Дуңгыз тиресеннән аяк киеме: кияргәме, кимәскәме?

Мөселманнарда  кием-салым мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Кием, беренчедән, кешенең гаурәтен капласа, икенчедән, аның кимчелекләрен каплый,

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

26,49 KbМөселманнарда  кием-салым мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Кием, беренчедән, кешенең гаурәтен капласа, икенчедән, аның кимчелекләрен каплый, өченчедән, кешенең дәрәҗәсен билгели. Шуңа күрә ислам динендә кием кайбер таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Исламда хәләл һәм хәрам нәрсәләр бар. Бу кием-салымга да кагыла. Мәсәлән, ир-атларга ефәк киемнән йөрергә ярамый. Шул ук вакытта мөслимәләргә ефәк кием рөхсәт ителә.

Бу уңайдан Гали (р.г.): «Мин Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.)нең  бер кулына - ефәк тукыма, икенчесенә -  алтын кисәге алып, «Бу нәрсәләр минем өммәттәге ирләр өчен ял булырга тиеш»,- дигәнен үз күзләрем белән күрдем», - дип язып калдырган.

Ислам динендә хәрам кәсеп белән табылган акчага алынган кием-салым да хәрам булып санала. Шулай ук ир-ат киеме - хатын-кызныкына, ә хатын-кызныкы - ир-атныкына охшамаган булуырга тиешлеген дә искәртеп үтәргә кирәк. Шуның өстенә, кием дин шәригать тарафыннан тыелган әйверләрдән дә ясалган булырга тиеш түгел. Шуңа күрә дөңгыз тиресеннән ясалган аяк киемен кияргә буламы - юкмы дигән сорау соңгы арада бик актуаль яңгырый.

Башта исламда нәҗеснең нәрсә икәнен ачыклап үтик. «Нәҗес» гарәп теленнән пычрак дигәнне аңлата. Әмма аның бер үзенчәлеге бар. Нәҗес коры әйбердән коры әйбергә күчми. Ягъни коры әйбер, элек нәҗес белән пычратылган булса да, пычрак булып саналмый. Шуңа күрә аңа кагылганда да сез нәҗескә буялмыйсыз булып чыга. Әйтик, исламда дуңгыз нәҗес санала. Коры дуңгыз тиресен кул белән рәхәтләнеп тотып карарга мөмкин. Бу очракта зыян юк. Әмма нәҗес юеш булганда, аның дымы, ягъни нәҗесе дә безгә күчә дигән сүз.

Димәк, дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киемен кияргә ярамаганлыгы аңлашыла. Ә менә олтырагы дуңгыз тиресеннән булган аяк киеме белән нәрсә эшләргә? Аны кияргәме, юкмы? Чөнки намазның бер шарты – намаз укый торган җир һәм гыйбадәт кылучының киеме чиста булырга тиеш. Ярый, өйдә намаз укыганда аяк киеме салына. Әмма монда шунысын да истә тотарга кирәк: кайбер намазларны аяк киеме белән дә укырга туры килә. Мәсәлән, җеназа намазын. Аяк тирсәлә, аяк киеме дә юешләнә, шуңа күрә, андагы нәҗес бәндәнең аягына күчәргә мөмкин булып чыга бит.

Мондый сорауга тулырак җавап бирер өчен, ислам галимнәренең сүзләренә колак салыйк әле. Бөтен галимнәр дә дуңгызны нәҗес, дип атыйлар.  Дәлилне Аллаһның сүзләреннән алалар: «Сезгә үләксә, кан, чучка итен, Аллаһ исеме белән суелмаган хайван итен ашау хәрам булды. Болар нәҗесләр (Маидә)», - диелә Коръәндә.

Кайбер галимнәр бу аятьне үзләренчә аңлатып, дуңгыз маен кулланырга ярый, дип баралар. Коръәндә дуңгыз итенең хәрам булуы турында гына сүз бара диләр. Әмма галимнәрнең күпчелеге дуңгызның бөтен җирен дә хәрам дип әйтәләр.

Галимнәр чучканың тиресен эшкәртсәң дә, нәҗеслеген югалтмаганлыгы турында чаң суга. Әмма башка кияр нәрсә булмаганда, дуңгыз тиресеннән ясалган аяк киемен киеп йөрергә рөхсәт ителергә мөмкин. Ләкин бүгенге көндә хәләл аяк киемнәре дә бик күп. Нәҗестән чиста аяк киеме булгач, башкасы кирәкми дә.

Габдесабур ХӘЙРЕТДИНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе