Журналистлар дин турында хата белән яза...

Россиядә бары өч төбәктә дин эшләре идарәсе бар. Мәскәү өлкәсендә, Дагестанда һәм өченчесе Татарстанда — Министрлар Кабинеты каршындагы дини эшләр

БӘЙЛЕ
2010 Дек 13

Россиядә бары өч төбәктә дин эшләре идарәсе бар. Мәскәү өлкәсендә, Дагестанда һәм өченчесе Татарстанда — Министрлар Кабинеты каршындагы дини эшләр буенча идарә 2008 елдан эшләп килә. «Татмедиа» агентлыгында узган экстремизмга каршы чараларга багышланган курсларда идарә җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясады. Иң беренче итеп ул, җәмгыятьтә дин белән кызыксыну артканнан арта барган заманда, журналистлар эшчәнлеге мөһимлеген билгеләп узды. «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дин әһелләре, төрле дини оешмалар үзара җаваплылык тоеп эшләргә тиеш», — диде Ренат Вәлиуллин.

Идарә мәгълүматларына караганда, узган ел дин темасына кагылышлы ун меңгә якын язма дөнья күргән. Шуларның 500 гә якына Ислам турында. Быел журналистлар тарафыннан иң күп яктыртылган чаралар — Татарстанның Ислам банкы белән хезмәттәшлеге, мөфтий сайлау һәм күптән түгел Нурлатта булган вакыйга.

Идарә җитәкчесе теге яки бу дини вакыйганы яктыртканда еш кабатлана торган хаталарга тукталды. «Изге Болгар җыенын, кайберәүләр «кече хаҗ» дип яза. Бу чынбарлыкка туры килми. Изге Болгарга җыелу ул — Россиядә Ислам рәсми дин буларак кабул ителгән урынга, татар халкы тарихына хөрмәт күрсәтү булып тора. Бирегә килүне «кече хаҗ» дип атап, радикаль төркемнәргә мәгълүмати сугыш алып бару мөмкинлеген тудырабыз. Алар җирлектә яшәүчеләрне диннән тайпылганнар, ташлардан идол ясаучылар дип атыйлар», — диде ул.

Шулай ук дин турында язганда терминнарга игътибарлы булырга чакырды. Мәсәлән, секта сүзен урынлы кулланабызмы? Секта дигән юридик төшенчә юклыгын искә төшерде. Дәүләт тарафыннан теркәлмәгән күп төрдәге оешмалар бар. Кайсысы секта, кайсысы — дини оешма икәнлекне төгәл ачыкламый, аларны секта дип атау хата.

Дини терминнардан көлү, анекдотлар чыгару шулай ук кешеләрне бутый торган күренеш булып тора. «Мөселманнарның уку йорты мәдрәсәне — өйләнмәгән яшьләр кыш чыгар өчен җыела торган урын, фатир дип язып чыктылар. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Ә бит күпләр бу сүзләрне чынга алырга, шуңа ышанырга мөмкин», — диде Ренат Вәлиуллин. Чыгышын тәмамлаганда: «Әгәр дә журналистларның дини теманы яктыртканда сораулары туа икән, безнең идарәгә мөрәҗәгать итегез, киңәшегез. Без булдыра алганча ярдәм итәргә әзер. Чөнки дин турында язу — җитди мәсьәлә. Әйтик, Норлаттагы вакыйганы яктыртканда кайбер мәгълүмат чаралары, бигрәк тә интернет чыганаклары дөрес түгел караш тудырды. Бу хәл безне бик борчый», — дип өстәде.

Берәү дә каршы килмәс, дөрестән дә, дин темасын яктырту бик тә четерекле эш. Чөнки рухи ирек, хис төшенчәләре күпкырлы. Шуңа күрә алга таба да республикада турыдан-туры дини эшләр белән шөгыльләнүчеләр, дини вәзгыятькә анализ ясап торучылар катнашында махсус семинарлар уздыруны дәвам итү бик урынлы булыр.

InterTat.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе