Норлат бәрелешe: Татарстанда җиһад башланамы?

Татарстанның Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кешенең үтерелүе хәбәр ителде. Тиешле чаралар күрелмәсә, Татарстанда Төньяк Кавказ вакыйгалары башлануы ихтимал,

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 29

Татарстанның Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кешенең үтерелүе хәбәр ителде. Тиешле чаралар күрелмәсә, Татарстанда Төньяк Кавказ вакыйгалары башлануы ихтимал, дип кисәтә кайбер белгечләр.

Норлат районы Яңа Әлмәт авылында кораллы өч кеше юк ителде. Аларның Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары булу ихтималы барлыгы әйтелде. Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташкан бу төркемне юк итүдә эчке эшләр министрлыгының 500ләп хезмәткәре, шул исәптән ОМОН, махсус көчләр, БТРлар һәм бер боралак та катнашкан.

«Төньяк Кавказ вакыйгалары Татарстанда да кабатлана ала»

Төркемдә 34 яшьлек Руслан Спиридонов, элегрәк бер мәртәбә хөкем ителгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов һәм Алмаз Дәүләтшин булган.

Вәлиулла ЯгъкубТатарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб республикада мондый вакыйгалар башланачагын алдан ук фаразлаган. Дәүләт, руханилар тиешле чаралар күрмәсә, Татарстанда якын арада канлы вакыйгалар булуы ихтимал, ди ул.

«Татарстанда Төньяк Кавказга караганда да канлырак вакыйгалар булырга мөмкин. Чөнки Кавказда совет чорында традицион ислам сакланып килде. Ә бездә милли ислам бик зәгыйфь. Элита, түрәләр сәләфилекне дин ышануы итеп кабул итте, алар — фанатлар. Үтерелгән егетләр — алар пропаганда корбаннары. Кавказ сугышчылары да милли үзенчәлекләрне танымый», ди Вәлиулла Ягъкуб.

«Татарстанда Дагыстан вакыйгалары күзәтелә»

Казан федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов, Норлатта атып үтерелгән кешеләрне Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары түгел, дип уйлый. Аның фикеренчә, Норлатта ваһабилар юк ителгән. Чөнки Хизб ут-Тәхрир оешмасы кораллы сугыш ачу яклы түгел, ди белгеч.

Рәис Сөләйманов сүзләренчә, сәләфи, ваһабиларның эш алымы мондыйрак: алар башта кешеләрне идеологик яктан ышандыра, аннан коралга тотыналар. Дагыстанда да шундый ук сценарий күзәтелгән. Бүген исә Татарстандагы сәләфиләр дә коралга тотынырга әзерләнеп җиткән.

Рәис Сөләйманов«Монда Руслан Спиридоновның Чистайның элекке прокурорының малае икәнен әйтеп китәргә кирәк. Дагыстанда да тәртип саклаучыларның малайлары коралга ябышкан иде.

Бүген Дагыстан һәм Ингушетиядә барган вакыйгалар — Татарстанда кабатланачак хәлләр. Алар тәртип саклаучыларның машиналарына, ФСБ хезмәткәрләренә һөҗүм итә. Моны хәзер Татарстанда да күрдек. Вакыйгалар шушы сценарий белән барачак. Бүген Татарстанда өч меңләп сәләфи бар. Алар арасында Норлатта үтерелгән кешеләр кебек коралга тотынырга теләүчеләр дә, тыныч кына хәрәкәт итүчеләр дә бар.

Әле хәл көч ярдәмендә кулда тотыла. Әмма бүген сәләфиләр өч мең булса, алар иртәгә 30 мең дә булырга мөмкин. Бүген Согуд Гарәбстанында 120 татар малае укый. Тиздән алар монда кайтачак, мәчетләргә керәчәк. Нинди фикер алып кайтыр алар?» ди Рәис Сөләйманов.

Евразия тикшеренүләр үзәге 2 декабрьдә Лобачевский китапханәсендә Татарстанда сәләфилек җәелү турында семинар да оештыра. Сөләйманов Татарстанда мөселман өммәтенең сәләфиләшә баруын таный.

"Дәүләт корал алды"

Милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова исә юк ителгән мөселманнарны яклый. Аның фикеренчә, башта аларның мөселман булуларын ачыкларга, үз-үзләрен якларга мөмкинлек бирергә кирәк иде.

Фәүзия Бәйрәмова «Органнар Татарстан халкына кораллы һөҗүм башлады. Әгәр үтерүчеләр җәзасын алмаса, бу хәлләр алга таба да дәвам итәргә мөмкин», ди Фәүзия Бәйрәмова.

Вәлиулла Ягъкуб фикеренчә, Татарстандагы хәлне җайлау өчен мәчетләрдә сәләфилек агымын таратучы 10-20 мулланы эшеннән алырга кирәк. Әмма Вәлиулла Ягъкуб дәүләт ягыннан тиешле адымнар ясалуына шикләнә.

«Сәләфилекне пропагандалаучыларны үстерәләр, бүләклиләр генә», ди Ягъкуб.

Рәис Сөләйманов исә Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегендә тиздән үзгәрешләр булачагын фаразлый.

«Госман Исхакый ачыктан-ачык сәләфи булмаса да, ул сәләфилеккә уңайлы җирлек тудыра. Аның урынына хәнәфи мәзһәбендә торган Илдус Фәиз куелырга мөмкин», ди ул.

Ахырда шунысын әйтергә кирәк, татар-башкортлар XVIII гасырда Батырша мулла җитәкчелегендә ислам динен, милли хокукларны яклап, җиһад сугышына күтәрелә. Әмма бүген сәләфиләр милли үзенчәлекләрне, татар дәүләтчелеге фикерен танымый.

Саша ДОЛГОВ

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе