26 июль - Бәраәт кичәсе

Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел

БӘЙЛЕ
2010 Июл 23

20,06 KbМөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел Бәраәт кичәсе 26 июльгә туры килә. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөньяга иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Ислам галимнәре аны «мөбарәк» дип сыйфатлый, чөнки ул - бәрәкәтле, тирән мәгьнәле бер кичә. Бу кичәдә Хак Тәгалә кешеләргә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсенең төп мәгънәсе - бурычтан һәм җәзадан котылу. Бәраәт сүзе гарәпчәдән бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе кебек.

Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәләр языла:

1. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә.

2. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, Коръән, дога, зикер, тәүбә, тотылган ураза) аеруча саваплы була.

3. Бу кичә илаһилык һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр.

4. Бу кичә - ярлыкау кичәседер.

5. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Расүл Шәгъбан аеның унөченче кичәсендә  Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать  теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья күгендә күенә һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип таң атканчыга кадәр сорап торыр».

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык язмышы язылыр һәм фәрештәләргә тапшырыла. Ягьни киләчәк бер ел эчендә бөтен кешенең, бөтен барлыкның ризыклары, байлык һәм ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе