«Сөләйман» мәчетендә лагерь гөрли

Җәй башланып китте. «Сөләйман» мәчетендә эшләп килүче балалар легереның I сменасы бара. Бу лагерьны әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

Җәй башланып китте. «Сөләйман» мәчетендә эшләп килүче балалар легереның I сменасы бара. Бу лагерьны әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән Мәликә ханым Гыйльметдинова оештырды. Лагерьда күрмәүче, начар күрүче һәм сәламәт балалар бергә ял итә. Андый лагерьлар Россиядә юк дәрәҗәсендә. Кызлар монда 3 атнага килделәр.

Мәчет бу сменада үзенә 25 кызны сыендырды. Бирегә кызлар Казаннан һәм Уфадагы интернаттан (Аетбаева Алина белән Альбина тумышы белән Башкортстанның Салават каласыннан, Айсылу һәм Алинә Әхмәтшиналар - Чакмагыштан, ә Ләйлә Хөрмәтуллина - Төньяк Башкортстаннан) килгәннәр. Аларны Тәнзилә апалары Абдуллова алып килгән.

Кызлар яшь буенча 3 төпкемгә бүленделәр:  «Кәүсәр» төркеме (13-15 яшьлекләр; 6 кеше), «Кызлар-йолдызлар» төркеме (9-12 яшьлекләр; 7 кеше) һәм кечкенәләр төркеме ( 5-9 яшьлек 8 кыз). Балалар 20 көн дәвамында мәчеттә ял итәләр, белем туплыйлар.  Күрмәүче кызлар өчен (аларның күпчелеге «Кәүсәр» төркемендә) Брайльчә гарәп теле алфавиты, компьютер дәресләре оештырылды. Шулай ук  кызларга Мәликә, Мәүлия, Энҗе, Ләйлә, Әлфинур, Галия апалары гакыйдә, фикһ, гарәп теле, пәйгамбәрләр тарихы дәресләрен укытты.

Уфадан килгән Тәнзилә апаларының сөйләвенә караганда, лагерьда киңәйтелгән мәдәният программасы да каралган. «Без иртәдән башлап төнгә кадәр буш тормыйбыз. Төрле түгәрәкләр эшләп тора: җыр (еш кына «Мин яратам, сине, Татарстан» дигән җырны балаларның авызыннан ишетергә туры килә), шигырь сөйләү, чигү, бәйләү, камырдан ризыклар ясау».

Пешекче апалары да балаларны, тәмле ашлар пешереп, сыйлап кына торалар. Кызларга күңелле булсын өчен барысы да эшләнгән: алар көн саен диярлек урманга чыгып, төрле уеннар уйныйлар, экскурсияләргә баралар. 12-19 июньдә кызлар Җиңү паркына, «Хәзинә» милли сәнгать галереясына, «Кырлай» паркына, зоопаркка бардылар, «Күңелле стартлар» уенында катнаштылар, файдалы лекцияләр тыңладылар. Алга таба теплоходта сәяхәт, ипподромга, «Кол Шәриф» мәчетенә экскурсия, шашка һәм шахмат турниры, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бәйге, «Мисс мөслимә» конкурсы, «Могҗизалар кыры», «Форд боярд» уеннары каралган. Кыскасы, биредә кызлар тик ятмыйлар.

Мине, кечкенә булуына карамастан, Зөлфия Әхмәтшинаның: «Монда иң ошаганы иртәнге намазга тору», - дигән сүзләре гаҗәпкә калдырды.  Кызларга, шулай ук, кино карау да ошаган. Әле үзем дә вакыт булганда алар белән киноларны һәм мультфильмнарны бик яратып карадым. Кызларга, бигрәк тә, «Дети небес» дигән ошаган икән. Кайбер кызлар тәрбиячеләренең дә яратып өлгерүләрен дә әйттеләр. Айсылу: «Галия апа бездән китмәсен иде», - дигән теләген белдерде.

Хәзер сүзне кызларның үзләренә бирәбез:

Әхмәтшина Алинә («Кәүсәр» төркеме): «Миңа лагерь ошады. Бөтен нәрсәләр дә, экскурсияләрдә, уеннар да әйбәт оештырылган. Иң истә калганы - Брайль буенча Коръән укырга өйрәнүем».

Таһирова Гөлнур («Кызлар-йолдызлар» төркеме): «Лагерь бик ошады. Дәресләр, экскурсияләр күңелемә хуш килде. Монда тәмле итеп ашаталар да. Иң шәбе -  экскурсияләр булды».

Миңнуллина Газизә («Аккошлар» төркеме): «Миңа да лагерьда ошады. Бигрәк тә «Кырлай» паркына бару истә калган. Шулай ук, дәресләр дә бик яхшы булды».

Каюмова Җәмилә (әле күптән түгел генә килеп кушылган кыз, «Аккошлар» төркеме): «Миңа монда Коръән уку, догалар өйрәнү, кино карау күңелемә хуш килде. «Дети небес» киносын бигрәк тә яратып карадым».

Гомумән алганда, зуррак кызларга - дәресләр, ә кечкенәрәк кызларга экскурсияләр, уеннар ошаган. Балалар: «Мондый лагерьлар гел булып торсын иде. Алар безгә дә, башка балаларга да бик кирәк», - дигән теләктә калалар.

Рөстәм Хаҗиев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе