолдызлар калыкты , көне җылы иде.

Мөздәлифә

Мөздәлифә үзәнлегенең матурлыгын язып кына аңлатып булмый. Ике якта бик биек таулар, тау итәгеннән ике яктан автобуслар йөри, ә уртада һәр төркем өчен урын әзерләнгән. Безнең флагыбыз әллә каян күренеп тора. Шунда җиргә йокы капчыкларыбызны җәеп, олы хаҗ кылу өчен көч җыярга дип яттык. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә нәкъ менә шушы зур гамәл алдыннан безгә ял бирә.

Ә җире шундый җылы, әйтерсең, мич өстендә ятабыз. Килгәч тә ахшам белән ястүне укыдык. Анда кеше бихисап, әмма берсе-берсенә һич мәшәкать тудырмый, ярдәм генә итешәләр.

Ятам. Иртәгесе көнне ничек үткәрербез, ташларыбызны ата алырбызмы, әле монда тәһарәтханә дә зур түгел, өлгерербезме,йокламыйча да ярамый, таш атырга барасы бар. Аллаһы Тәгалә ярдәмен салды, Һәммәсенә өлгердек. Иртән тәһарәт алып, намаз укып, Минага кайтып киттек. Чәйләр эчеп, ял иткәч, икенде намазыннан соң, шайтанга таш атарга киттек. 4 әр, 4 әр тезелеп барабыз, алда-кулларына әләм тотучы, без аның артыннан, Фәния ханым белән Альберт хаҗи ике ягыбыздан бара. Артта- тагын флаглы кеше. Берсе хәйран -озын, икенчесе кыскарак ике тоннель аша үттек. Хәтерлим әле: бер елны шул тоннельдә бик күп кеше үлгән иде. Хәзер бик әйбәт эшләгәннәр, барган кешеләр белән кайтучылар тоннельдә очрашмыйлар. Бер юл белән барасы, икенче юлдан кайтасы.

Ирләр тәлбия әйтә. И-и, аны шундый матур әйтеп йөргән төркемнәр бар, бигрәк тә төрекләр, негрлар күзләрдән яшь чыгара.

Без ташны 3 нче катта аттык. Кеше төркемнәре су агымы кебек, бинага килеп җиткәндә полицейскийлар тора, кешеләрне бүлеп, эскалаторларга күрсәтәләр. Җәяү менәсе түгел. Ташны ничек атармын икән, мин бит- сулагай, уң кул белән атарга кирәк, барып җитәр микән дип борчылып, Фәния ханымга мөрәҗәгать иттем. «Кайгырмагыз, уң кул белән дә ата алачаксыз, тик безне генә тыңлагыз, апалар, без әйткәч кенә атарсыз», — диде. Җитәкчеләрнең оештыру эшләрендә тагын бер плюс. Альберт хаҗи безне уртага түгел, кырыйгарак, кеше азрак җиргә алып килде, без таш ата торган дивар кырыена ук килеп җиттек. Ташларыбызның баганага тигәнен үз күзләребез белән күрдек. Аларга рәхмәтемнән, күзләремнән яшь бәреп чыкты. И-и, Рәхмәтле Раббым, хәерле гомерләрен, саулыкларын бир аларга!

Ә таш атып төшкәндә эскалатор аша түгел, сөзәк итеп эшләнгән, юлдан түбәнгә таба җәяүләп төшеп, бинаның икенче ягыннан кайту юлына чыктык. Тирә-якта полицейскийлар карап кына тора.

Таш атып кайткач, чәчләребезне, тырнакларыбызны кистек, юынып, бәйрәм күлмәкләребезне кидек. Ул көнне ял иттек.

Икенче көнне 17 ноябрь -11 нче Зөлхиҗҗә көнне таш атарга тагын икенде намазыннан соң бардык. Алдагы көндәге кебек, бик җайлы аттык шайтанга ташларны. Без кайтып җитәрәк, көчле җил чыкты, яшен башланды. Тирә-як тауларны дерелдәтеп күк күкри, яшен яшьни. Яңгыр яуды, нәкъ эре тишекле иләктән аккан кебек, туп-туры итеп бәреп яуды. Бездә ничектер авышрак ява яңгыр. Шунда ук гөрләвекләр дә ага башлый, су җиргә сеңми.

18 ноябрь-соңгы таш ату көнебез. Иртән авыруларны, үзе йөри алмаган кешеләрне, автобуска утыртып, безнең әйберләрне дә шуңа төяп, Мәккәдәге кунакханәгә алып киттеләр. Ташны алар өчен икенче кешеләр атса да ярый.

Без, Рәзинә апа, Һиндия, мин калдык.Таш атып чыккач та әле төркемне икегә бүлде Альберт хаҗи, олыракларны үзе белән алып китте. Алар тавафны бераз ял иткәч кылачаклар.

Безне Раил белән бер яшь хәзрәт җәяүләп, «Әл-Харам» га алып кайттылар. Башта таваф кылдык, Зәм-зәм суы эчтек, 2 рәкагать намаз укыдык, сәгый кылдык. Эшебезне бетерүгә икенде керде, аны укып, кайтырга чыккан идек, яңгыр яварга тотынды. Машиналар йөрми, «бөке» хасыйл булган. Без кунакханәгә кадәр яңгыр астында кайттык. «Әйдәгез, берәр кибеткә кереп көтеп торыйк», — диделәр. «Кайтабыз, Аллаһы Тәгалә Үзенең шифалы яңгыры белән калган гөнаһларыбызны да юып төшерсен, кайтабыз», — дим. Кайттык. Җанда ниндидер рәхәтлек, күңел тыныч, чын зур бәйрәм. Әлһәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы Раббым, кабул ит! Хаҗ гамәлләребезне үтәдек. Вакыты-вакыты белән күңел тула, елашып та алабыз! Нинди бәхет: хаҗ кылдык!

Автобус белән кайтучылар да яңгыр туктагач, таваф кылып кайттылар. Хаҗдан соң, кем гомрә кылды, кем «Әл-Хәрам» да таваф кылды. Беркөнне Кызыл диңгезгә дә алып бардылар, бездән Әминә генә барды, Рәзинә апа белән Һиндия апа бик нык авырыйлар. Фәһимә апа: «Мин анда булдым», — диде. Минем нигәдер барасым килмәде. Экскурсиягә түгел, хаҗ кылырга килдем бит. Күңелем кабул итмәде.

Көннәр үтә. Менә 26 ноябрь — безнең Мәккәдә соңгы җомгабыз, чөнки шимбә иртәнге намаздан соң Мәдинәгә китәбез диделәр. Ястү намазыннан соң, төнлә мәчеткә барып, саубуллашу тавафы кылдык. Саубуллашу тавафыннан соң, намаз укылмый, сәгый кылынмый, чүпрәк-чапрак та алырга ярамый, ашау әйберләре генә рөхсәт ителә.

Мәккә! Җылы, рәхмәтле, йомшак Мәккә, без инде синең белән саубулашабыз, әмма һәрберебезнең йөрәге: «Йа Раббым, миңа монда кабат килүне насыйп ит», — дип тибә.

27 ноябрь көнне иртәнге намаздан соң, автобусларга төялеп, Мәккә белән саубуллашып, елашып, Мәдинәдә киттек. Юлда бер кеше дә йокламады, Мәккә белән аерылу ямансу, һәр тавын истә калдырырга, күңелебезгә Мәккәнең бер кыйпылчыгын гына булса да, үзебез белән алырга кирәк.

Мәдинә

Кичке ахшамга Мәдинәгә килеп җиттек. Тиз генә әйберләребезне урнаштырып, намазга Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетенә йөгердек. Мәчет монда бик якын, урам аркылы гына чыгасы. Кеше бик күп, гыйбадәтханә эченә керә алмадык, тышта гына укып кайттык.

Мәдинә бик матур, чиста шәһәр. Яшеллек тә Мәккәгә караганда күбрәк. Ястү намазына көндез киенгән кебек кенә барган идек, туңдык, салкынча,җил. Анда Мәккәдәге кебек түгел, иртә кич җылы киенергә кирәк. 14 катлы кунакханәдә без Рәзинә апа, Фәһимә апа белән өчәү 11 нче катта 6 нчы бүлмәдә яшәдек.

Мәдинәдә Пәйгамбәребез белән бәйле урыннарга экскурсияләргә йөрдек.

Мөселманнар өчен зур сынау булган Өхед сугышы. Мәһабәт Өхед тавы. Без дә булдык анда, хәзер инде ул тау алай биек түгел, башына тиз менеп җиттек. Мөшрикләр кайсы яктан һөҗүм иткән? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең каны кай җиргә тамды икән? Тау итәгендә -Өхед сугышында шәһид киткән сәхабәләр каберлеге. Алар арасында Рәсүлебезнең әтисе белән бертуган каһарман Хәмзә кабере дә бар! Аларга без дога кылдык. Мөселманнарның Пәйгамбәребез белән бергә төзегән Кувә мәчетенә барып, 2 рәкагать намаз укыдык. Мәдинәдә Пәйгамбәребез мәчетенең киңәю тарихы белән дә таныштык. Кечкенә генә мәчеттән нинди зур иман йорты барлыкка килгән. Эченә 1 млн. кеше сыя, ә тирә-ягында күпме халык гыйбадәт кыла. Урамда да көндез гыйбадәт кылу өчен шундый шартлар булдырылган. Эссе мәрмәр плитәдә көне буе утырып торып булмый, аякны пешерә. Мәдинәлеләр матур итеп «пальмалар» утыртып чыкканнар. Зонтик кебек, кич белән җыеп куйгач, матур фонарьлар кебек, ә иртән ачалар, үзеңне пальма астында утырган кебек хис итәсең.

Мәчет эченең матурлыгын күрсәгез иде! Без икендегә баргач, эчкә кереп кала идек тә, Коръән укып, зикер әйтеп утыра идек, ястүне укыгач кайтабыз. Берсендә ахшам укып бетереп утырабыз, ничектер шыгырдаган тавыш килгәч, югары карасам, әкрен генә мәчет түбәсе (гөмбәзе) ачыла, йолдызлар шундый якын, менә-менә безнең башыбызга сибелерләр кебек. «Карагыз, карагыз күк капусы ачыла», — дим. Әкияттәге кебек. Салкын һава кереп тора.

Тирә-юньдә төзелеш, төзелеш, яңа кунакханәләр салалар. Анда -төзелеш мәйданында бер тавыш, бер ыгы-зыгы күренми.

Мәккә-Мәдинә никадәрле кадерле, никадәрле якын булса да, без анда кунак кына — Аллаһның кунагы. Санаулы көннәребез үтеп тә китте. Инде туган илебезгә, туган туфрагыбызга кайтыр вакыт җитте. 4 декабрь көнне юлга чыгачагыбызны әйттеләр. Аласы әйберләребезне алып бетереп, чемоданнарга тутырып, әзерләп куйдык. Күңелләрдә ямансулык, аерылу сагышлары. Күз алдыбызда-изге мәчетләр. Изге мәчет дигәннән, безгә бит әле икенче һиҗри елының Шәгъбан аенда Аллаһы Тәгалә тарафыннан икенде намазы вакытында мөселманнанрның кыйбласын «Әл-Акса» мәчетеннән Кәгъбатуллага күчергән Әл-Кыйбла-тайн мәчетен күрү дә насыйп булды.

Аларны без, әлбәттә, һичкайчан онытмабыз.

Менә без автобусларга төялеп, Иорданиягә юл алдык. Өйгә кайту булгангамы, юл мәшәкатьләренә ияләндекме, автобуста да ничектер иркен кебек, тирә-як үзебезнеке сыман якын.

6 декабрь иртәнге намазга аэропортка килеп җиттек. Теркәлү эшләре башланды, тиз генә намазларыбызны укыдык. Әйберләребезне тапшырып, самолет көтәбез. Сәгать 11 нче яртыда очкычка утыра башладык. Сәгать11 дә һавага күтәрелдек. Без, әлбәттә инде, өйләребезне дә сагындык, шуңамы, күңелдә исән-имин гамәлләребезне кылып, өйгә кайту шатлыгы да бар. Әйе, әлхәмдү лилләһи шөкер, без исән-сау, хәвеф-хәтәрсез үзебезнең Казаныбызга кайтып җиттек. Безне туганнарыбыз, балаларыбыз каршы алды. Ә нурлы Казаныбызны декабрь карлары күмеп киткән, тирә-як үзенчә, үзебезчә матур. Әйтәләр бит: матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип!

Бездә генә бит ул салкын кышлы, матур җәйле, ямьле язлы һәм бәрәкәтле көзе булган табигать. Кадерен генә белик туган ягыбызның!

Менә шушындый зур бәхеткә ия итүче Аллаһы Тәгаләгә һәм дә Аллаһы кушуын ашырырга ярдәм итүче хәзрәтемә һәм Мәлика ханымга бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Аллаһ алардан разый булсын.

Тагын шушы гамәлләрне кылырга һәм шушы хаҗыбызны оештыручы «Нәҗем-тур»га, җитәкчеләребез Альберт Сабировка һәм аның хәләл җефете Фәния ханымга ихлас күңелемнән рәхмәт. Хаҗымны искә алган саен сезне дә рәхмәт тойгылары белән исемә төшерермен.

Берничә генә сүз үзебезгә-хаҗиларга. Җәмәгать, мин фәлән мәртәбә киләм, мин фәлән иттем, дип мактану өчен хаҗга йөрмәгез! Әллә ничә мәртәбә хаҗ кылучы беренче хаҗ кылучы өчен үрнәк булырга тиеш, аның үз-үзен тотышы ук «Менә бу хаҗия ичмасам!», — дип әйтерлек булса гына кабат хаҗ кылырга килегез! Ә без үз-үзебезне тота белмибез! Үпкәләмәгез!

Роза МОРТАЗИНА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе