Татарның дәрәҗәле җырчысы Салават Самарда үзенең концертын күрсәтте. Ике кич рәттән узган тамаша турында үз фикерләре белән Самар татарларының рәсми сайты мөхәррире Наилә Сабирҗанова уртаклаша.
«Татар эстрада сәхнәсендә иң популяр ир — ул, әлбәттә, Салават. Самарга ул һәрвакыт ниндидер яңалык алып килә. Бу юлы да шулай булды.
Мин әлеге тамашаны чын мәгънәсендә драмага чорналган музыкаль спектакль дип әйтер идем.
Татар авыллары юкка чыга. Татар мәктәпләре ябыла. Ата-аналар балаларын татарча сөйләшергә өйрәтмиләр. Әби- бабайлар оныкларына гореф-гадәтләребезне сеңдерми.Татар кызлары башка милләтнең күңелләрен күрә. Ир-егетләр башкаларны үрчетә.
Бу — татарның фаҗигасе һәм халык аны аңламый. Салават менә шул фаҗигане мини-спектакльдә җырлар аша тамашачының күңеленә сеңдерергә тырышты һәм максатына иреште дип әйтәсе килә.
Салават Фәтхетдинов җырлый
Әйе, сәхнәдә клоунада чоры узды. Татар милләте тирән упкын ярында басып тора. Без йә вакытында уянып татарлыкка кайтабыз, йә башкаларга чимал булып югалабыз.
Салават абый югалмас сәясәтен алып бара. Үтемле итеп. Сәхнә теле белән. Татар өчен аның йөрәге яна. Шул ялкынны залдагыларның да күңел түренә сала алды.
Мин Салаваттан көч алып кайттым. Милли дәртем артты. Татарлыгым көчәйде. Салават абый милләт мөнбәрендә трибун булып, озак еллар татарны җырлары аша хак юлга, татар юлына чыгара гына күрсен иде инде», диде Наилә ханым.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык