Бөтен галәмне юктан бар кылып тәрбия кылучы Аллаһу тарафыннан бәндәләргә ирештерелә торган хөкемнәрне гади генә булган һәрбер кеше саен ирештерү лаек та түгел һәм һәр кешенең бу хөкемнәрне кабул итәргә кабулияте дә мөмкинлеге дә юк, чөнки ул Бөек затның хөкемнәрен ирештерүче фәрештә белән очрашырга, аның сүзләрен аңларга лаек булган зат кына бу кебек вазыйфага лаеклы булачагы да һәр акыл иясенә мәгълүм булса кирәк.
Мәсәлән, надан кеше бөек дәрәҗәле галим кешедән аның фәнни, сәяси сүзләреннән вә хикмәтләрне аңлый да төшенә дә алмавы һәм аны икенче берәүләргә җиренә җиткереп ирештерә алмаячагы көн кебек ачык аңлашыла. Галәмнәрне һәм анда булган җанлы һәм җансыз нәрсәләрне бар иткән, анда булган бөтен сер-хикмәтләрен, әүвәлен һәм соңгысын белүче Аллаһу Тәгалә белән гади бәндәнең арасы ничек буласы шуңа карап аңласын. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә үзенең камил хикмәте вә тәдбире буенча, бәндәләрнең үзләре арасыннан яхшы табигатьле, күркәм холыклы, пакь калебле, үзенең рәхмәт тәрбиясе белән тәрбияләнгән, һәм фәрештәгә юлыгырлык вә аннан сүз ишетерлек дәрәҗәгә ирешкән, анардан Аллаһуның сүзләрен өйрәнеп, аны аңлап халыкларга да аңлатырлык итеп ирештерергә лаек булган бер кадерле, хөрмәтле, инсафлы затны сайлап халыклар арасына илче итеп җибәрмештер. Менә шул илче Аллаһының кануннарын (динен) Аллаһу Тәгалә теләгәнчә, һичбер хыянәтсез итеп Аллаһуны танытучы вә аңа гыйбәдәт кылу рәвешләрен өйрәтүче зат пәйгамбәр буладыр.
Менә шундый хөрмәтле булган пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәт галәйһиссәләм ахырзаман пәйгамбәре, безнең пәйгамбәребездер. Шушы сәйидил мөрсәлин бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган (вә мә әрсәлнә иллә рахмәтән лил галәмин) дип Аллаһу Тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып иман китереп, мин синең өммәтеңнән дигән кешегә, рәсүлүллаһның нәсәб-шәрифен — Һашимгача 4 буынны белү ваҗиб, ә Гаднәнгәчә белү мөстәхәб буладыр. Мөхәммәт ибне Габдуллаһ ибне Габделмоталлиб ибне Һашим ибне Габделманнаф.
Бу мәүлед бәйрәмен бәйрәм итү ярыймы, әллә бидгать эшме? — дигән сүзләр халык арасында күп низаглар тудыра. Шуңа карата үзебез күргән китаплардан алып һәм махсус үз фикерләремнән дә йомгаклап ошбу хөкемне язарга булдым.
Рәсүлүллаһның туган көнен аерым билгеләп гаед (бәйрәм) итү әүвәлге 4 — 5 гасырда булуы хакында ачык билгеле дәлилләр күренми. VI нчы гасырда юмарт падишалардан булган Әрбәл падишасы Мөлек Мозаффар Әбу Сәгыйд Күкбүре ибне Гали ибне Биктәкин Рәсүлүллаһка с.г.в. бик мәхәббәтле булганлыктан шушы мәүлед кыйссасын олы аш-су хәзерләп, күп халыкны туйдырып садака кылуны чыгарган. Һәр елда Рәсүлүллаһның туган көнен хөрмәтләп фәкыйрьләргә һәм гыйлем әһленә мал белән садака кылып ярдәм итә торган булган.
Мәүлед бәйрәмен исбатлый торган түбәндәге риваятьләр бар. Хафиз ибне Раҗәб үзенең «Ләтаифел мәгариф» дигән китабында, Мөслимнең Әбу Кутәдән риваять кылган бер хәдисне китерә. Рәсүлүллаһтан дүшәнбе көн руза тотуның хикмәтен сораганда, ул әйткән: (зәликә йәумә вәлидтү вә уңзиләт галәййә фиһи нубувватә) дигән. Ягъни мин ул көндә тудым һәм миңа ул көндә пәйгамбәрлек килде, дигән.
Димәк Рәсүл галәйһис-сәләм үзенең туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен тигез итеп аерым гыйбәдәт белән олуглап Аллаһу тарафыннан олуг нигъмәт дип танырлык, халыкларга да шөкранәсе тиешлекне аңлату өчен булса кирәк. Янә дә Хафиз Җәляледдин Әссөюти (рахимәһуллаһ) Мәүлед бәйрәмен имам Бәйһакый исбат вә тәхрөҗ иткән хадис шәрифтән дә аңлашыладыр. Хәдис: Әнәс ибне Мәлик әйтә: «Рәсүлуллаһ с.г.в. үзе өчен гакыйка кылды», — дип. Бәс Рәсүлүллаһның бу гакыйкасы үзе тарафыннан тәшәккөр булса, өммәтенә дә шулай тәшәккөр юлын күрсәтер өчен була түгелме? Бу хакта төпченергә теләгәннәр: шәйх Йосыф ибне Исмәгыйл Нәбһәнинең: «Хөҗҗәтуллаһи галәл галәмин фи могҗизәти сәййидил мөрсәлин», — дигән китабына карарга тәкъдим ителә.
Мәүлед бәйрәменең дөреслегендә безнең уебыз, югарыда сөйләнгәнчә ихлас күңелдән фәкать Аллаһу ризалыгы өчен изге ният белән, мәҗлес төзепме яки мәсҗедләрдәме, шушы сөекле пәйгамбәребезнең нәсел-нәсәбеннән алып та кыямәт көнендә без гөнаһлы өммәтләренә шәфәгать кылыр өчен янган-көйгән минутларга кадәр булган хәлләрне гомум халыкка, бүген аның нинди зат булганын, ничек яшәгәнен, ни эшләр башкарганлыгын түгел, хәттә кайда, кайчан туганын да белә алмаган гафләттә булган халкыбызга ирештерү тиешледер.
Мисал: Депутат сайлаганда гына да ул син сайлый торган кешегә шәһадәт итеп тавыш биргәндә, аның кем икәнлеген белергә, аның тәрҗемәи хәлен белергә тиеш булгач, аның аркылы Аллаһуның кануннарын кабул итә торган, Аллаһу белән без өммәтләре арасында вәсилә булачак һәм ул дәһшәтле Кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмет итә торган кеше аның туган көнен искә алып, аңа салаватлар укып, аның белән таныш булмаганнарга танышу, аны оныттырмаска, икенче буыннарга да тапшырырга кирәктер.
Тик шул мәҗлесләрдә озак утырып вакыты кергән намазларның вакыты чыгып укымыйча калдырып, Аллаһуның фарыз кылган олуг бурычын үтәмичә калдырып, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек олуг гөнаһка дучар булмаска тиеш.