Кыргызстаннан сабак алырбызмы?

Кыргызстандагы хәлләрне бик борчылып күзәттек. Ниһаять, бераз тынычландылар кебек. Хәер, соңгы айларда биредә хәлләр күз ачып йомганчы үзгәрә дә куя: иртәг

БӘЙЛЕ
2010 Июн 23

Кыргызстандагы хәлләрне бик борчылып күзәттек. Ниһаять, бераз тынычландылар кебек. Хәер, соңгы айларда биредә хәлләр күз ачып йомганчы үзгәрә дә куя: иртәг

30,2 Kb11 июньдә барлык мәгълүмат чаралары да Кыргызстанда гражданнар сугышы башланды, дип хәбәр итте. Ул вакытта әле күпләр бу вакыйгага артык игътибар бирмәде. Урта Азия, беренчедән, бездән шактый ерак, ә икенчедән, анда ел саен диярлек нәрсә дә булса китереп чыгаралар. Андагы “кояш балалары” бик кызу канлы халык бит. Бер-берсенә ябышу өчен юк кына сәбәп тә җитә. Тиз генә кызарлар да, тиз генә суынырлар кебек тоелган иде. Әмма барысы да без уйлаганнан җитдирәк булып чыкты. Бер атнадан артык Кыргызстандагы хәлләрне күзәтеп, ут йотып яшәдек. Бер мизгел эчендә Ош белән Җәләл-Абад шәһәрләре “кайнар ноктага” әверелде дә куйды. Ә ул “кайнар ноктада” 3 меңнән артык татар яши бит!

Үлүчеләр саны 3-4 көн эчендә 1000нән артып китте. Әйе, җитәкчелек матбугатка рәсми саннар буларак 100 һәлак булучы турында сөйләп азапланды, ләкин алар да соңыннан корбаннарның саны күбрәк булырга “мөмкин” икәнен таныды. 70 мең үзбәк өчен бу вакыйга мәхшәргә әверелде: алар өйләрен ташлап, Үзбәкстанга качарга мәҗбүр булды. Чөнки качмыйсың икән, үтерәләр...

Ош шәһәре бер атнада хәрабә хәлендә калды: аның 80 проценты яндырылган, кибетләр, йортлар таланган. Шәһәрдә калган халык исә атна буе өйдә генә утырды. Урамга чыгасың икән, башыңа атып китәләр: синең кыргызмы, үзбәкме, татармы икәнеңне дә карап тормыйлар. Халык ачлыктан интегә башлады: кибетләр кораллы бәрелешләр башланганнан бирле эшләми. Ә гуманитар ярдәм бөтен кешегә дә килеп җитми. Дөрес, Кыргызстанга гуманитар ярдәм дөньяның төрле почмакларыннан килеп иреште. Ләкин ул башта Бишкәккә җибәрелә, аннан соң гына – зыян күргән өлкәләргә. Ош һәм Җәләл-Абадта исә ул гуманитар йөкне бушатырга һәм таратырга кеше таба алмыйча интегәләр. Гуманитар ярдәм өчен махсус коридор соңгы минутка кадәр ачылмады. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр яшәү белән үлем арасында эш итте...

Кыргызстанда барган хәлләр турында укыганда чәчләр үрә тора. Халык тәртәдән ычкынган кебек: өйдән-өйгә йөриләр, юлда кем очрый шуны үтерәләр, өйләрне яндыралар. Зыян күрүчеләрнең күбесе исә балалар, картлар хатын-кызлар...

Күчеш чоры галәмәтләре

Әйтергә кирәк, Кыргызстанда моңа кадәр дә тыныч булмады. Хәтерләсәгез, Корманбәк Бакиев үз вакытында хакимияткә кораллы бәрелешләрдән соң килгән иде. Ул тыныч кына президентлык вакытын тутырып бетерә алмады. Аны җитәкчелектән алып аттылар да, быелның 1 маенда Вакытлы хөкүмәт башлыгы итеп Роза Өтенбаеваны билгеләделәр. Роза ханым ил белән 2011 елның ахырына кадәр идарә итәргә тиеш иде. Бу вакытны илдә “күчеш чоры” дип атадылар, Роза ханымга зур өметләр багладылар.

Илнең элеккеге президенты Корманбәк әфәнде исә ул-бу булганчы дип, илдән чыгып китте һәм Белоруссиягә барып урнашты. Кыргызстанда җитәкчелек элеккеге оппозиция кулына күчте.

Июнь ахырында Кыргызстанда референдум үткәрелергә тиеш иде. Анда илнең яңа Конституциясе кабул ителер дип күз алдында тотылды. Шушы референдумда бер уңайдан Роза Өтенбаеваның да җитәкчелектә калу-калмау мәсьәләсе хәл ителер дип көтелде. Әмма соңгы вакыйгалар нәтиҗәсендә референдум үткәрү мәсьәләсе һавада эленеп калды. Аны үткәрү-үткәрмәү әлегә бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә.

Уйнамагыз мөселманнар белән!

Элеккеге президентның бу вакыйгаларга катнашы бардырмы, юктырмы, бу дөрестерме, әллә имеш-мимеш кенәме – артык мөһим түгел. Корманбәк әфәнде үзе дә кемнеңдер кулында уенчык кына түгел микән. Иң мөһиме, әлеге канкоеш нәтиҗәсендә бер гаепсез халык зыян күрә. Ә безнең өчен Кыргызстанда нәрсәләр булып ятуы барыбер түгел. Элек ул Советлар Союзындагы 16 республиканың берсе булды. Ул чакта Кыргызстанга, Үзбәкстанга, Казахстанга акча эшләргә китүчеләр бик күп иде. Алар белән без дус-тату яшәдек. Хәзер исә Кыргызстан безнең өчен күрше дәүләт булып тора. Күпмедер дәрәҗәдә икътисади партнер. Тагын бер җитди сәбәп: Кыргызстанда да мөселманнар яши. Шуңа да Россиядә яшәүче мөселманнар кардәш халыкның бер-берсен кыруын тыныч кына күзәтә алмады. Үлем һәрвакыт сугыш белән янәшә йөри. Бигрәк тә ил эчендәге сугыш куркыныч: күрше белән күрше, туган белән туган, ата белән ул дошманга әверелсә, бер-берсенә каршы корал күтәрсә. Югыйсә, кыргызлар да, үзбәкләр дә күпме еллар иңгә-иң яши, бер дин тота бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) юкка гына мөселман өммәтенең бердәмлеген сакларга кушып калдырмаган.

Ислам диненә каршы булучылар әлеге вакыйганы шунда ук күтәреп алды, кабартты: имеш, әнә, мөселманнар бер-берсен үтерә. Беркем дә мөселманнарның бу очракта кемнеңдер кулында курчак кына булуын искәртмәде. Кыргызлар белән үзбәкләр арасында булган дошманлык учагына кемдер бик вакытлы утын өстәп җибәрде.

Монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Кыргызстан үзен мөселман дәүләте дип игълан итсә дә, анда мөселманнар өммәте моңа кадәр оешмаган. Исламда кушылганча бер өммәт, бер организм буларак яшәү – алар өчен ят нәрсә. Анда бездәге кебек бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләмиләр, киресенчә, “аерым хуҗалык” булып яшәүне алга сөрәләр. Әлеге канкоеш вакыйгалар да шушындый тормыш рәвешенең нәтиҗәсе булып тормыймы икән әле?

Россия кысылмаска булды

Кыргызстанда булган вакыйгалардан нинди нәтиҗә ясап була? Мондый очракта төгәл генә чыгу юлын да билгеләп булмый шул. Кемдер әлеге бәрелеш дәүләт тарафыннан бастырылырга тиеш иде, дип әйтер. Рәсми яктыртылмаса да, кыргызлар да танклар, хәрбиләр белән мәсьәләне чишеп карадылар. Килеп кенә чыкмады.

Вакытлы хөкүмәт әлеге хәлне үз кулында тота алмавын күрсәтте. Кыргызстанда хөкүмәт, гомумән, дәүләттән, халыктан аерым яши торган система кебек. Телиләр икән, Президентны бәреп төшерәләр. Бездәге кебек демократияле уйнап маташмыйлар. Менә бу юлы да башына кайгы төшкән Кыргызстан җитәкчелеге (хәер, борын астындагы хәлләрне дә җайга сала алмаган, илне икътисади, социаль тотрыксызлыкка китереп җиткергән кешеләрне җитәкчелек дип атарга мөмкин микән?) ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать итте. Россиянең бу өлкәдә шактый “бай” тәҗрибәсе дә бар. Шуңа да ул башта Кыргызстандагы хәлләрне җайга салырга ризалашты. Ул вакытта улларын “Ватан сагына” җибәргән аналар йөрәкләренә ябышкандыр. Моңа кадәр дә күпме егет шундый “тәртип урнашырулар”дан соң туган йортына цинк табутта кайтты бит. Әмма бу юлы егетләрне утка кертеп торырга туры килмәде. Россия Кыргызстандагы хәлләргә тыкшынмаска булды.

БМО йоклаган арада...

Сорау туа: төп максатлары тынычлык саклау булган халыкара оешмалар кая карый соң? БМО, ПАСЕ, НАТО кебек яңгыравык исемле оешмалар Кыргызстандагы вакыйгаларны җиңеләйтү өчен нәрсә эшләде? Урта Азия гомер-гомергә куркыныч янаган төбәкләрнең берсе булды. Ошта кабынган очкын бөтен Урта Азияне утка очырырга мөмкин иде бит. Якында гына наркотиклар белән сатуда дан казанган Әфганстан. Иран белән Гыйракка, Пакистанга да ерак түгел. Кыскасы, Ош әздән генә икене Балканга әверелмичә калды. Аннары БМО тагын бу хәлнең ничек килеп чыгуын башына сыйдыра алмыйча утырыр иде.

Коллектив куркынычсызлык турында күпме сүз сөйләнә, конференцияләр, җыелышлар үткәрелә. Ош вакыйгасы әлеге сүзләрнең буш куык булуын үз тәҗрибәсендә раслады.

Әлеге хәлдән чыгарга дин ярдәм итә ала иде. Әмма мөселман җәмәгатьчелегендә дин кардәшләребезне кан коюдан туктанып калырдай кеше табылмады. Дөрес, мөфти Равил Гайнетдин журналистлар аша кыргызлар һәм үзбәкләргә мөрәҗәгать итте. Тик аны ишетүче генә булмады. Бу бит бик куркыныч хәл. Димәк, гарәп булмаган мөселман илләрендә бөтен халыкның ихтирамын казанган, сүзенә бөтен өммәт колак салырдай кеше юк икән. Әлеге бәрелешләр вакытында 90нчы еллардагы шушындый ук вакыйганы еш искә төшерделәр. Ул вакытта Чыңгыз Айтматовның халыкка мөрәҗәгате кораллы бәрелешләрне туктаткан иде. Айтматов үлеп китте. Аның урынына калучы кеше юк. Әллә булып та, сүз әйтергә курыктымы икән? Ош урамында берничә тапкыр утырып чыккан җинаятьчеләр кеше үтереп йөрмәде бит. Алар да безнең кебек гап-гади кешеләр иде. Халыкны вакытында акылга китерүче кеше булса, корбаннар күпкә әзрәк булыр иде. Ә корбаннаркүп булды шул. Артык күп булды...

Алсу МӘҖИТОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе