Мәңгелек яра

«Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып, үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп

БӘЙЛЕ
2010 Дек 21

«Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып, үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр...» 39:53

Бигрәк матур пар иде инде үзләре. Исемнәре дә туры килеп тора — Алсу, Рамил. Тик бәхетләре генә булмады. Язмыш үзенекен итә шул: әле куандыра, әле елата, әле өеп-өеп шатлыкка күмә, әле кайгыга батыра.

Мәктәп елларыннан бирле һәр­вакыт бергә күреп ияләшкән авыл халкы нигәдер аларның аерылышуына ышанып бетә алмый иде. Бу хәбәр бар кешене дә уйга калдырды. Инде җәйгә гөрләтеп туй уздыру хыялы белән янып йөргән яшьләрнең бу теләкләре чәлпәрәмә килде. Барысына да Рамил гаепле. Соңгы арада ул нидән­дер канәгать түгел, Алсу белән дорфа сөйләшә, юкка-барга да кызып китеп, ямьсез сүзләр әйтә иде. Алсу, күпме генә борчылса да, моңа игътибар итмәскә тырышты. Барысы да әйбәт иде бит. Рамил аңа гел «матурым, аппагым», дип кенә эндәшә, ә Алсу шундый көчле, баһадир егет янында бөтерелеп кенә йөри иде.

«Әллә күз тидеме икән?» — дип уйлап куйды ул.

... Җиденче сыйныфта Рамил Алсуга карата мәхәббәтен белдерде. Кыз аның тәртипле, акыллы, көрәшче малай булганын күрше Әсмабикә әби сөйләүләреннән белә иде. Шуңа да егетнең тәкъдименә каршы килмәде. Күпме наз, сөю иде алар арасында. Ышанып та булмый, хәзер барысы да киресенчә. Ул юк, ул аның белән түгел, еракта...

Егерме икенче май иртәсе башкаларыннан берни белән дә аерылып тормады. Алсу, гадәттәгечә, иртә торып, әнисе кушкан эшләрне зур теләк белән башкарды да, мәктәпкә ашыкты. Әмма дүрт ел буена бер минутка да соңга калмаган сөйгәне никтер бүген күренмәде.

«Дәрес башланырга да аз вакыт калып бара. Нишләргә? Әллә Рамилем белән бер-бер хәл булганмы икән?» — диде Алсу үз алдына.

Рамил килмәде. Мәктәп ишегалдында озак кына көтеп торгач, Алсу моңсу кыяфәт белән сыйныф бүлмәсенә килеп керде. Сәер күренеш иде бу аның классташлары өчен. Ничек инде: Алсу... үзе генә?

Дәрес башланып, ун минут тирәсе вакыт узгач, Рамил килеп керде. Аны күрүгә, Алсуның тәненнән тир бәреп чыккандай булды.

«Ничек кенә шушы дәрестә утырып чыгарга?»

Алсуның тизрәк мәхәббәте янына барып, аны кочасы, үбәсе килде. Дәрес буена күзен дә алмады ул аннан, әмма Рамил генә никтер җавап кайтармады.

Ниһаять, тәнәфес.

«Әллә бер сәгатькә сузылды шунда дәресе дә», — дип уйлады Алсу һәм Рамиле янына ашыкты.

«Сәлам. Чирләмисеңдер бит? Шактый көттердең. Ни булды?»

Җавап ишетелмәде.

«Рамил, сиңа әйтәм, бер-бер хәл булдымы әллә дим?»

Кабат тынлык. Алсуның бите кызарды, күзеннән яшь атылды. Кинәт:

«Сөрт күз яшеңне! Бар да бетте! Минем янга бүтән киләсе булма!» — дигән дорфа җавап ишетелде.

Шушы сүзләр унынчы сыйныф укучысы Алсуга җитә калды. Ул үзен яшәүдән туктаган төсле хис итте. Аңлады ул, барын да аңлады: хәзер Рамилгә аның кирәге юк. Рамилнең башка берәве бар, димәк. Алсуның уйлары акланды. Булган хәлләрдән соң ул Рамилнең берничә мәртәбә каладан әле яңа гына күченеп кайткан Әдилә исемле кыз белән урам буенча кулга-кул тотынышып барганнарын күрде. Рамиле кыланып, кызны көлдерә, күңелен күрмәкче була, ә бит кайчандыр шушы куллар Алсуны назлый һәм сөя иде... Бу күренеш яшь кызнын күңелендә үлем турындагы сәер уйлар тудыра иде:

«Йә, Аллам, мин аннан нәрсә белән ким? Минем дә башкалар кебек бәхетле булырга хакым юкмыни соң?» — дип өзгәләнде ул.

Дүрт еллык дуслашып йөрү датасын билгеләп, бәйрәм итәсе урынына, Алсу бүген үкси-үкси елый. Чыгарылыш кичәсенә дә бармады. Ә нигә? Анда бит ул тагын Рамилен күрер иде.

Ике ай Алсу юньләп ашамады, төннәрен йокламыйча уздырды. Тәмам бетереште ул, беркем белән дә аралашмый, сөйләшми иде. Билгеле, ул хәзер япа-ялгыз бит. Аның хәзер берәүгә дә кирәге юк. Хәтта югары уку йортына керү, соңрак Рамил белән гаилә корып, берсеннән-берсе матур балалар табу кебек хыяллары да инде урынсыз иде. Кечкенәдән әтисез калган Алсуның тагын бер якын кешесен югалтуга көче калмаган иде инде. Тик нигә? Нигә?

«Бәлки аның кәефе генә киткән чак булгандыр? Бәлки ул болай гына, юри генә әйткәндер? Бәлки әле соң түгелдер?» — дигән уй килде шул чак Алсуның башына. Әмма тиз арада китеп тә өлгерде, чөнки бу Алсуның үз-үзен юатасы килүе генә иде.

Йокысыз төннәр, караңгы, күңелсез, мәгънәсез көннәр бер-бер артлы үтә торды, ә Алсу һаман ялгыз, Рамилен көтә. Ул хәзер барына да битараф. Әмма күпме генә көтсә дә, өзгәләнсә дә, аның бердәнбере күренмәде. Әйтерсең, яшь йөрәкнең яртысын каерып алдылар, ә аның урынында бушлык. Берни белән дә тутыра алмаслык бушлык. Әнисенең дә чәчләре тәмам агарды. Ике ай эчендә ул күзгә күренеп картайды, еш авырый башлады. Хәер, һәрбер ана өчен дә бу аяктан егарлык хәл булыр иде.

Төгәл өч ай вакыт үткәч, бик куркыныч вакыйга булып узды. Алсу үз-үзенә кул салган дигән хәбәр авылга тиз арада таралып өлгерде. Шул исәптән, Рамил дә хәбәрдар булды. Аңа Алсуның үле тәнен күрү бик тә, бик тә авыр иде. Әйе, Сания апа баштарак, аның уйлавынча, кызы Алсуның үлеменә сәбәпче булган Рамилне өйгә кертергә каршы булса да, ахырда түзмәде: рөхсәтен бирде.

Ямен югалткан өйгә килеп керүгә, Рамил үз хатасын аңлады.

Бүлмә уртасында аның Алсуы. Аныкы, әмма ул әлегә йоклый, арыган. Әйе, әйе, арыган. Бераз вакыт үтәр дә, ул янә күзен ачар һәм һәрвакыттагыча: «Йомшагым минем», — дип эндәшер кебек тоелды Алсу Рамилгә. Тик бу аның тормышка мәңге ашмас хыялы гына булып калды.

Кызганыч, мордарлык кылуның, ягъни үз-үзеңә кул салуның ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе икәнлеген аңламыйча мәңгегә күзләрен йомды Алсу туташ.

Алия ГАРӘФЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе