Флаглы мәчет күргәнем юк иде

«Флаглы мәчет күргәнең бармы?» — дип сорагач, шаярталардыр дип уйлап, сәерсенеп кенә: «Дин белән дәүләт аерым булган илдә алай була аламы соң ул?» — дип, мин дә сорау

БӘЙЛЕ
2011 Фев 08

«Флаглы мәчет күргәнең бармы?» — дип сорагач, шаярталардыр дип уйлап, сәерсенеп кенә: «Дин белән дәүләт аерым булган илдә алай була аламы соң ул?» — дип, мин дә сорау белән җавап кайтардым. «Иман йортының манарасын кисү хакында сүз куерталар икән, авыл мөселманнары бик борчыла, шул тарафларга барып чыга алмассыңмы?» — дип тә үтенгәч, сагаеп калдым. Әстәгъфируллаһ! Елдан-ел дингә якыная барып, кала-салаларда мәчетләр саны арта барган бу заманда татар авылында Аллаһ йортының манарасын кисү акылга сыймаслык эш ләбаса?! Бу хәбәргә битараф кала алмадым, урынга шалтыратып белештем дә, юлга кузгалдым.

Чыннан да, Балык Бистәсе районының Биектау авылында бар икән шул флаглы мәчет. Үз күзләрем белән күрдем. Авыл уртасында янәшә диярлек урнашкан мәһабәт гыйбадәтханәләрнең берсендә, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәре җилфердәп торуын күргәч, кызыксынуым тагын да артты.

11 хаҗ кылучының 7 се биектаулылар

Сүземне күңелемә якын булып кереп калган Биектау авылының үзеннән башлыйм әле. Бу ел башындагы саннар буенча, мондагы 298 хуҗалыкта 812 кеше яши. Шуларның 241 е — пенсионер, 165 е — инвалид, 93 е — мәктәп укучысы, 67 се — мәктәпкәчә яшьтәге, 6 сы ятим бала (әлеге саннар мәчеткә язып эленгән) бар. Йорт-җирләргә күз салуга, төзеклеге белән бу җирлектә бик тә тырыш, уңган халык яшәгәнлеге сизелеп тора. «Электән үк авылыбыз ике мәчетле булган. Совет чорында аның берсен балалар бакчасы иттеләр. Әмма революциядән соңгы елларда да җирлегебез халкы гыйбадәт кылудан туктамады. Иман йорты булмаган вакытларда да җәмәгать намазын калдырмадылар, өйләрдә җыелып булса да укыдылар. Хәзер дә җомга намазына атна саен даими 50 дән артык ир-ат йөри, иң аз дигәндә дә 45 тән кимеми. Авылыбыз кешеләре юмарт, игелекле. Бездә җинаять, тәртипсезлек кылуда, наркоманлык буенча учетта торучы яшьләр, бала ташлаучы аналар юк. Вакыты белән җиңелчә салыштырып алырга яратучы ике кешедән башка алынып эчүчеләр күренми. Мәчеттә 2 төркем хатын-кыз дини белем ала», — ди Аллаһ йортында хуҗалык эшләре буенча җаваплы, бер үк вакытта кассир вазифасын да башкаручы Зиннур Хөснетдинов. Быел районнан хаҗга кылучы 11 кешенең 7 се шушы авылдан. 8 нчесе исә бәла-казага юлыгып кына калган, араларында икенче тапкыр баручылар да бар. Укучыларны әдәп-әхлакка өйрәтүче «Лилия» түгәрәге дә эшли икән биредә. Мәктәптән кайтучы укучыларның таныш булмаганнарга да урамда әдәп белән: «Исәнмесез, апа!» — дип сәлам биреп узулары балаларга кечкенәдән иман орлыкларын сеңдерүдән киләдер. «Китапханәбез бик бай, 7 меңнән артык китап, 650 укучым бар», — ди китапханәче Гөлнур Фәйзрахманова. Авыл халкы төрле чараларда актив катнаша. Әйе, чыннан да, динле, әхлаклы, булган, ихлас халык яши бу авылда.

«Кайчак сүгенергә дә туры килә»

Иске саналган, ягъни флаглы мәчет, халык акчасына салынып, биектаулылар аңар 1990 елның 17 июлендә аяк басканнар. 2004 елда инвестор-хуҗа ЗАО «Кулон» ның генераль директоры Альберт Шамил улы Фәрхетдинов, шул гыйбадәтханә янәшәсендә өр яңа иман йорты өлгерткәч, Шамил исеме белән аталган әлеге гыйбадәтханәгә күченгәннәр. Шумбут совхозы таркалганнан соң, түбәсез калган (бөтенләй үк түбәсез дип тә булмый, ара ераклыгы да сәбәпче булган) җирле үзидарәне, җитәкчеләр әмере белән, бүлмәләр бүлеп, иске саналган Аллаһ йорты канаты астына сыендырганнар һәм 6 ел дәвамында биредә 2 әләм җилферди. Бу гыйбадәтханәнең бер башында авыл китапханәсенә дә урын табылган. Беренче карашка, айлы манарасы булган бинага дәүләт әләмнәре элү бераз сәеррәк тоелса да, һәркем җылы урынлы булган анысы. Бәлки, шулай бина тузганчы да яшәлгән булыр иде дә... Авыл кешеләре аңлатуы буенча, «дәүләт органын» гадәти булмаган түбә астында утыру канәгатьләндермәгән.

– Яңа мәчетне ачканда искесен мәдрәсә итү мәсьәләсен кузгата алмый калдык. Анда җирле үзидарә керәчәген ишеткәч, риза буласыбыз килмәгән дә иде, каршы булмадык тагын. Альберт Шамиловичтан рөхсәт алганнар да, без ачкычны биргәч, кереп утырдылар. Беркем бер сүз әйтми иде югыйсә. Тик 6 ел буе әледән-әле манараны төшерәбез дип сүз кузгаталар. — дип сүзгә кушылды Мирзахан хәзрәт Шәрәфиев. — Без моңа барыбыз да каршы. Мәсьләне аңлату ниятеннән, мин юк чакта, авыл кешеләре 70 ләп имза җыеп, «авыл советына» кергәннәр, рәис аларны куып кына чыгарган. Хәзер дә ул исемлек бар. Манараны төшерү ник кирәк соң? — дип сорагач, берничә авыл карты алдында рәисебез Рифкать: «Миңа кайчак манара астында сүгенергә дә туры килә», — дип җавап кайтарды. Инде Казанга шалтыратып, үзәк төбәк казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровка да мөрәҗәгать итеп карадык. Ул: «Авыл халкы риза булмаса, манарага тияргә хаклары юк», — диде.

«Үлсәк үләбез, әмма манараны төшертмибез»

Җирле үзидарә кайчан да булса «башка чыгып» киткәннән соң, иске мәчетне мәдрәсә итү уе белән янган мөселманнар, манараны саклап калу өчен җомга намазына җыйналган вакытларда әледән-әле төрлечә баш ваталар икән. 10 декабрь көнне җомга намазы алдыннан да картларның теленнән манара мәсьәләсе төшмәде:

– Бүгенге көндә кышын кар өстендә гает намазы укыган авыллар бар микән?! Хәзер акча элеккегә карганда да күбрәк җыела. Иске мәчет безнең карамакка калса, беренче елын фундамент казытып, икенче елында берничә, өченче елда барлык стенасын өеп, дүртенче елда түбәсен яптырып, бишенче елда газын, утын кертеп, янкормалар өстәсәк, гает намазларын рәхәтләнеп җылыда үткәрер идек. Бу вакыт эчендә без бу эшләрне әллә кайчан эшләп бетерә идек инде. Быел гаеткә 300-350 шәр кеше килде, бинага сыймыйбыз. Иске мәчеттә укулар алып барып, аш-суны да шунда әзерләр идек. Үзебездән соң килгән буынга үз исәбебездән шундый бина калдырырга ниятебез бар иде. Без авыз ачтыруларны, дини бәйрәмнәрнәрне, гает ашларын да биредә уздырабыз, укыту, балалар лагеры да шушында. Иске мәчетне төрле чаралар үткәрү, укыту өчен көйләсәк, ничек уңайлы булыр иде. Яңа мәчеткә чаршау корып интекмәс идек. Хакыбыз бар, халык акчасына төзелгән мәчет бит, — диде Зиннур хәзрәт үзенең чыгышында. Аның фикерен башкалар да бер авыздан күтәреп алды:

– Иске мәчет безнең иң авырткан урыныбыз. Авыл кешеләре арасында мәчет картлары нәрсә карый диючеләр дә бар. Ачкычны бирмәскә иде безгә, йә теге мәчеттән чыкмаска иде.

– Безнең юашлык булды шул, ачкычны бирәсе түгел иде.

– Күптән түгел җирле сайлауларда депутат итеп сайлангач, мин көчле, манараны төшертәм, дип бара бит «авыл советы» рәисе.

– 2 декабрьдән Дәүләт Советының элекке дини объектларны кайтарып алу хакындагы указы үз көченә керде. Шулай булгач,...

– Дәүләткә салымнарны түләп торабыз бит, җирле үзидарәгә 5х6 м зурлыгында бер бина да салып бирә алмагач инде.

– Безнең авыл халкы юмарт бит, бер бинаны гына үзебез дә салып яки сатып алып бирәбез аны, манарага гына тимәсеннәр.

– Мәктәп янындагы йортны да сатып алып бирәбез дип тәкъдим ясап карадык, начар бина түгел ул. Җыелсак, авыл халкының аңа гына көче җитә. Авыл кешеләре юмарт, җомга саен да хәер-сәдакасын биреп торалар. Газына, утына да түлибез. Мохтаҗларны, бәла-казага тарыганнарны да ярдәмнән ташламыйбыз, мәэзин белән каравылчыга да өлеш чыгарабыз. Иске мәчетне тоту да халык көченнән килмәслек эш түгел.

– Без бу яңа мәчеттә бер кадак та кага алмыйбыз, чөнки анда без хуҗа түгел. Үзебез өй алды эшлибез дип сүтә генә башлаган идек, мәчетнең күренеше бозылмасын дип, Альберт Шамиловичның үз кешеләре килеп, ул эшне өр яңадан үзләре башкардылар. Анысына бер сүзебез дә юк. Тик менә манара хакында гына уртак тел табып булмый.

– Иске мәчет төзелешендә бөтен авыл халкы катнашты, урманына да бардык, бурасын да бурадык, барысын да үз кулларыбыз белән эшләдек.

– Яңа мәчет төзегәндә дә булышмадык түгел. Ике мәчетне дә тоту үз хәлебездән килә. Сорап кергәндә «авыл советы»ның үзенә дә ярдәм итеп торабыз бит әле.

– Китапханәгә сүзебез юк. Ул калса, аны дини китаплар да алып кайтып, тагын да баетыр идек.

– Манарага тияләр икән, иске мәчеткә күчәбез.

– Үлсәк үләбез, әмма манараны төшертмибез.

– Телевизорны ачсаң, татар телен, милләтне саклыйк, дингә якынаерга кирәк диләр, ә гамәлләре киресенчә.

– Ул мәчетнең һәр почмагына, һәр өрлегенә, матчасына дога язылган. Кемнең шул эшкә кулы барыр икән?!

– Мәдрәсәбез дә булса, авылга укытырга яшь мулла да килер иде.

– Ник безне диния нәзарәтендә яклап чыкмыйлар икән?!...

Бу сүзләрне ишетеп утырган Миңнемөхәммәт абый да түзмәде, үз фикерен җиткерергә ашыкты:

– Авыл советы рәисе булып эшләүче минем малай ул. Мин аңар гел әйтәм: өскә — манарага карама, аска гына карап йөр, дим. Дурак түгел бит ул бу эшкә барырга.

Утсыз төтен чыкмый

— Мин монда хуҗа түгел, минем хуҗам бар, глава бар. Бу биләмәләр агрофирма җирләре булып тора. Мәчетләргә дә аның җитәкчесе хуҗа. Ә халык иске мәчетне дә алмакчы була, — дип сүзгә кушылды җирле үзидарә рәисе Рифкать Мөхәммәтҗанов. — Ә манара кисү миннән чыккан инициатива түгел. Мин сайланганчыга кадәр бу мәсьәләне главага да кузгатканнар, бу күптән килә. Кемнәрнеңдер мине каралтасы килгәнен дә беләм. Авыл халкына каршы берни дә эшләгәнем юк. Мәчеткә каршы булып та яшәмибез. Шул бер бина мәсьәләсе борчый. Башта ук манараны салдырган булсалар, бу тавыш чыкмый иде. Лично мин үз кулым белән манарага тимим. Бүре янындагы төлке түгел мин койрык болгап йөрергә. Бу мәсьәләдә бабайлар үзләре йөрсеннәр. Җыелыгыз да хуҗа белән үзегез сөйләшегез дидем аларга. Үзем хат язган идем, бирергә куркам, кризис бит. Җитәкчебез дәрәҗәле, депутат кеше...Хуҗа нәрсә әйтсә, шуны үтим. Мин шундый кеше. Чык дисәләр чыгам, кер дисәләр, керәм... Территория бирәбез, бабайлар бина салып бирсеннән, мин күчәргә риза бит, монда ябышып ятмыйм... 2 гаеттә 350 шәр кеше, 30-40 шәр мең акча җыела. Хәзер 500 меңләп акчалары бар аларның, точно әйтәм. Сәдаканы барыбыз да бирәбез анысы... Кирәк чакта бабайлардан акчалата ярдәм дә сорап керәбез. Быелгы эсселектә янгын куркынычсызлыгы кирәк-яраклары булдыру өчен финанс юк иде, берсүзсез 3 мең акча бирделәр. Гаеткә килгәндә, 350 кеше сыймый мәчеткә, 33 тапкыр барганмындыр, барысында да урамда укылды. Кайда да шулай ул… Әле менә мәчет өчен документ юнәтеп йөрибез... Альберт Шамилович манара мәсьәләсендә мин барда телефоннан Казанның баш мулласы (мөфти — ред.) Госман хәзрәт Исхакыйга шалтыратып рөхсәт сорады. Госман хәзрәт аңа: «Дин буенча ярамый димәде, риза диде», — диде...

Чишә торгач, төеннең очы чыкты бит һәм, әлеге сүзләр хак булса, чүп күптән районнан читкә чыгып киткән ләбаса. Үзара сөйләшкән арада да җирле үзидарә башлыгы Рифкать әфәнде минем алда да : «Миңа монда халык приемга керә. Эш булгач, төрле чак була, кайчак сүгенергә дә туры килә», — дип ычкындырды. Беркайчан да утсыз төтен чыкмый шул. Димәк, халыкның борчылуы нигезсез түгел, манара астында тиргәшергә кыенсына рәис. Ни әйтсәң дә, халыкның рухи тормышын кайгыручы, үзе әхлакка чакыручы бит.

– Әгәр, чыннан да, манараны кисү нияте булса, авыл кешеләре кабат иске мәчеткә кайтырга исәплиләр, бәлки, бу уйдан кире кайтырсыз, — дим Рифкать әфәндегә. Ә ул исе дә китмичә: «Алар монда күчсә, без яңа мәчеткә кереп утырабыз. Моннан чыгаралар икән, кая барыйк инде без», — дип куйды. Тик яңа мәчетнең дә манарасы бар шул. Рифкать әфәндегә иман йорты һавасы бик ошап киткән ахырысы, берсеннән чыгарсалар икенчесенә керергә генә тора. Әллә инде дога яңгырамаган иман йортына җеннәр ияләшеп, адәм балаларын шулар котыртып ята микән, дип уйлап куйдым. Гыйбадәтханәләрдә куышлы уйнап йөрү уен эш түгел. Алар бит Аллаһ йортлары. Анда бары тик гыйбадәт, изге гамәлләр кылу тиеш, манара астында тавыш-гаугаларга, буш сүзләргә урын юк.

Халык өчен барысын да эшли

Инвестор буларак, бу авыл җирлегендә үз хакимлеген булдырган «Кулон» ябык акционерлык җәмгыяте (ЗАО) хакында сүз әйтер вакыт та җитте. Ул хуҗалыкны үз канаты астына алгач, авыл халкының яшәеше яхшырган.

– Дүрт авылда 4300 кеше яши, барысы да Альберт Шамиловичка карап тора. Ул бик дәрәҗәле кеше, Дәүләт Советы депутаты. 4 авылга да иман йорты салдырды, һәрберсен үзе тәэмин итә, татарлар яшәгән рус авылы Масловканы да мәчетле итте, чиркәү дә төзетте. Пай җирләренә булган 120 мең салымны да 100 % ы белән үзе түләде, — дип сүз башлады хуҗа хакында җирле үзидарә рәисе Рифкать әфәнде. — Безнең бер техникабыз да юк, ә хуҗабыз кар басып киткән көннәрдә 4 авылның да урамнарын да тыкырыгына кадәр ачтырды. Тегермәнлек авылындагы «Акчарлак» приютын тәэмин итеп тора. Халыкка фуражын, печәнен бирде. Ярдәм сорап килүче бар икән, барысының да үтенечен канәгатьләндерә.

— «Сугыш ветераннарына 10 мең сумлык бүләк, тыл ветераннарына 50 кг лы капчык белән он бирде. Өлкәннәр көненә дә он өләште. Биектауда гына да 200 дән артык алар. Бәйрәмнәр аның ярдәме белән уза. Китаплар алырга да акчасын биреп тора. Ярты авыл «Кулон»да эшли. Җәй көне без дә амбарга ярдәмгә чыгабыз. Хезмәт куйган кешегә көненә 150-200 шәр сум акча түлиләр, — дип рәиснең сүзләрен куәтләде китапханәче Гөлнур ханым. Авыл картлары да генераль директорның эшчәнлегенә тел тигермиләр. Тик менә мәчетне үзләренеке итеп тоя, аңа хуҗа була алмаулары гына эчләрен пошыра аларның. Намазны мунча белән бәдрәфтән кала кайда укысаң да ярый анысы. Хикмәт анда түгел. Авылны бизәр һәм исемнәрен яңгыратыр өчен генә төзелгән мәчетләрнең әҗер-савабы шуның кадәр булуы сагайта авыл картларын. Өлкәннәр адәм балаларын һидаятькә ирештерергә, авыл халкына рухи пакьлек, бәрәкәт бирергә тиешле гыйбадәтханәләрнең икесенең дә үз максатларында кулланылуын, Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итүен телиләр. Минемчә, игелек юлында йөргән зирәк авыл картларының тынычлыгын алу бер генә җитәкчене дә бизәми. Җирле үзидарә җитәкчесенә дә үз кәнәфиендә җитдирәк булып, төплерәк утырырга кирәк, чөнки ике кыйблага оеганның иманы камил булмавы да ихтимал.

Аллаһ үзе сакласын!

Әлеге фикерләрне ишеткәч, халык рәхмәтенә ирешкән, күрше авылда туып үскән абруйлы җитәкченең мәчет манарасы белән ваклашуына һәм аны кистерергә әмер бирүенә күңел ышанмый. Булмас. Аллаһ үзе сакласын. Кемнең генә ислам кануннарына каршы барып, җаһилият калдыгы булып тарихка кереп каласы килер икән?! Мондый яман эшкә алынган кяферләрнең каһәрле язмышы безнең буын хәтерендә әле дә яхшы саклана. Заманында манара кискәннәрнең берсе генә дә рәхәт күрмәде бит, үз үлеме белән дә китмәде. Манаралы бинага әләмнәр элү дә дини канун-кагыйдәләргә каршы килгән бидгать гамәл.

Һәркем үз йортында яшәсен

Кайтыр юлга чыккач, кисәк кенә балачактагы «Куян, төлке һәм әтәч» әкияте искә төште. Ничектер Биектауда булган хәлләр белән әлеге хикәят арасында бер уртаклык элементы бардыр сыман тоелды. Төлке үз өнен булдырсын инде ул, төлке башы белән куян йортына кызыгып ятмасын. Анда озак тоткарланса, үткен чалгысын тотып, хакыйкать сакчысы әтәч үзе килеп чыкмагае. (фотолар бар)

Рәшидә Ахмирова.

Редакциядән. Булган проблемага уңай чишелеш табу максатыннан бу мәсьәләгә бәйләнеше булган җитәкчеләр фикерен дә белдек.

Татарстан Республикасы мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

— Динебездә яңа мәчеткә күчкәннән соң, искесен мәдрәсә итү, андый ихтыяҗ булмаганда, аны гыйбадәтханәсе булмаган башка авылларга бүләк итү гадәте бар. Кукмара якларында күпчелек шулай эшлиләр. Шулай ук музей максатында да кулланырга ярый. Ә манара кисү бернинди кысаларга да сыймый. Биектаудагы кебек авыл кешеләре үзләре төзегән мәчетне мәдрәсә итеп кулланырга телиләр икән, бу очракта җирлектәге мөселманнар белән җитди сөйләшү уздырып, мәчетнең халыкныкы булуы хакында карар кабул итеп рәсмиләштерергә һәм БТИ аша документлаштырырга кирәк. Ул чакта аңа башка кеше хуҗа була алмый.

Балык Бистәсе районы мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов:

– Җирле үзидарә дөньяви учреждение булгач, анда манара торырга тиеш түгел, бу эшнең ярамаганлыгы, җирле үзидарә рәисенә дә анда утырырга тиеш түгеллеге хакындагы фикеремне башта ук әйттем. Дингә каршы килергә кирәкми. Манара астында хәрәм ашап, зина һәм гайбәтләргә юл кую гөнаһ. Мондый очракта манараны алу хәерлерәк. Әмма аны кисәргә дигәч, авыл халкы каршы чыкты. Иске мәчет проблемаларын яңа район башлыгы ныклап белми әле. Бу хакта иман йортына кагылышы булган җитәкчеләр белән барыбыз да җыелып ныклап сөйләшәсе бар, әлегә авырып киттем. Биектау имам-хатибы Мирзахан хәзрәт Шәрәфиев бик тәкъва, дин өчен җан атып йөри торган кеше, авыл халкы да бердәм, мәчетне тоту өчен үзләре тырышалар. Иске мәчетне мәдрәсә итсәләр бик хәерле булыр иде. Ә менә Чаллыбаш авылында мәчеткә йөрмиләр. Анда яшь имам килгән иде, аңа хезмәт хакы түләүче дә юк, гыйбадәтханәне аз гына сәдака бәрабәренә генә яшәтеп булмый, уты, газына да түләргә шактый кирәк бит.

Иске мәчет мәсьәләсендә Госман хәзрәт Исхакый белән дә элемтә урнаштырган идек, ул Мәскәүдә киңәшмәдә булу сәбәпле, үзе белән сөйләшә алмадык. ЗАО «Кулон» генераль директоры Альберт Фәрхетдинов та вакыты юклыкны сәбәп итеп, сәркатибе аша гына җавап бирде. Алар ирештергән хәбәргә караганда, җитәкченең мәчеткә бернинди дә катнашы юк, бу мәсьәләне җирлектәгеләр хәл итәргә тиеш.

Булган хәлне ачыклау һәм шәхсән фикерен белү ниятеннән Балык Бистәсе хакимияте башлыгы Илһам Вәлиевкә дә шалтыраттык, ул авылларда булу сәбәпле, безнең белән хакимиятнең аппарат җитәкчесе Рифат Билалов элемтәгә чыкты. Аның әйтүенчә, авыл картлары белән хакимият башлыгы арасында җитди сөйләшү булган. Иске мәчет һәм җирле үзидарә мәсьәләләре якын арада уңай якка хәл ителәчәк. Бирсен Ходай!

Рәшидә Ахмирова

8-917-23-33-543.

«ИРЕК МӘЙДАНЫ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе