Бу юлы да мөселман кинофорумына кино "йолдыз"лары килде

Халыкара кинофорум ачылышы тантанасына Антон Макарскийны һәм «Маргоша» сериалы "йолдыз"ын чакырган иделәр.

БӘЙЛЕ
2010 Сен 18

Халыкара кинофорум ачылышы тантанасына Антон Макарскийны һәм «Маргоша» сериалы "йолдыз"ын чакырган иделәр.

Казанда алтынчы мәртәбә Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Быелгы кинофорумның ачылышы хакында җәйдән бирле төрле сүзләр йөрде. Моңа төп сәбәп булып Казан һәм Мәскәү оештыручылары арасында булган конфликт торды, шуның нәтиҗәсендә Казан “Алтын мөнбәр” брендын да югалтты.

Кинематографистлар конкурсы Казан халыкара мөселман киносы фестивале итеп үзгәртелде. Исеме белән бергә, Казан, 2005–2009 елларда “Алтын мөнбәр” президенты булып торган Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинның да ярдәмен югалта язган иде.

Билгеләнеп үтелгәнчә, Равил Гайнетдин, “«Алтын мөнбәр» фестивале президенты булып калачак, ә башка кинофорумнарда катнашмаячак” иде.

Ләкин конфликт үз чишелешен тапты, һәм баш мөфти барыбер Татарстан башкаласына килде.

Ә менә быелгы «йолдызлы юл» бераз «таррак» булды... Әгәр дә бүтән елларны кызыл келәмнән Катрин Денёв, Марк Дакаскос, Арманд Ассанте, ә Россия йолдызларыннан – Эльдар Рязанов, Нина Русланова һәм Александр Митта үткән иде. Ә быелгысында исә фестиваль “мэтр”лардан илебез кинематографы Вениамин Смеховны гына каршы алды. Аның компаниясенә «Улицы разбитых фонарей» сериалыннан Дукалис – Сергей Селин һәм «Маргоша» сериалы йолдызы Мария Берсенева кушылды.

Мөселман кинофорумы ачылышы тантанасына элек журналлар өчен ачыктан-ачык рәвештә фотосессияләргә төшкән модельнең чыгуы бераз гаҗәпләндерде үзе.

– Мин үземне бик начар хис итәм, башым әйләнә, температурам 39, – дип акланды Мария Берсенева. – Мин әлеге тантана өчен Иркутсктан, дөресен генә әйткәндә, бары тик бер сәгать өчен генә килдем.

Һәм, зур күпчелек тамашачыны зур билгесезлек астында калдырып, тиз арада югалды да.

Иң нык әзерлекле булып Вениамин Смехов танылды. Сәхнәдән исә кунак танылган фарсы лиригы Шәмседдин Мөхәммәд Хафиз юлларын укыды, әлеге рольдә ул кайчандыр уйнаган була; ә көндез студентлар белән “гарәп әдәбияты” темасына очрашу үткәрде.

– Мин ливанлыларның гадәти булмаган фильмнарын күрдем. Сәламәтлек һәм фәкыйрь рух төшенчәләре бар. Менә мөселман киносы фестивале – ул сәламәтлек. Баштан ук миндә мөселман изгеләре темасына язылган шигырьләр бар иде, – диде кунак.

Вениамин Смеховның чыгышы фестивальнең рухына туры килгән бердәнбер чыгыш булды дисәк тә хата булмас.

Антон Макарскийның хатыны Виктория, мөселман фестивалендә ни өчендер уйгурча җырлады, ә Антон Макарский билгеле “Бесаме мучо”ны хатыны алдында бер тезгә тезләнеп башкарды.

Моннан тыш, Макарский үзе әйтеп узганча, Казанга икенче мәртәбә килсә дә, мөселман кинематографы белән ул таныш түгел икән.

Фестивальдә Мисырның танылган актрисасы Илһам Шаһин, режиссёр һәм сценарист Болотбек Шамшиев, сценарист, режиссёр Гали Хамраев, «Мөселманнар» («Мусульмане») тапшыруы алып баручысы Василий Антипов, моңа өстәп, фестивальгә фильм тәкъдим итүче-катнашучылар, Татарстан, Башкортстан, Чувашиянең мәдәният һәм сәнгать әһелләре бар иде.

Биш көнлек фестивальдә дөньяның 28 иленнән барлыгы 75 фильм күрсәтеләчәк: АКШ, Франция, Мисыр, Иран, Иордания, Норвегия, Палестина, Италия, Великобритания һ. б. илләрдән. Татарстан республикасы 15 картина тәкъдим итә (шуның тугызы конкурс программасына кертелгән. – К. Д.).

Фильмнар «Мир», «Родина» һәм «Киномечта» кинотеатрларында күрсәтелә. Күпчелек фильмнарны тамашачылар бушлай карый алачак, әмма кайберләренә билет алырга туры киләчәк (бәясе 50-100 сум).

– Безнең кинотеатрда «Төрек киносы көннәре» узды, һәм без залга җыелган халыкның күплегенә шаккаттык, – дип сөйләде «Мир» кинотеатрының җитәкчесе Александр Ишимов. – Бик күпләр, урын алып калу өчен, алдан ук килә. Өстәвенә, фестивальдә катнашучылар гына түгел, кызыксынып, урамнан кереп караучылар да шактый булды.

Кайда түләүле күрсәтүләр уза – алар аз тамашачы җыя. Кич белән заллар ярым буш.

Татарстан «Оскар»ына ия булучылар, иртәгә, ябылу тантанасында билгеле булачак.

Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, исем үзгәрү белән бергә, Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең символы да үзгәрде. Биш ел дәвамында фестивальнең төп бүләк билгесе “мөнбәр” – мәчеттә вәгазь сөйләүче имам трибунасы формасындагы статуэтка иде. Быел исә яңа Татарстан “Оскар”ы эшләүгә алынганнар. Кинофорумның символы булып Зилант (Казанны саклаучы аждаһа. – К. Д.) булырга тиеш булса да, соңгы мизгелдә фестивальнең дирекциясе үз карарын үзгәртте. Кинофорумның төп бүләкләү билгесе булып Сөембикә манарасы формасындагы статуэтка булачак.

Сүз уңаеннан. Тамашачыларның саны буенча яшерен «рекордсмен» булып кыска метражлы «Мәккәгә сәяхәт» («Путешествие в Мекку») фильмы танылды. Фильмны күрсәтүне хәтта кабатларга туры килә. 45 минут эчендә экранда эссе чүл буйлап мөселманнарның изге урынына баручы һәм үзләренең юлларында очраган барлык каршылыкларны җиңүче бер яшь егетнең һәм тагын 10 мең мөселманның тарихы күрсәтелә. Шунысына игътибар итәргә кирәк, картинаны, мөселманнарның традиция һәм гореф-гадәтләрен ныклап өйрәнеп, британлылар төшерә.

Кристина ДЕСЯТОВА

«Комсомольская правда»

18 сентябрь, 2010 ел


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе