Мәрҗани яшь вакыттан йөрәкле, батыр булып, кайчакларда куркыныч, хәвефле эшләргә дә керешә торган булган.
Бервакыт, унбиш яшьләрдә вакытта, бер кыз туганын һәм энесе Садертдинне гади бер ишеккә утыртып, утыртып, тирән тегермән суыннан, Ташкичүдән бер чакрым ераклыктагы Кысна авылына алып барган.
Мәрҗанинең кыюлык һәм батырлыклары өстенә, егет вакытларында бәдән тазалыгы вә каһарманлыгы да булган, йөрәк вә баш тазалыгы белән гәүдә тазалыгын җыйган, егет вакытында мәшһүр көрәшчеләрнең берсе булган.
Садретдин хәзрәт истәлекләреннән күренгәнчә Мәрҗани һәр җәһәттән башкалардан өстен булуны яраткан. Татар — башкорт көрәшенә яхшы осталыгы булган, һәрвакыт физик күнегүләргә игътибар иткән.
Яңа гына балигь булган заманында, Ташкичү вә күрше авыл Сабантуйларын да, камил ир булган таза, пәһлеван ир-атларны егып җиңү яулаган. Шуңа күрә Ташкичү вә күрше — тирә авылларда яшәүчеләр Мәрҗанине «Көрәшче Шаһаби» дип атап йөрткәннәр.
Ташкичү кешеләре дә ошбу «Көрәшче Шаһаби» белән горурланып, күрше авылларда Сабан туйлары, җыеннар булганда, Баһаветдин хәзрәттән үзләре илә Мәрҗанине дә җибәрүне үтенә, фәкать Ташкичүнең кайбер картлары гына ир — атлар илә көрәшеп яшь көенчә имгәнеп бетә дип, яратмый сөйли, көрәштән туктатырга киңәш бирә торган булганнар. Ләкин Мәрҗани үзе байтак вакытлар көрәшкә ихлас куеп, Сабан туйларында йөргән, мәшһүр батырлар белән көрәшкән. Бервакыт , 19 яшьләрдә вакытта, әтрафларында «Ибрай батыр» дип танылган бер кеше илә көрәшергә туры килеп, янында булганнар көрәшмәскә киңәш бирсәләр дә, Мәрҗани алар сүзенә карамый, аның белән көрәшеп, Ибрай батырны ега.
Көрәшкәндә Мәрҗанинең тагын бер гадәте булган, ул егылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар белән көрәшүне яраткан. Үзе бер мәртәбә еккан кеше белән көрәшмәгән. Һәм дә башка кеше еккан кеше белән дә көрәшкә кермәгән.
Рафаэль МИФТАХОВ