Никахыгыз котлы булсын

«Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләрнең никахын укыту күркәм гадәткә әйләнде. Ә бу никах берникадәр үзенчәлекле булды: 54

БӘЙЛЕ
2010 Дек 21

«Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләрнең никахын укыту күркәм гадәткә әйләнде. Ә бу никах берникадәр үзенчәлекле булды: 54 яшьлек беренче группа инвалид Илгизәр Сибагатов белән күзләре яхшы күрүче 1957 елгы Әнисә ханым яңа тормыш юлын башлады.

Дөресен генә әйткәндә, Илгизәрне сукыр кеше, дияргә тел дә әйләнми. Ул моннан берничә ай элек «Сөләйман» мәчетенә килеп, Брайль хәрефләрендә Коръәнне укырга өйрәнеп киткән иде. Илгизәр бер урында утырып тора алмаучы тынгысыз кеше. Ул үзенең урыны изге йортта икәнлекне аңлап, «Сөләйман» мәчетенә эшкә килде. Хуҗалык эшләре мөдире, кирәк була калса, сантехник вазифаларын да башкара.

1956 елда Әлки районының Баллы күл дигән авылында туып-үскән Илгизәргә Аллаһының сынауларын күп узарга туры килә. 15 яшьтә хезмәт юлын башлый. Өйләнә. Акрынлап күзләре сукырая. Иң аянычы шул: 32 ел бергә тату гомер кичергән хәләл җефете яман шеш авыруыннан вафат була. Гаиләсе белән Россия буйлап бәхет эзләп күп йөри ул. Соңрак Алабуга шәһәренә кайтып төпләнә. «Әнисә белән без бер-беребезне таптык. Вәгъдәләр бирештек, инде кавыштык. Куанычлы хисләремне әйтергә сүзләр таба алмыйм», — ди Илгизәр әфәнде.

Әнисә ханым тумышы белән Яшел Үзән районыннан. Ул хәзерге көндә Яшел Үзәндә яши. 2 улы һәм оныклары бар. Аш-су остасы булып эшләгән. «Картлык көнемдә ялгыз каласым килми. Менә шуның өчен дә мондый җитди карарга килдем», — ди ул.

Бу бәхетле парга никахны әле яңа гына изге җирләрдән-хаҗдан кайткан Раил хәзрәт Әхмәтов укыды. Аларның шатлыгын Илгизәрнең туганнан туганы Корбангали, Әнисә ханымның туганнары Рәйсә, Хафиз, дус хатыны Кәүсәрия һәм «Сөләйман» мәчете әһелләре уртаклашты.

Яңа кавышкан парга саулык-сәламәтлек, тигез гомер телибез!

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе