Исламны үстерүгә күп көч сарыф итә

Мәрҗани» мәчете мәхәллә халкын заман таләпләренә туры килә торган милли бизәкләре, гыйбадәт кылу өчен уңайлы бүлмәләре, күркәм

БӘЙЛЕ
2010 Дек 21

Мәрҗани» мәчете мәхәллә халкын заман таләпләренә туры килә торган милли бизәкләре, гыйбадәт кылу өчен уңайлы бүлмәләре, күркәм люстралары, бәрхет пәрдәләре, иркен конференция залы белән сокландыра.

Ә бит күптән түгел генә моннан берничә гасыр элек төзелгән бу борынгы бинаның тәрәзәләре ябылмады, идәннәре начар хәлдә, диварлары ярылган иде. Советлар заманында Казанда бердәнбер булган гыйбадәтханә күзгә күренеп искергән иде.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин архитектурасы белән федераль әһәмияткә ия булган «Мәрҗани» мәче­тенә 1985 елның 22 декаб­рендә эшкә килгәндә әнә шундый тузган хәлдә иде. Нәкъ 10 елдан соң аны бу иман йортының имам хатибы итеп сайлыйлар. Димәк, бу көннәрдә аның өчен 2 юбилей: имам булуына-15, «Мәрҗани»гә эшкә килүенә -25 ел.

Мансур Җәләлетдин 1960 елның 27 мартында Казанда дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1978-1980 елларда армиядә хезмәт итә. 1980-1985 елларда җәмәгать туклануы системасында эшли.

1990 елда ул Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсен тәмамлый. 1990-1992 елларда Истанбулда белем ала. 1992 елда ТҖ МДН мөфтие урынбасары итеп билгеләнә. Тагын 4 елдан Казан мөселманнарының имам мөхтәсибе итеп сайлана.

Мансур хәзрәт югары дөньяви белем дә ала. 2002 елда читтән торып, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый, икътисадчы белгечлегенә ия була.

1996 елда мәчетне төзекләндерү белән бергә күп эшләр башкарырга мөмкин комплексны төзү фикере барлыкка килә. Әйтик, ислам дөньясында киң таралган вакыфлар системасы мәчетне алып барырга гына түгел, рухи башлангычларны финанслауга, хәтта хәйрия эшчәнлеген алып баруга этәргеч бирә.

«Мәрҗани» мәчете каршында оешкан комплекста шәкертләргә белем бирү, тәрбияләү учреждениесе, сәүдә һәм җәмәгать туклануы биналары бар. Биредә шулай ук хәләл кафе, кибетләр, милли киемнәрне тегү остаханәсен булдырдылар. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый система үз-үзен аклый, уңай якка үсеш бирә. Мөселманнар үзәге каршында урнашкан Казан Ислам көллиятендә егетләр дин нигезләренә өйрәнә. Студентлар өч тапкыр бушлай ашату, яшәү өчен шартлары булган тулай торак белән тәэмин ителгән. Биредә һәр елны мәчет каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. Ислам үзәгенең бер мөһим казанышы булып, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам институтын төзү торыр, мөгаен. Бу югары уку йортын салу эшләре башланды инде.

Казанда 50дән артык мәчет, дини уку йортының төзекләндерелүендә һәм ачылуында, беренче мөселманнар зиратының барлыкка килүендә, Тащевка авылы янында Россиядә тәүге тапкыр ел әйләнәсендә мөселман балаларын сәламәтләндерү лагерен оештыруда да Мансур хәзрәтнең өлеше зур. Шулай ук аның татар халкының мәдәни традицияләрен торгызу, яшьләрне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә, Казанның мәдәни-тарихи һәйкәлләрен, Россия җәмәгатьчелегенең рухи кыйм­мәтләрен саклауда роле бәхәссез.

Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең татар мирасын саклау буенча бәяләп бетергесез эш башкаруы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан да билгеләп үтелде.

Бу көннәрдә Россия Мөфтиләре Шурасы әгъзасы, ТҖ МДН Президиумы әһеле, Казан Ислам көллияте директоры, «Мәрҗани» мәчете имамы, «Казан мөхтәсибәте» газетасы баш мөхәррире Мансур хәзрәт Җәләлетдин үзенең дини эшчәнлеге юбилейларын бәйрәм итә.

Мөхтәрәм Мансур хәзрәт!

«Ислам info» Медиа төркеме, «Сө­ләй­ман» мәчете коллективы Сезне икеләтә бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлый. Сезгә озын гомер, изге эшегездә уңышлар, ныклы сәла­мәтлек, Аллаһының рәхмәтенә ирешү насыйп булсын, дип тели.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе