Яңа ел бәйрәме урынына-Корбан гаете

Танышым Корбан бәйрәмен билгеләп узу өчен үзенә кунакка чакырды. Зурлардан тыш, күршедәге таныш балаларның һәммәсе дә килгән иде. Бу чарага әзерлек мине

БӘЙЛЕ
2010 Дек 01

Танышым Корбан бәйрәмен билгеләп узу өчен үзенә кунакка чакырды. Зурлардан тыш, күршедәге таныш балаларның һәммәсе дә килгән иде. Бу чарага әзерлек мине гаҗәпкә калдырды. Хуҗабикә бу көнне күңел ачу программасын да бик тырышып әзерләгән булып чыкты. Анда балалар өчен төрле бәйгеләр үткәрелде, соңыннан һәммәсенә дә бүләкләр бирелде. Балалалар бу бәйрәмнән бик канәгать калды.Әлеге тантана аларның күңелендә киләсе елга кадәр калырдыр, мөгаен. Алар аны, без кайчандыр Яңа елны көткән кебек, түземсезләнеп яңадан көтәрләр.

Әле бүгенгедәй хәтеремдә, мандарин маеның хуш исе хәзер дә күңелемне Яңа ел булган чакларга кайтарганы. Ул вакытта без ниндидер могҗизалы, сихри вакыйганы көттек һәм дулкынланып өмет иткән бүләкләрне ала идек. Без шулай үстек, әти-әниләребез дә шундый вакыйгалар эчендә кайнады.Дөрес, әбиләребез Корбан бәйрәмен билгеләп уза иделәр. Әби безне иртән иртүк уятып, бәхетебезне йоклап уздырмаска дигән киңәшләрен бирә иде. Ул хәтта безне коймаклар һәм башка тәмле ризыклар белән дә сыйлады. Икенче көнне үк без инде алар турында оныттып, Яңа ел хакында хыяллана башлый идек. Мөгаен, монда эш әти-әниләрнең мөнәсәбәтенә бәйле булгандыр. Гаиләдәге теге яки бу әйбергә мөгамәлә балаларга да йогучан була. Әти-әниләребез Корбан һәм Ураза гаетләренә караганда башка бәйрәмнәргә күбрәк игътибар иткәннәрдер, күрәсең.

Балада бәйрәм рухын ничек булдырырга?

Балачактан нарасыйларга исламда 2 бәйрәм-Корбан һәм Ураза гаетләре икәнлеген аңлату мөһим. Ә инде гает көннәре килеп җиткәндә аны балага сагынып искә алырлык итеп оештыру мәслихәт. Иң мөһиме-бәйрәм алды көннәрендә шатлык һәм уен-көлке мохите тудыру кирәк. Балага теге яки бу бәйрәмнең тарихын, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышын сөйләү зарури. Әмма боларны фәнни телдә түгел,сабыйга аңлаешлы итеп бәян кылу сорала. Шулай ук бу көнне төрле тәм-том белән табын әзерләү мәслихәт. Әлеге изге эшкә баланың үзен дә җәлеп итәргә була. Әйтик , ул сезгә өстәлгә ризыкларны тезәргә улышсын, үзе дә бу изге гамәлне оештыруда катнашуын тойсын. Өйне дә, мәсәлән, һава шарлары белән бераз бизәргә була. Бәйрәмгә кечкенә балаларны чакырсагыз бигрәк шәп. Андый мөмкинлек булмаса, балаларга мондый бәйрәмнең һәркем өендә үткәрелүе турында сөйләргә мөмкин.

Һәр бәйрәмнең асылы бүләкләр өләшүдән гыйбарәт. Аны бала гына түгел, гаиләнең һәр әгъзасы алса яхшырак була. Бу исә өйдә мәһәббәт, тынычлык һәм иминлекнең булуын аңлата. Бүләкләр арзанлы булырга да мөмкин. Иң мөһиме-аны тапшыру тантанасы. Бу көнне гаебе булса да, баланы сүгәргә кирәкми, чөнки бәйрәмнең тәэсирен бозу килешми. Әгәр дә сез бу катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәсәгез, балагыз мондый бәйрәмнең тагын кабатлануын теләр!

Анна Фатима ВЕРДИК


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе