
12 октябрь көнне Камал театры бинасында галим Миркасыйм Госмановны озатуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый шулай дип белдерде.
Мөфти үз чыгышында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең хәдисен китерде. «Хәдистә әйтелгәнчә, «Бер галимнең дөньядан китүе, бер галимнең үлеме — бер галәмнең юк булуы» дигән сүз. Арабызда зур шәхес китте, — дип белдерде ул. — Туфан абзый бик матур иттереп әйтте, аның рухы исән, диде. Бүген без аның тәнен күмә торган булсак та, аның рухы исән, шушы рухлары шат булсын, Аллаһы Тәгалә бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылсын, бара торган урыннарын җәннәт итсен, дигән ният белән без монда дога кылырга килдек, шушы кардәшебезне ахыргы сәфәргә озатырга килдек».
Разил Вәлиев исә, М. Госмановның эшләгән эшләре, аның татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган, аларның моңа хәтле дөньяга чыкмаган әсәрләрен халыкка җиткергән хезмәтләре — ул үзе бер институт эшенә торырлык, диде. «Бу югалтуны киләчәктә без ничек кенә аңлый алырбыз, белмим, Миркасыйм аганың хезмәтләрен киләчәктә дәвам итүчеәр булыр, ләкин аның дәрәҗәсендә эшләү өчен безгә бик күп гамәлләр кылырга кирәк булачак», — диде ул.
«Әле без — күпләребез, кемне югалтканыбызны аңлап та бетермибез. Милләт зур кешесен югалтты. Ул китаплар чыгаручы, гыйлем-фән белән генә шөгыльләнүче кеше генә түгел иде, үзе белән бик күп акыл ияләрен ияртеп баручы лидер иде», — дип искәртеп узды Туфан Миңнуллин.
Исегезгә төшереп үтәбез, Миркасыйм Госманов күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим иде. 1979 елда тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Аңа 1984 елда тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.
Миркасыйм Госманов 1991 елдан бирле Татарстан фәннәр академиясенең академигы. 1963 елдан Казан дәүләт университетында эшли. 30 ел буе КДУның археографик экспедицияләрен оештыручы һәм аларның җитәкчесе дә була. Миркасыйм ага җитәкчелегендә 9 мең кулъязма һәм меңъярым көнчыгыш телләрендәге иске басмалар табыла.
Галимнең хезмәтләре тарихи чыганакларны өйрәнүгә, XIII-XX йөз башы Идел-Урал буе төркиләре әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына багышланган. «XVII-XVIII йөзләрдә татар тарихи чыганаклары», «XIV-XVI йөзләрдә Җүчи Олысы ярлыклары», «Кулъязмалар эзеннән. Археограф язмалары» һәм башка хезмәтләре бар.
Миркасыйм Госманов Будапешт, Вена, Каһирә, Истанбул, Тәһран һәм шулай ук элекке Советлар Союзына караган зур шәһәрләрнең китапханәләрендә эзләнеп, Идел буе Урта гасырлар тарихына караган язма истәлекләрне табып, аларны фәнни әйләнешкә кертә. Монголларга кадәр Болгарда медицина хезмәтләре язган Таҗетдин Болгари хезмәтләрен таба.
Галим 2008 елда Ислам конференциясе оешмасының Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнүче тикшеренү үзәгенең (IRCICA) лауреаты була. Миркасыйм Госманов үз гомерендә 400 дән артык фәнни хезмәт бастырды. 50 дән артык китап һәм фәнни эзләнүләр аның редакциясендә чыкты. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен оештырылган «Җыен» вакыфы рәисе булып торды.
Нияз САБИРҖАНОВ