Мөхәммәд – Аллаһ илчесе һәм бөек тарихи шәхес...

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында тагы ни беләбез? Әлеге сорауга җавап бирү максатыннан галим Равил Үтәбәй-Кәрими редакторлыгында дөнья күргән «Ислам.

БӘЙЛЕ
2011 Фев 11

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында тагы ни беләбез? Әлеге сорауга җавап бирү максатыннан галим Равил Үтәбәй-Кәрими редакторлыгында дөнья күргән «Ислам. Белешмә- сүзлек» тән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) гә кагылышлы мәгълүматларны тәкъдим итәбез.

Мөхәммәд бине Габдулла (570—632) — дөньяга мәшһүр дин вә иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Аллаһының дине Исламны бәндәләргә ирештерүче, Хакның колы, рәсүле-илчесе, пәйгамбәре һәм хәбибе буларак танылган бөек тарихи шәхес.

Аның балалык вә үсмерлек дәвере хакындагы мәгълүматлар бик аз. Фәкать шунысы анык ки, Мөхәммәд бик кечкенә чагында ук ятим калган: атасы Габдулла — ул тумастан әүвәл; аңа алты-сигез яшьләр булганда — газизә анасы Әминә вафат булган. Мөхәммәдне үз тәрбиясенә алган бабасы Габделмоталлиб та, озак та үтми, дөньядан күчкән. Ятим баланы рәхим-шәфкать иясе, атасы белән бертуган Әбү Талиб үз кочагына сыендырган.

Егерме бер яшендә Әбү Талиб аны һөвәйлид бине Әсад кызы, дәүләтле, әмма тол хатын Хәдичәгә хезмәткә күндерә. Хәдичәнең сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән Мөхәммәд киң Шәрыкнең берничә мәмләкәтендә булу бәхетенә ирешкән, аларда тереклек итүче халыкларның тормышлары, гореф-гадәтләре белән танышкан, дөньяга карашының офыкларын киңәйткән. 595 нче елда Мөхәммәд Хәдичәгә өйләнгән. Әйтергә кирәк ки, гаилә тулы мәгънәсендә бәхетле булган, ирлек-хатынлык хаклары тирән ихтирам ителеп, Мөхәммәд вә Хәдичә бер җан, бер тән булып гомер кичергәннәр, 6 баланың ата-анасы булу шан-шәрәфен тигез күтәргәннәр. Уллары Касыйм һәм Габдулла Мәккәй Мөкәррәмә шәһәрендә дөньяга килеп, беренчесе ике яше тулгач, икенчесе исә берничә айлык кына вакытында вафат булганнар. Кызлары Зәйнәб, Рокыя, Өммегөлсем, Фатыйма булып, алардан фәкать ахыргысы Фатыйма гына Мөхәммәдиең нәсел-нәсәбен дәвам иттерүчедер.

Кырык яшендә Мөхәммәд Мәккәй Мөкәррәмәдә дини-иҗтимагый эшчәнлеген башлый, үзенең Аллаһы сөбханә вә тәгаләдән вәхиләр алганлыгын, аңа Аллаһының җирдәге рәсүллек һәм пәйгамбәрлек вазифалары йөкләтелгәнен халыкка игълан итә. Моны беренчеләрдән булып хәзрәти Хәдичә, туганнан туганы хәзрәте Гали бине Әбү Талиб һәм асрамага алган улы Зәйд бине Харис тулысынча таныйлар һәм игътираф итәләр. Күп тә үтми, Мәккәй Мөкәррәмә шәһәренең иң абруйлы адәмнәреннән Әбү Бәкер әс-Сиддыйк разый Аллаһ гәнһү, әз-Зөбәер, Талһа, Сәгыйть бине Әбү Вәкъкас, Габдрахман бине Гауф, Госман бине Гаффан разый Аллаһ гәнһү хәзрәте Мөхәммәд рәсүлүллаһ (с.г.в.) тәгълиматына кушылганнар. Хак ки, башта хәзрәте Рәсүлнең фикердәшләре 50 кешедән артмаган, чөнки Мәккәй Мөкәррәмә каласының байлары, хәлле затлары пәйгамбәребез тәгьлиматы-өйрәтмәләрен ачыктан-ачык дошманлык белән каршы алганнар. Моның нәтиҗәсендә хәзрәте Мөхәммәд тарафдарларыннан 50 гә якын кеше Хәбәшстанга (хәзерге Эфиопия) күчеп киткән. Дөрес, бу дәвердә пәйгамбәрнең фикердәшләре сафына хәзрәте Хәмзә белән Гомәр разый Аллаһ гәнһүнең кушылулары бераз өмет чаткысы тудырган.

Әмма Ислам дошманнары барыбер көчлерәк тә, гайрәтлерәк тә иделәр. 620 елда Хәдичәнең, соңыннан Әбү Талибнең вафатларыннан соң Мәккәи Мөкәррәмәдә вәзгыять тагын да кискенләште, пәйгамбәрнең шәхси хәяты хәвеф-хәтәр астында калды. Әүвәл аның эздәшләре — сәхабәләр үз гаиләләре белән, яшерен рәвештә, Ясриб шәһәренә күчтеләр. Ниһаять, пәйгамбәр үзе дә, якын кешеләре белән, Ясрибкә күчеп килергә мәҗбүр булды. 622 нче елда булган бу тарихи вакыйга-күчүдән (гарәпчә һиҗрәт) мөселманнар эрасы — һиҗри ел исәбе башлана. Ясриб шәһәре Мәдинәи ән-нәби (ягъни пәйгамбәр шәһәре) дигән исем алды, хәзрәте Мөхәммәднең Аллаһының рәсүле, адәмнәргә Аның өйрәтмә вә кануннарын җиткезүче пәйгамбәрлеге тәмаман рәсми сурәттә танылды.

Мәдинәи Мөнәүвәрәдә Мөхәм мәд пәйгамбәр әтрафына берләшкән мөһаҗир вә әнсарлардан гыйбарәт мөселманнар җәмгыяте (өммә) — вөҗүд — барлыкка килде. Ошбу җәмгыять Гарәбстанда элек хөкем сөреп килгән, кан-кардәшлектән торган, ыруг-кабиләчелек берләшмәләре әсасы-нигезендә түгел, бәлки яңа фәлсәфи караш — Ислам дине тәгълиматы буенча барлыкка килде. Ягъни өммә дини рухтагы оешма — тәшкилят булып, пәйгамбәребез аның дини, милли, дөньяви һәм хәрби җитәкчесе иде. Ул армый-талмый Ислам бинасының нигез ташларын түшәде, Ислам фәлсәфәсен тотрыклы теземнән гыйбарәт тәгълиматка әверелдерде, алай гына да түгел, Мәдинәи ән-нәбидә гарәп дәүләтчелегенә нигез салды, качаклар һәм хәвефсезлек мәсьәләләрен уңышлы хәл итте, андагы башка дин вәкилләре (яһүди һәм христианлык) белән уртак тел табып, Ислам тантанасы өчен көрәш җәелдерде. Ошбу җәһәттән һиҗрәтнең икенче елындагы Бәдер, һиҗрәттән өченче һәм бишенче еллардагы Өхөд вә Хәндак сугышларын, җиденче елдагы Хәйбәр тирәсендәге вакыйгаларны хәтеребезгә төшерү дә җитсә кирәк. Ә Ходайбийәдәге килешүләр исә пәйгамбәребезнең искиткеч дипломатик сәнгатькә ия булуына тарихи дәлилләрдер.

630 елда Мәккә шәһәре тулысынча, сугышсыз, Ислам тарафдарларына бирелеп, Исламның дини мәркәзенә әйләнде. Кәгъбәтулла эчендәге мәҗүси потлар вә санәмнәр (360 данә) чыгарып ташланды, ул Исламның иң мөкатдәс сәҗдә йортына әйләндерелде, бу җирне зиярәт итү, ягъни хаҗ кылу Ислам дине баганаларының бишенчесе дип игълан ителде.

631 елда Гарәбстандагы бихисап күп кабиләләр пәйгамбәребезгә буйсындылар вә Исламны кабул иттеләр, һиҗрәтнең 10 нчы елында (632 елның марты) Мөхәммәд пәйгамбәр үз гаилә әгъзалары белән Мәккәй Мөкәррәмәгә беренче һәм ахыргы мәртәбә хаҗга барды. Нәкъ менә шуннан бирле, 14 гасырдан артык, дөнья мөселманнары Мәккәй Мөкәррәмәне зыярәт кылалар. Әнә шул хаҗдан өч ай үткәч, Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә дөнья тереклегеннән үтте. Кабер шәрифе пәйгамбәребезнең мәсҗиде эчендәдер, аңа Рәүзаи мотаһһәрә диләр.

Хәзрәте Мөхәммәд рәсүлуллаһ Саллаллаһу галәйһи вәсәлләм калдырган Калями шәриф вә хәдисләр Ислам тәгълиматының безгә килеп ирешкән мөкатдәс чыганакларыдыр.

"Intertat"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе