Сагыну. “Безнең гаиләдә Рамазан” конкурсына килгән эш

Көзнең якты көне, кояш, быелгы җылысын кешеләргә өләшеп калырга теләгәндәй, күзләрне чагылдырып сөенә. Яңгыр яумыйча җәен көттереп

БӘЙЛЕ
2010 Сен 06

Көзнең якты көне, кояш, быелгы җылысын кешеләргә өләшеп калырга теләгәндәй, күзләрне чагылдырып сөенә. Яңгыр яумыйча җәен көттереп тилмертте, көзен ул озак “кунак” булыр дип халык бакчага тартыла. Тизрәк бакча эшләрен тәмамларга тырышалар.

Без үзебез Чистай шәһәрендә яшибез. Җәйләрен авылга кайтабыз. Авылыбызны бик яратыбыз. Көзләрен мул итеп уңыш җыябыз. Төп йорт бу. Шунда әнкәй, әткәй яшәгән. Тормыш иптәшем әти-әнинең мирасын изге саный. Каралты-кураны элекке кебек тәртиптә тота. Бу нигездәге бар матурлык, тырышлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмичә генә, йорт-җирен килеш-кыяфәтен нигез корган әти-әни истәлегенә бераз яңартып саклыйбыз. Барсы да кадерле, күңелгә якын, күптән инде күнегелгән. Йола буенча, төп йортта калырга тиеш идек, әмма әткәй дә, әнкәй дә ничектер каршы төшмәделәр, бәлки уйлары да булгандыр – картайган көндә үзебезне кемнәр карар дип, ләкин безгә фатиха бирделәр: шәһәргә җибәрделәр. Авылның “нужа” арбасын үзләре күп тарткангамы, ешрак авылга кайтырлар дипме, без киткәнгә шат булдылар. Менә бүген дә улым тиз генә бәләкәй капканы тутырып ачып җибәрде, ә мин ишегалдына кермичә, андагы тәртипкә туктап сокланып тордым. Анда аркылы-торкылы яткан берни юк, бөтен төш тәртиптә, себерелгән, пөхтә, чиста, нәкъ әткәй яратканча. Әйтерсең лә әткәй белән әнкәй йөгереп чыгар төсле...

- Кайттыгызмы, балалар, - дип каршы алырлар.

Минем күңелемә менә шундый матур хыяллар уздылар.

Менә изге Рамазан аеның соңгы атналары нинди күңелле булыр иде, әткәй, әнкәй, сезнең белән. Шушы изге айда ялгыз өйне дә тотасыбыз килми шул, күңелле, бары күңелле мизгелләр белән нигезебезне тыныч торсын дибез. Нинди матур истәлек. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләрен матурлык буяуларын биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышымның тискәре яклары белән көрәшкәндә, арысам әгәр – сезнең белән булган рәхәт һәм кадерле булган минутларны сагынып көч җыям. Сезне, әти-әни, сагынган саен миндә көч-куәт арта, рухым канатлана. Әйе, мин аларга килен булып төшкәнгә 18 елдан артык вакыт узган. Минем әти белән әни бик әйбәт кешеләр булдылар, алар балаларына гына түгел, бөтен авылга изгелек кылдылар, үзара да тату яшәделәр. Мине үз кызларыдай якын күрделәр. Аларның бервакытта да миңа кырыс, начар карашларын хәтерләмим. Безнең шатлыкларыбызны күреп, сөенәләр, ялгышларыбызны күреп көенәләр иде. Авыр елларда йорт-җир җиткереп, үз көчләренә таянып яшәделәр. Әтиебез Вәлиулла – тыныч холыклы, ягымлы, йомыш тыңлаучан кеше иде. Ул үзенә авыр китерсә дә, күршесенең, туганының, гомумән, үтенече төшкән һәр кешенең сүзен беркайчан да кире какмады. Көченнән килгәнне кызганмады, ярдәм итте, йомыш үтәүгә үзенчә игелекле иде ул һәм шуңа күрә, аны авыл онытмый. Гомеренең байтак өлешен авыл хуҗалыгында шофер булып эшләде.

 Эшеннән тәм табып, рәхәтлек белән башкарды. Лаеклы ялга чыкты, мактау кәгазьләрен алды. Гомере буена нинди кыенлыклар тормышта күрсә дә, Аллаһыга рәхмәтле булды. Ул үзенең үткәннәрен безгә гыйбрәт өчен сөйли иде: “Мин тормышта сөйләп бюетергесез кыенлыклар күрдем, бик яшьли ятим калдым. Туганнарым тәрбиясенә күчеп, балачагымны сагышлы үткәрдем. Мин үксез балалар белән бергә урамда йөрдем, хаксызга кыйналганым, гаепсезгә сүгелгәнем булды. Ләкин болар да артта калды, мин хәзер бәхетле сезнең белән. Янымда тәмле телле йомшак тавышлы, яраткан кешем – сезнең әниегез, минем газиз Мөршидәм бар. Яраткан кызым Гөлсемем, киявем, нәсел җепләрен калдыручы улым Таһирым, киленем һәм онык-оныкчыкларым бар.

Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт!” – диде ул. Гаҗәп бәхетле гаилә иде бу. Өйгә керсәң – чыгасың килми: коры һавалы, яп-якты бүлмәләр, җылы киңәшләр... Менә шушы әти-әнинең безгә карап, яңадан яшәргәндәй, яшьлекләренә кайткандай булганын тойдым ике кешенең шатлыгын күреп, минем күзләргә ирексездән яшь килеп елмая идем. Мин аларга бик тиз ияләштем. Ләкин бәхетле мизгелләр озак бармады шул... Яз башында кинәт әтиебез авырып, безнең арадан китте. Кадерле әниебез һәм без балалары бөтен ихтирамны, игътибарны бирдек.

Әнием бөтен сабырлыгын биреп тәрбияләде. Әти безнең арадан киткәчәниебез моңсуланып калды, аның колагына, әтиебезнең юатып әйткән йомшак сүзләре ишетелеп торгандай булды: “Ямансуланма, Мөршидә, матур акыллы оныкларыбыз, балаларыбыз бар, Аллага шөкер! Син ялгыз түгелсең! Димәк, заяга узмаган безнең гомер! Безне искә алып сәдака бирергә балаларыбыз бар”, - дия иде. Әнкәй ялгыз калса да, безгә сиздерергә тырышмады. Рамазан бәйрәмнәрен бик матур үткәрә идек һәм хәзер дә әни өйрәткәнчәуздырырга тырышабыз. Әниебез ифтар мәҗлесләрен калдырмады, фитыр сәдакаларын биреп килде. Балаларыбыз да Коръән, зикер-тәсбих тавышларын тыңлап үсте. Без үзебез дә әнкәй-әткәйләр өйрәткәнчә кунакларны, туганнарны шатлык белән каршы алабыз һәм аларга хәлебездән килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтәбез.

Әниемнең “Бервакытта да куркып калма, кызым, көтелмәгән кунак килүдән, ике кешегә әзерләнгән ризык 3 кешегә, ә 3 кешегә әзерләнгән ризык 4 кешегә җитә”, - дигән сүзләрен, киңәшен йөрәгемдә саклыймын. Кояштай балкып, ягымлы елмаюы белән каршы ала иде, аның шул эчкерсез елмаюы безне – балаларын, оныкларын үзенә җәлеп иткәндер дә инде. Бала җанлы иде ул. Минем белән бик тиз уртак тел тапты, хәтта кайбер аналар да үз кызлары белән андый җылы мөнәсәбәттә була алмыйлар. Кыска гына әйткәндә, әниләрдә генә саклана торган барлык җылысын миңа бирде. Көн төнгә, төн көнгә алышынып торды. Шул рәвешчә сизелми генә айлар, еллар узды. Әтидән соң 5 ел вакыт узгач, әниебез авырый башлады.

“Синең янда ничектер җиңел, рәхәтләнееп сөйләшеп була”, - дия иде авыр хәлендә дә. Барысын да аңлый минем әни, ияләндем мин аңа. Шушы ияләшү яратуның иң тугрысы ич инде. Әйе, әни без балаларына гына рәхмәт укымады, ул мине тудырган, үстергән әниемә дә, ягъни яраткан кодагыена да рәхмәт әйтә иде. “Син, кодагый, нинди теләкләр теләп бу кызыңны үстердең? Син аны минем өчен үстергәнсең бит. Аллам ни теләсәң, шуны бирсен сиңа”, - дия иде. Ике кодагый бик тату яшәде. Намазларын бергә укып, чәйләрен бергә эчеп, балаларыннан йөкер итеп, араларына җил, яңгыр кермәслек итеп, үрнәк булып яшәделәр. Хәзер дә әнием догасыннан калдырмый, мине дә өйрәтә. “Рамазан айларында уяу тор, кода-кодагый өчен гыйбадәт кыл, алар көтеп яталар”, - ди. “Әни, бу талларны кисәргә кирәк бит”, - дигәч, “Кисмәгез, ул Мөршидә кодагыем белән серләшкән урын иде, сез белмәгән, сез ишетмәгәннәрне, без кодагый белән шул таллар арасында сөйләшә идек. Берәү дә ишетми, күрми, бары ике кодагый серләре иде алар”, - ди. Әйе, әнием әле дә син бар юатучым, киңәшчем.

Әнием, синең белән бик нык горурланам. Озын көннәрдә, 80гә якынлашкан әнием сөенә-сөенә уразаларын калдырмый, төннәрен уяу торып намаз өстендә үткәрә. Гомере буе тәртипле, тәүфыйклы, динле булды һәм безгә дә үз динен ирештерә алды. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Хәзер яшьләребез дә ураза тота, намаз укый. Бу – динебезнең дәвамы, киләчәге, димәк, киләчәге яхшы булыр, иншә Аллаһ. Балаларым да яратып мәчеткә йөри. Алар намаз укый, гарәп теле дәресләрен өйрәнә. Шөкер итәм, инде менә балаларым үземә ияреп, Рамазан аенда дога укыйлар, үгет-нәсыйхәтләремне сабырлык белән тыңлыйлар. Әбисенә чишмә сулары, пешергән тәмле ризыкларымны тиз генә ифтарга дип, аның янына ашкыналар. Ә әнием шатлыгын иге-чиге юк. “Әй, кызым, ураза тоту – сабырлыкның яртысы, ә сабырлык инде ул – иманның яртысы. Бик куанам, апаң килеп китте. Апаң да бер көнен калдырмый ураза тота. Үзенең ихтыяр көчен ураза тотарга буйсындырган икән, кызым, димәк, эшләгән эшеңдә дә һәм башка сынаулар алдында да бирешмәс, иншә Аллаһ. Уразаларыбызны чын ураза булып кабул итсә иде”, - ди.

Әйе, Аллаһы Тәгалә - ул безгә кылган ялгыш-хаталарыбызны Рамазан аенда төзәтергә мөмкинлек бирә. Нинди зур бүләк бу! Өйдәгеләр йокыга талгач, урамга чыгып утырам. Әткәй, әнкәй белән тату яшәгән гомер бик аз. Караңгы төн күгендә җемелдәгән якты йолдыз кебек, минем йөрәгемдә мәңгегә якты хатирә булып сеңеп калган. Ләкин нинди кыска булды бу бәхет! Әткәй, әнкәйне беркайчан да кире кайтарып булмас! Саф намусы һәм керсез күңеле белән дөньядан үткән Вәлиулла әтинең актык төсмере булып торган хәләл җефете Мөршидә әниебезнең җеназасын олылап, күптән күмдек авыл халкы белән. Әйе шул, бу дөньяда һичбер нәрсә мәңге түгел, Рамазан аенда теләгән теләгән теләкләребез, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын. Әткәй-әнкәй җәннәт бакчаларында булыгыз.

Җәннәткә кереп, Җәнабел Хакның нурын да күрсәгез иде. Киләчәктә безгә дә шундый акыллы, тәртипле, тормыш серләрен һәм безне чын-чынлап аңлый торган кода-кодагыйлар насыйп итсә иде, Раббым. Кадерле дин кардәшләрем! Шушы изге айда бер-беребезгә шәфкатьле булыйк, әтиләребезне, әниләребезне хөрмәт итик. Киленнәрегезне, кияүләрегезне үз балаларыгызны яраткан кебек яратыгыз. Рамазан ае – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык ае. Ризыкның кадерен, мохтаҗларның хәлен белик, мөселман кардәшләрем!

Эльмира ХӘМИТОВА,

 Чистай


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе