Нәрсә сон ул террорчылык?

Әгүзү биллэхиминэшшэйтанирраҗим Биссмилләхиррахмэниррахим Әлһәмдү лилләһи Раббил галәмин, вәссаләтү вәссәләмү гэлә эшрафил

БӘЙЛЕ
2011 Фев 04

Әгүзү биллэхиминэшшэйтанирраҗим

Биссмилләхиррахмэниррахим

Әлһәмдү лилләһи Раббил галәмин, вәссаләтү вәссәләмү гэлә эшрафил әнбия и вәл мурсәлин. Вә салләллаһу Тәгалә гәләйһи вәгалә әлиһи вә әсхабихи әҗмәгыйн.

Шушы дөнья һәм ахыйрәтне яратучы, дөньяда әдәм баласын бөтен мәхлүкатька хуҗа итеп яраткан, Бөек кодрәт иясе, Аллаһы Раббыбызга хәмде — сәнә мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын. Пәйгамбәрләрнең соңгысына һәм иң Нурлысына, Мөхәммәд гәләйһиссәләмгә дога вә сәләмнәребез ирешсен

Хөрмәтле дин кардәшләрем, динебез Ислам диненең күркәм сәләме белән сезне сәләмлибез:

Әссәләмү галейкум вәрахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү

Бүгенге көндә барчаларыбыз, төрле гәҗитләрдән, телевизордан ишетеп, күреп, дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында, гомуми алганда, террорчылык хакында беләбез.

Нәрсә сон ул террорчылык? Динебез ислам дине, кешене үтерүгә ничек карый? Кемнәр сон алар үзләрен иманлы дип әйтеп, кешеләрне шартлатучылар? Шул сораулар барчаларыбызны да борчый.

Хөрмәтле дин кардәшләр, Гәзиз мөселманнар!

Террорчылык — ул дәүләтнең һәм җәмгыятнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора.

Бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Барча диннәрдәдә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Аллаһы Раббыбыз, кешеләрне хисап кылучы «Мин» — ди, һәм беркемнең дә кемнедер кимсетергә кылырга, аны җәзаларга хакы юк. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү ул — Аллаһы Тәгаләгә, анын хөкемнәренә каршы бару. Беркемнең дә үз — узен утерергә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була, һәм анын урыны, Аллаһның мәңгелек газабы.

Аллаһы Тәгалә Корьән Кәримнен «Әнгәм» сурәсенең 151 нче аятендә:

«Аллах дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез. Җәберләмәгез».

Шулай ук Аллаһы Тәгалә «Мәйдә» сүрәсенең 32 нче аятендә:

«Кем дә кем бер кешене дөньяда үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек гөнаһлы була».

Ягьни хөрмәтле мөселманнар, бу аятләрдә Аллаһы Раббыбыз шушы әшәке эшләрне башкаручы, Аллаһка каршаучы икәнлеген безгә аңлата

Сөекле пәйгамбәребез, гәләйһи сәләм, бер Хадисендә бол ай диде: «Кыямәт көнне, дөньяда яшәгәндә кешеләрне рәнҗетүче, кешеләрне үтерүче, һәм үз — үзенә кул салучы, җәннәткә кермәс, хәтта җәннәтнең исен дә исни алмас, шушы эшләре өчен мәңгелек газапка дучар булыр» — диде.

Икенче бер хәдисендә: « Кеше үгерученең, тәүбәләредә кабул ителми» -диде.

Бу хәдисләрдән без аңлый алабыз: «Бу гамәлләрне эшләгәндә кеше Аллаһының ачуына дучар була, үзен һаләкәт чокырына төшерә ».

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бу яман эшләрне кемнәр башкара соң? һәм бу эшләр кемнәргә файдалы соң?

Элек заманнарда казыйларыбыз бер җинаять эше башкарылганда, бу кемнәргә файдалы сон дип сорау бирәләр иде.

Бүгенге көндә төрле массакүләм мәгьлүмәт чаралары, бу эшләрне мөселманнар башкара дип әйтүләре бик зур ялгышлык, чөнки, ул җинаятчеләр мөселманнарга карата да җинаят кылалар. Әле күптән түгел генә Кабардино- Балкария мөфтие җинаятчеләр тарафыннан атып үтерелде, имамнарга хөҗүм ителде.

Шул сәбәпле бу яман эшләрне башкаручылар нинди дер дин вәкиле дип әйтү ярамый.

Ислам дине, һәм бер генә дин дә җинаят кылырга өндәми. Ислам дине ул — тынычлык, иминлек, татулык дине, һәм шушы сыйфатларга ия булырга чакыра.

Мәгълүм булганча, теләсә кайсы дин — массакүләм идеология булып тора. Диннәр аша үзләренең начар максатларына, ниятләренә ирешергә теләүчеләр һәрвакыт булган. Шул исәптән, ислам дине дә читтә калмаган. Исламның чыганакларын үзләренчә аңлатып, бу кешеләр динебезгә, мөселманнарга һәм гомумән кешеләргә зыян китерәләр. Ә бит Аллах Раббымыз безләргә «имансызлар, динегезгә зыян китермәсәләр, йортларыгыздан куып чыгармасалар, аларга мәрхәмәтле булып, тату яшәгез» -дип әйтә -. Корьәни кәримнең «Мүмтәхнә» сүрәсенең 8 нче аятендә:

«Аллаһы Раббыгыз дөрес, тату яшәгәннәрне сөя».

Хәттә пәйгамбәребез гәләйхи сәләм, күршесендә яшәгән имансыз бер бәндәгә һәрвакыт мәрхәмәтле булган, аны дингә өндәгән, һәм бер кайчанда аңа карата зыян китермәгән.

Бүгенге көндә, хөрмәтле дин кардәшләрем, диндә булмаганнар да бит Исламның үсешенә зур өлеш кертәләр, динебезнең көчәюенә дәүләтебез дә ярдәм кулын суза. Безгә, шушы мөмкинлекләрне файдаланып, рухи мирасыбызны, күркәм гадәтләребезне торгызып, халыкны иманга эндәргә, динне көчәйтергә тырышырга кирәк.

Вәгаземнең сонында сезгә мөрәҗәгәт итәсем килә;

Хөрмәтле мөселманнар! Гәзиз дин кардәшләрем!

Бу фани дөньяга әлхәмдүлилләһ, Аллаһы барчаларыбызныда- иман белән, мөселман итеп яратты, һәм безләрне Корьән кәрим белән нигьмәтләндерде.

Шушы Аллаһының юлы белән барырга тырышыйк, аның хөкемнәрен дөрес аңлыйк, аңламасак, белгәннәрдән сорашыйк.

Кеше рәнҗетүдән сакланыйк. Мөселманнарга да, барча халыккада зыян китерүдән ерак булыйк. Бу яман эшләрне башкаручыларгада, Аллаһы Раббыбыз тәүфикь-хидәять биреп, аларны туры юлга бастырса иде. Безләргә, барчаларыбызга да, Раббыбыз иман байлыгы биреп, яшәгән калган тормышыбызны да иманлы булып яшәп, дөньядан мәңгелеккә күчкәндәдә иман белән күчеп, шушы дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде. ӘМИН.

Иң изге теләкләр теләп Казан шәнәре Мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе