Россия Федерациясендә яшәүче татарларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате

2010 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә. Бу – хәзерге Россиядә икенче мәртәбә уздырыла торган кампания. Аның максаты, чыннан да, бик үзенчәлекле:

БӘЙЛЕ
2010 Окт 04

2010 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә. Бу – хәзерге Россиядә икенче мәртәбә уздырыла торган кампания. Аның максаты, чыннан да, бик үзенчәлекле: халыкның саны, структурасы, милли-тел составы, гыйлем дәрәҗәсе һәм мәшгульлеге, аның Россия Федерациясе буйлап таралуы турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алуның башка ысулы юк. Бу белешмәләр аннары барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны төзегәндә кулланыла. Алар нигезендә Россия Федерациясе һәм аның субъектларының социаль-икътисадый үсеш параметрлары исәпләп чыгарыла, кешеләрнең белем, мәдәни һәм башка ихтыяҗлары финанслана.

Бөтенроссия халык санын алу "Россия өчен һәркем мөһим!" девизы белән уза. Шуны истә тотарга кирәк: Россия Федерациясе – күп мәдәниятле, күп милләтле, күп динле дәүләт. Илебез өчен, шулай ук халкыбыз, телебез һәм мәдәниятебез өчен һәркем кадерле.

Республикабызның тарихи территориясендә гасырлар дәвамында күршеләр белән үзара тату, аңлашып яшәүнең һәм төрле милли мәдәниятләр бердәмлегенең үзенчәлекле тәҗрибәсе тупланган. Ватандашларыбыз арасындагы тынычлык һәм үзара хезмәттәшлек – социаль-сәяси тотрыклылыкның гаранты, хәзерге Татарстан үсешенең төп шарты.

Без, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – төрле милләт вәкилләре, республикабызның күпмилләтле халкын җан исәбен алуда актив катнашырга чакырабыз. Анда катнашу республикада яшәүчеләрнең гражданлык һәм иҗтимагый өлгергәнлек дәрәҗәсен раслаячак.

Милли үзаңны саклап калу бүген аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе бердәмлегенең һәм бөтенлегенең нигезе – анда яшәүче халыкларның да бердәмлеге һәм бүленмәслеге ул. Татар халкы өчен җан исәбен алу бигрәк тә мөһим, чөнки төрле тарихи сәбәпләр аркасында ул Россия киңлекләренә һәм бөтен дөньяга таралган. Татар халкының борынгы этник тамырлары күптөрле, шуңа күрә аерым төркемнәр үзләрен төрлечә атарга да мөмкин. Табигый ки, төрле төбәкләрнең тарихи, географик, социаль-икътисадый үзенчәлекләре, күп гасырлык гореф-гадәтләр аларның тормыш рәвешенә, тел һәм мәдәни үзенчәлекләренә йогынты ясамый калмаган. Әмма бу күптөрлелек аларга беркайчан да үзләрен бердәм татар халкы итеп тоярга комачауламаган. Мондый бердәмлекне Бөтенроссия халык санын алу тагын бер кабат раслар дип ышанабыз.

“Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәне раслау хакында” 2007 елның 24 июлендәге 199-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Конституциясенең Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар халкына милли мәдәниятен, телен үстерүдә, милли үзенчәлеген саклап калуда ярдәм күрсәтү турындагы 14 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бөтен татарларга 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.

Аның нәтиҗәсе киләчәк буыннар өчен, күпгасырлык мәдәни традицияләрне дәвам итү һәм бай мирасыбызны саклап калу өчен аеруча мөһим булачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе