Безнең гаиләдә - Рамазан

Конкурска килгән эшләрнең беренчесе.

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Конкурска килгән эшләрнең беренчесе.

Иманлы кешегә ураза тоту бер бәхет, бер сәгадәт, Аллаһыбызның бер бүләге.

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында туплана. Мин түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирладым, әти-әнием, бәйрәмнәр турында яздым. Бераз үскәч, күзаллауларым киңәйгәч, туган халкым, илем хакында уйларны кәгазь битләренә төшерә башладым. Ә менә үземнең гаиләдә ислам  турында бер дә язганым юк иде әле. Аллабызга рәхмәт, шундый мөмкинлек килеп чыкты.

Әмма, башта бүтән нәрсә турында язасым килә. Без – зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме – теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Мине дөрес аңлавыгызны телим. Бер кеше җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар бутаган дөньяда югалыбрак калдык.

Олы буын вәкиле булмасам да, үзем белән бергә укып, бергә уйнап үскән сыйныфташларым, хәтта дусларымны да аңлап бетерә алмыйм. Кызлар – егетләр, егетләр – кызлар турында сөйләшүдән ерак китми. Ә менә дин, ислам, ураза тоту турында күбесе сөйләшергә кыенсына кебек. Әмма мин монда оялырдай нәрсә тапмыйм. Шулай да андый темаларга сүз кузгатмаска тырышам. Ни өчен, дисезме? Чөнки дин турында сөйли башласаң бүтәннәр сине я тыңламый, я бөтенләй торып китә...

Без әнием белән икәү генә торабыз. Әнием Раушания була. Әле һаман яшь, чибәр, акыллы, оста татар хатыны ул. Мин аны бик тә яратам. Иртә – кичен намазлык өстендә утыра ул. Бик диндар әнием, мәчеткә йөрергә дә, өй эшләрен эшләргә дә, намаз укырга вакыты табыла аның.

Күп белә дә соң әнием! Аның кулы аша никадәр төрледән – төрле китаплар узган! Истә калдыррга теләп укымаса да, хәтеренә сеңә барганнар, ахырысы, нәрсә турында сорасаң, шунда ук җавабын да таба. Әнием ислам, дин, мөселман халкы һәм аның гадәт - йоллалары турында да күп белә.

«Изге Рамазан аенда зур, мәшакәтле эшләрне куеп торып, күбрәк изгелек кылырга, Коръән укып, нәфел гыйбадәтләрне үтәп, шушы бәрәкәтле айның савапларына ирешергә омтылу – һәр мөселман өчен фарыз. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең хәдисләрендә Рамазанга әзерләнергә, бу айны көтеп алырга, бу айда изге гамәлләрне күбрәк кылу, аның тулы савапларына ирешү өчен күп догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кушкан»,- дип әйтергә ярата әнием.

Бу айны олы бәйрәм кебек көтеп алу элек – электән матур гадәткә әверелде бездә. Ризык запасларын әзерләп куеп, сәхәрдә тәмле ризыклар ашау, кичләрен туганнар, якыннар, мөселман кардәшләр белән бергә авыз ачу – ифтар мәҗлесләре үткәрү туганлык хисләрен тагын дә көчәйтә, бер – берсенә якынайта.

Әнием Изге Рамазан аен сөенеп каршы ала, беткәненә кайгыра. Аңа ураза тоту да, ният кылына торган догалар да – бәйрәм, Аллаһның бер рәхмәте.

Рамазан аеның Кадер кичәсендә бөтен туганнарны бергә җыеп, өстәлгә сый-хөрмәт тутырып бәйрәм итү бездә гадәт-йолага әверелде.

Кызганычка каршы, сәламәтлегем начар булганга мин әнием белән бергә ураза тота алмыйм. Әмма, мин моңа бер дә боегып утырмыйм. Аллаһы боерса, азрак үсеп җиткәч, сәламәтлегем аз гына булса да яхшыргач уразамны тотып бетерермен әле.

Менә шундый бәрәкәтле, бәхетле, сәгадәтле ай якынлаша! Аның көннәре санаулы, бик тиз үтеп тә китәр. Шуңа күрә һәр көнендә күбрәк изгелек эшләп калырга тырышырга кирәк.

Исән – сау булып Изге Рамазан аен каршы алырга һәм аны җиңеллек, тынычлык белән гыйбәдәттә уздырырга насыйп булсын.

Анастасия НӘГЫЙМОВА,

11 сыйныф укучысы,

Әгерҗе районы, Исәнбай авылы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе