Ханнар дога кылган авыл

Бишнә — борынгы авыл. Аның тарихы Казан ханлыгы чорлары белән исәпләнә. Борынгы дәүләтебез гөрләп үскән, тамыр җәйгән заманнарда биредә мөселман

БӘЙЛЕ
2011 Фев 14

Бишнә — борынгы авыл. Аның тарихы Казан ханлыгы чорлары белән исәпләнә. Борынгы дәүләтебез гөрләп үскән, тамыр җәйгән заманнарда биредә мөселман руханилары башлыгы, күренекле фикер иясе, дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Кол Шәриф Сәетнең резиденциясе торган.

14,34 KbХалык телендә әле дә булса хөрмәтле Сәеткә бәйле бер кызыклы риваять яшәп килә. Карама тауы белән бәйле ул. Имеш, Бишнә авылының ярлы бер кешесе Кол Шәриф Сәетнең Казаннан шушында, кунаклар кабул итә торган йортына кайтканын көтеп тора да, аның хозурына китә. «Шәриф хәзрәт, — ди ул бөек акыл иясенә, — минем тормышым бик ярлы, гаиләм ишле, шул авырлыктан котылырга ярдәм итмәссеңме?».

«Хуш, кем Галәветдин, син минем катыма килгәнсең, шуннан сиңа нинди йөз белән ярдәм итми калмак кирәк, итәрмен, — дигән Кол Шәриф. — Таң беленә башлау белән син әнә теге тау башындагы карама төбенә кил. Үзеңә кирәк кадәр малны шуннан табарсың».

Ярлы Галәветдин йөгереп диярлек өенә кайткан да йокламыйча таң беленгәнен көтә башлаган. Иртәнге якта, билгеләнгән вакытка туры китереп, әлеге дә баягы тау башындагы карама янына элдерткән. Карама төбенә караса, анда бер өем алтын акчалар, асылташлар ята икән. Ярлы Галәветдин каушап калган, чөнки аның өстендә хәтта кесәле юньле киеме дә булмаган. Ул хатынына күрсәтергә дип ике учына берәр алтын йомарлаган да, мондагы бәрәкәтне капчыксыз алып төшеп булмас дип уйлап, өенә йөгергән. Зур капчык алып кабат карама янына менсә, алтын өеменнән җилләр искән ди. Ярлы яңадан Кол Шәриф янына киткән һәм барысын да аңа түкми-чәчми сөйләп биргән. «Син үзеңә кирәк кадәрлесен алгансың бит инде, — дигән Кол Шәриф. — Ул алтын сиңа ныклап аякка басарга җитәчәк. Калганына хәләл хезмәтең белән ирешерсең».

Бүген Бишнәдә әнә шул Галәветдиннең оныклары гомер сөрә. Алар Кол Шәриф Сәет хәзрәтләре әйткән сүзләрне әманәт рәвешендә буыннан буынга тапшыра-тапшыра, булганына шөкрана кылып, булмаганына хәләл хезмәтләре белән ирешеп яшәүне өлге иткән мәңге өзелмәс чылбырдан. Хәер, узган гасырның 80 нче елларында андый хәвеф туа язып калган иде. Авыл күзгә күренеп кечерәйде, хәлсезләнде. Әмма яңа совхоз оештырылгач, Бишнә икенче сулышын алгандай булды: авылда яңа төзелешләр башланды, йортларга газ керде, совхоз яшь, көчле белгечләр белән тулыланды. Хәзер элеккеге совхозның исе дә, төсе дә калмады инде. Глобаль үзгәрешләр чоры башлангач, аның урынына биредә акционерлык җәмгыятенең Бишнә бүлекчәсе оештырылды. Ул әүвәлге гореф-гадәтләргә тугры калып, иген үстерү, төрлек симертү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Җәмгыять бүлекчәсе авылның 95 кешесен эш белән тәэмин иткән. Бу — бик зур сан. Хезмәт хаклары да уртача 8-9 мең сум тәшкил итә, авыл шартлары өчен бер дә юк акча түгел. Мондый акчаны хәзер шәһәрдә дә җиде кат тиреңне түгеп табарга кирәк. Авылда ичмасам юл-транспорт чыгымнары түлисе юк, кош-корт, терлек асрасаң, яшелчә үстерсәң, иш янына хәйран куш керә.

Бишнәнең үзендә 220 хуҗалык бар, шуларда барлыгы 620 кеше яши, 186сы — лаеклы ялда. Мәктәп балаларыннан кала, тагын башка эшкә яраклы халык Казанга һәм Васильевога вахта автобусларында эшкә йөри. Авылга медицина пункты, почта, саклык банкы филиалы, китапханә, урта мәктәп, мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Аларда барлыгы 45 кеше эшли. Ике Бишнә сыйдырышлы зур мәчетләре бар.

Авыл җирлеге Советына Бишнәдән башка тагын Рус-Мари Кавалы, Берновый Кавал, Гремячий Ключ, Кызыл Кармыш авыллары керә.Аларда җирле Совет карамагындагы йортлар бик аз санда калган калуын, әмма дача йортлары, Аллаһның рәхмәте, авылларның бөтенлеген саклап торалар. Әйтик, Гремячий Ключта Бишнә авыл җирлеге Советына караган бер генә йорт бар югыйсә, әмма, сөенечкә диик, авыл урамына ямь биреп анда тагын 56 дача йорты балкып тора. Берновый Кавалның үзенең алты йорты бар, 99ы — дача өе. Рус-Мари Кавалында 274 йортның дүртесе генә — авыл кешесенеке. Авылларда халык саны кимү гомуми күренешкә әверелгән заманда, аларның дача йортлары хисабына сакланып торуы начар түгел. Дөнья да шулай һаман кимүгә генә бармас, гайрәтле, куәтле көннәребез дә әйләнеп кайтыр, өметләрне генә өзмәскә кирәк.

Авыл җирлеге Советы сәркатибе Резидә Һидият кызы Гыйләҗетдинованың да авылларның киләчәге турында уй-өметләре якты, нигезле.

– Безнең авыллар мәңге бетмәячәк, чөнки Кол Шәриф бабайлар яшәгән изге урыннарда торабыз, — ди ул, — Монда табигать искиткеч матур. Үтеп барган ят кешенең дә күзе төшеп, шушында яшәп калырлык. Хәзер авылда нигез корырга теләгән яшьләргә «Яшь гаилә» программасы буенча төрлечә ярдәм итү чаралары каралган. Әйтик, авылда төпләнәсең икән, сиңа фатир салу өчен кирәк булган акчаның 70 проценты бушлай бирелә, калган өлешен исә аз процентлар белән генә кире кайтарасың. Предприятие эшчеләре Рузилә һәм Илнур Харисовлар, Гөлшат һәм Илнар Гыйльфановлар, Эльвира Сәйфетдинова шушы программа буенча фатирлы булдылар. Айсылу белән Данияр Вәгыйзовлар исә мондый кредитны үзләре йорт салып керү өчен алдылар. Авылда ике катлы, 52 фатирлы дүрт йортка капиталь ремонт үткәрелергә тиеш иде.

Моның өчен хөкүмәт тарафыннан 7 миллион сум акча бирелде. Хәзер бу йортларда тулы куәтенә эш бара, сантехника җиһазлары алмаштырыла, стеналар җылытыла, түбәләр яңартыла. Мәдәният йортында әледән-әле төрле күңел ачу чаралары оештырылып тора. Авылыбыз артистлары үзебезнең мәдәният йорты белән генә чикләнмичә, район, шәһәр, төбәк буенча уздырылган мәдәни-агарту конкурсларында катнашалар. Казан артистлары да бездә еш кунак. Әлеге матур гадәткә авылыбызда узган гасырның 80 нче елларында нигез салынган иде. Шуннан бирле безне артист халкы бик үз итә. Кунак җырчыларыбыздан Фән Вәлиәхмәтов, Резеда Төхфәтуллина, Виталий Агаповларның үз иҗатлары да халыкчан, моңлы, тирән эчтәлекле, мәгънәле бит.

Авылыбыз халкы озак еллар мәчетсез гомер сөргән иде. 1996 елны совхозның соңгы директоры, рус кешесе Николай Григорьевич Петров ике катлы зур мәчет салдырды. Моның өчен авыл аксакаллары аңа әле дә рәхмәт укый.

Киң күңелле, затлы тәрбия алган бу кешегә башка эштә дә гел уңышлар юлдаш булсын. Бүген мәчеттә Рәхимҗан хәзрәт имамлык итә. Укымышлы, тәрбияле аксакал, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә йогынтысы зур. Мәчет ихтыяҗларына авыл җирлеге Советы башлыгы Вилүс Гарифҗан улы Закиров бик сизгер кеше. Ул үзе дә җомга намазын калдырмый. Шуңа күрә мәчетнең эчке дөньясы аңа якыннан таныш.

Казан ханлыгы дин башлыгының резиденциясе Бишнәнең үзендә урнашкан булгач, мәчет имамы Рәхимҗан хәзрәт Наҗиманов белән якыннан танышасы иттем. Урамда көне-төне берөзлексез яңгыр явуга, өйлә намазына иртә булуга карамастан, хәзрәт мәчеттә иде. Рәхимҗан ага сөйләшергә, аралашырга ачык, якты күңелле булып чыкты.

«Мин үзем тумышым белән Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы кешесе. Ничек бирегә килеп чыктыммы? Олыгайгач, балалар янына дип Казанга киткән идек, хатыныма шәһәр һавасы ярамады. 2003 елда Бишнәгә кайттык. Мин намаз кешесе булсам да, мәчет җитәкләрмен дигән уем юк иде. Аларның үз имамнары Габдрахман ага Гайнуллин 2002 елда вафат булган. Ходай урынын җәннәт әйләсен. Беркөнне өемә авыл Советы рәисе Вилүс килде. «Рәхимҗан абый, зинһар, халыкны намазсыз, догасыз итмә, мәчеткә имам бул. Син килсәң, үзем дә намазга басам», — дигәч, ничек риза булмыйсың инде?! Чыннан да, халык диннән ераклаша башлаган иде. Башта минем мәсьәлә буенча Вилүс белән мәдәният йортында җыелыш үткәргән идек. Шунда дин-ислам турында гәп кордык. «Аллаһы Тәгалә нигә күзгә күренми ул, әгәр булса?» — дип сорыйлар гына бит. «Коръәнне дә берәрсе язып биргәндер әле», — диләр.

Көлсәң-көл, еласаң-ела». «Нәрсә дип җавап бирдегез соң?» — дип сорыйм хәзрәттән. «Күзгә күренеп йөрсә, ул Алла буламыни, — дидем. — Әйдәгез, — мин әйтәм, — бу сорауларга җавапларны мәчеттә, намаз вакытларында бергәләп эзлик. Коръән, галимнәребезнең Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы турында язылган китаплары белән танышыйк, Мин сезгә хәзер «әйе» яки «юк» дисәм, сез барыбер миңа ышанмассыз», — дидем. «Хәзер халык йөриме соң мәчеткә? Әллә урамнан узганда борылып, сәлам биреп кенә китәләрме?» — дим Рәхимҗан хәзрәткә. «Биш вакыт намазга 6-7 карт кына йөри. Җомга намазына йөрүчеләр 15кә җыела.

Менә Вилүс килә. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илгизәр Закиров, эретеп ябыштыручы Илдус Гыйльфанов, токарь Солтан Дәүләтшин. Байтакка җыела саный китсәң». «Хәзрәт, авылда егылганчы хәмер эчү гадәте бармы?» — дип Рәхимҗан агага сорау арты сорау бирүемне дәвам итәм. «Мин бу авылда алтынчы елымны яшим инде, әмма бер генә исерек кешегә тап булганым юк әлегә. Хәзер заманалар үзгәрде бит инде, энем. Кеше дөньяга аек карый хәзер, Аллага шөкер. Иртәдән кичкә кадәр гаиләсен кайгыртып эштә йөргән кеше аракы мичкәсенә якын бара алмый ул». «Дин борынгы йолаларны алып кайтты, кардәшлекне яңартты, дибез. Сезнең авылда бу мәсьәлә ничек тора, хәзрәт?» — дип сорыйм. «Ике гаетебезне халык бик олылый. Кунаклар күп кайта. Кеше бер-берсен мәҗлескә дәшә, хәл-әхвәлен белешә. Никах, балага исем кушу мәҗлесләре әледән-әле булып тора. Төрле уңай белән Коръән укыту да халыкта бик популяр».

Кайчандыр Кол Шәриф Сәетнең кунак йорты торган Бишнә авылы халкы бүген җирдә менә шундый тормыш алып бара. Шәриф хәзрәт васыять иткәнчә, ул тапкан мал-мөлкәтенә шөкрана кылып яши. Җитмәгәнен үз кулы белән булдырырга тырыша.

Ирек НИГЪМӘТИ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе