
Балтачның икеләтә беренче фермеры (бу эшкә тәвәккәлләүчеләрнең беренчесе һәм фермерлар җәмгыяте җитәкчесе) Габделнур Якупов районда хәләл ит ризыклары җитештерүче цех ачу хыялы белән күптәннән «яна».
Ул «янып» кына калучылардан түгел — моны әйбәт белгән якыннары һәм танышлары, шулай ук бу эшкә фатиха биргән район җитәкчелеге бу хыялның чынбарлыкка әйләнәсенә шикләнми. Зурдан кубып тотына фермер. «Төзүче» кооператив предприятиесе «юкка чыкканнан» соң буш торучы, бик яхшы хәлдәге административ бинаны һәм тирә-юнендәге 4 гектар җирне шәхси милеккә әйләндерү, тиешле документларны туплау кебек мәшәкатьләрне «ерып» чыга, ымсындыргыч проектлар, планнар төзи. Тик... адәм баласы бер нәрсә алдында көчсез — көтелмәгән үлем (хәер, аның көтелгәне була микән?) аларның һәммәсен ярты юлда калдырырга мәҗбүр итә.
Әтиләренең яшьли үлеме улларын бермәлгә өнсез итсә, аның ярты юлда калган эшен дәвам итү әйтелмәгән васыять кебек кабул ителә. Бу эшкә ислам бизнесын җәелдерү коммерциячел булмаган «Финанс» фонды президенты булып эшләүче Линары алына. Аңа кадәр өч ел Малайзиядә эшләп кайтып, бу юнәлештә башкалар тәҗрибәсен якыннан өйрәнгән егет биредә тагын да колачлырак эш җәелдереп җибәрә. Бөтен Рәсәйдә әлегә беренче проект булган, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән «Балтач Хәләл Индустриаль Паркы» әнә шулай барлыкка килә. Алга китеп шунысын әйтергә кирәк: бүген ачылыш стадиясендә генә булса да, инде бу проект белән Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә кызыксына башлаганнар. 50-100 километр радиуста хезмәттәшлеккә сәләтле (чын-чыннан эшли башлагач, биредә сменага 1500 килограмм ит эшкәртергә, әнә шуның кадәр иттән продукция җитештерергә ниятлиләр). Мондый Парклар Татарстанда тагын 3-4 төзелер дип көтелә. Шулай ук Рәсәйнең башка төбәкләренә дә «чыгарга» исәпләре бар.
Шушы көннәрдә ул үзенең беренче продукциясен тәкъдим итте. Әлегә кунакларга. «Балтасинский Мясной Дом» бренды (ярлыгы) белән ат, бәрән, сыер итеннән берничә төрле пилмән, фарш, ярымфабрикатларны озакламый кибетләрдән сатып алып булачак.
– «Хәләл» тамгасы сугылган ризыклар башкаларга караганда кыйммәткәрәк сатыла, без исә моңа чик куярга булдык. Экологик чиста продукциядән җитештерелгән ризыкларны мөселманнар гына түгел, барлык кешеләр дә ашасын дигән принциптан чыгып шулай эшлибез, — дип сөйли Линар. — Әмма безнең максат — җитештерүдән сатуга кадәр продукциябезнең хәләл таләпләренә җавап бирерлек булуы. Моның өчен бөтен шартлар тудырылачак.
Киләчәктә Парк территориясендә конюшня, теплицалар, мәчет төзеләчәк, балалар атта йөрсен өчен манеж корылачак, шулай ук терлек асрау өчен шартлар булдырылачак. Бүген бу проект, бу Парк турында күбрәк киләчәк заман турында сөйләргә, язарга туры килә. Әмма, оештыручылар фикеренчә, экологик яктан чиста районда оешкан бу Паркның бүгенгесе дә өметле. Шәхси хуҗалыклар гына түгел, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә республикада иң күп ит җитештергән бу районда, бердән, әлегә мондый куәтле эшкәртү комбинаты юк, икенчедән, чималга кытлык булмаячак. Районныкылар да моңа сөенә генә: 19 яңа эш урыны булу эшче көчләргә кытлык булмаган район өчен кечкенә нәрсә түгел. Тора-бара аларны арттыру күздә тотыла.
Минем үземә бары шунысы гына аңлашылмады: зур күпчелекне татарлар тәшкил иткән районда, шулай ук зур күпчелек татарлар катнашкан Паркны ачу тантанасында район башлыгы Марат Зариповтан кала барысы да фәкать урысча гына сөйләде, барлык язулар, шул исәптән Паркның исеме (Балтач сүзеннән кала), бренды... һәммәсе урыс телендә иде (Рәсәй күләменә, чит илләргә чыгу өчен бу кадәресе мәҗбүри түгелдер бит). Бәлки шуларны истә тотыптыр, М.Зарипов оештыручыларга Паркка Габделнур Якупов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты.
Әмма ни генә булса да, мәрхүм әтисе эшен дәвам итәргә алынган Линарның тәвәккәллеге ихтирамга лаек. Уйланган кадәресенең әлегә 10 проценты гына тормышка ашырылган бу эштә әле тәвәккәллек аңа тагын да күбрәк кирәк булачак.
"Ватаным Татарстан"