ТҖ МДНнең 13 гыйнварда үткәрелгән чираттагы пленумын әһле ислам шактый зур кызыксыну белән көтеп алды. Ник дигәндә, халык арасында мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның үз вазифасыннан китәргә мөмкин булуы турында төрле сүзләр йөри башлаган иде инде. Ни кызганыч, алар хак булып чыкты: пленумда мөфти хәзрәтләре үзенең бу вазифадан китүе турында белдергән.
Безне, журналистларны ул пленумга кертмәделәр, ягъни аны ябык ишекләр артында уздырдылар. Ә бит каләм ияләре ифрат дәрәҗәдә кызыксынучан халык. Алар Татарстан Диния нәзарәте бинасында үткәрелгән матбугат конференциясендә мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизне күп санлы сораулар белән күмеп ташладылар.
Илдус хәзрәт Фәизнең сөйләвенә караганда, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Диния нәзарәтенең ярты еллык эшчәнлегенә хисапнамә ясаган. Аннары ул сәламәтлеге начараю сәбәпле, үз вазифасыннан китүе турында игълан иткән. Моңа өстәп, ул «Рәшидә Исхакый» исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәген төзү эшләре белән дә шөгыльләнәсе булуы турында әйткән.
Мондый җавап кайбер журналистларны канәгатьләндереп бетермәде, күрәсең. Шуңа күрә дә аларның берсе: «Мөфти хәзрәтләре ни өчен матбугат конференциясенә үзе килмәде?»-дигән соравын бирде. Илдус хәзрәт бу сорауга да аптырап калмады. Ул: «Мөфти хәзрәтләре беркайчан да үзенең телефонын кешедән яшереп йөрмәде, хәтта кесә телефоны да күпләргә мәгълүм иде. Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Аны сез мөфтинең үзенә шалтыратып кына белә аласыз»,-диде.
Илдус хәзрәтнең сүзләренчә, мөфти киткәнгә карап мөфтиятнең сәясәте үзгәрмәячәк. Ул элеккеге режимда, ягъни үз эшен Низамнамәдә (Уставта) язылганча, Коръән һәм сөннәт буенча, фикһта хәнәфи мәзһәбенә таянып алып барачак.
Бер хатын-кыз журналистның: "Без кайбер мөхтәсибләр эшеннән китә, дип ишеткән идек. Бу хәл мөфтинең китүенә бәйлеме?»-дигән соравына, Илдус хәзрәт: «Татарстанда 45 мөхтәсиб бар. Аларның бөтенесе дә пленумда катнашты. Пленумга кадәр бер мөхтәсиб вафат булды, икенчесе -җәй көне, өченчесе көз көне үз теләге белән мөхтәсиблектән китте. Күптән түгел Буа районы мөхтәсибе Линур хәзрәт шулай ук үз теләге белән бу вазифадан бушатылды. Мәсәлән, узган елдагы корылтай алдыннан гына Чирмешән районы мөхтәсибе вафат булды. Ә бу хәл берничек тә корылтай белән бәйле булмады, лабаса», -дип җавап бирде.
Гомумән алганда, Илдус хәзрәт каләм ияләренең бер генә соравын да игътибарсыз калдырмады, аларга тулы һәм төпле җаваплар бирде.
Бер журналистның: «Сез үзегезне мөфтилеккә кандидат буларак тәкъдим итә аласызмы?»-дигән сөаленә, ул: «Минем беркайчан да үз кандидатурамны теге яки бу вазифага тәкъдим иткәнем булмады. Әгәр андый тәкъдим булса, уйлап карарга мөмкин. Корылтайга кадәр вакыт бар. Әле аңарчы, теге мәзәктәге кебек, яки ишәк, яки падишаһ дигәндәй... Кемнең исән каласы билгесез»,-диде.
Илдус хәзрәтнең әйтүенчә, Уставта күрсәтелгәнчә, 3 айдан соң Диния нәзарәтенең чираттан тыш пленумы узачак. Анда мөфтине сайлау көне билгеләнәчәк, корылтайны үткәрү төркеме оештырылачак. Шунда кандидатлар да күрсәтелер. Пленумнан башка да югары дини гыйлеме, кимендә 4 ел имам хатип булып эшләгән тәҗрибәле мөселманнар үз-үзләрен мөфтилеккә кандидат итеп күрсәтә ала.
Хатыйп ГӘРӘЙ