Ислам дине кайчан барлыкка килгән? Кем аңа нигез салган? Пәйгамбәр дип кемгә әйтәләр? Коръәндә ничә сүрә бар?
Кызганыч ки, күптән түгел Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә яңгыраган бу һәм башка сорауларга өлкәннәрнең дә кайберләре җиңел генә җавап бирә алмаслар. Ә менә бирегә Корбан ашы мәҗлесенә килән балаларның аларга шактый ук төгәл җаваплар бирүенә мин хәтта гаҗәпләнеп,шул ук вакытта сокланып утырдым. Тагын шунысы бар: 1-2 бала гына актив катнашмады викторинада, аларның саны шактый ишле иде.
Мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншаның сөйләвенә караганда, биредә ел саен үткәрелә икән Корбан ашы мәҗлесе. Ул балаларны мәдрәсә һәм остазлар белән таныштыру, аларны Корбан ашыннан авыз иттерү максатыннан уздырыла. Сүз уңаенан шунысын да әйтик: бүгенге көндә мәдрәсенең көндезге, кичке, читттән торып уку бүлекләрендә 300 дән артык шәкерт белем ала. Бу уку йортын тәмамлаган дин әһелләре Татарстанда гына түгел, Киров, Ульян, Чиләбе Свердловск өлкәләрендә, Мордовия, Чувашия республикаларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә имамлык кыла. Минем: «Сезнең элекке шәкертләрегезнең берсе Тольяттида эшли дип ишеткән идем», — дигән сүзләремә, Ильяс хәзрәт: «Хәзерге вакытта Тольяттиның җәмигъ мәчетендә 3 имам булса, аларның һәммәсе дә безнең шәкертләр», — дип җавап бирде, горурланып.
Татарстан Мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина исә үз оешмаларында корбан итеп бер сыер чалулары, шуның итен мохтаҗларга өләшүләре, мәҗлесне шуның хисабына оештырулары турында әйтте. Мәҗлескә аз керемле, 14 яшькә кадәрле күп балалы гаиләләрне чакырганнар. Аларны корбан ашы белән генә сыйлап калмадылар, махсус әзерәнгән бүләкләр, корбан итләре тапшырдылар. «Бәйрәмебезгә 35 бала килде. Аларның әниләре — Мөслимәләр берлегендә актив эшләүчеләр. Советлар чорында балаларга күбрәк Яңа ел, 8 Март, 23 февраль кебек бәйрәмнәрнең асылын аңлатырга тырыштылар. Ә дини бәйрәмнәр игътибардан читттә калды. Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәренең асыл нигезен өйрәтү бүген безгә аеруча мөһим», — диде Наилә ханым Җиһаншина.
Корбан ашына Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллинның килүе һәм катнашуы нур өстенә нур булды.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык